«Батырлык кайтавазы» музеена экскурсия

№55

Гөлнар ӘХМӘРОВА,

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: фәнни-эзләнү эшенә тарту, үз илеңә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.

Укытучы: Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 71 еллыгы булып узды. Дүрт ел буе ядрә яңгыры астында түше белән шуышып, һәр карыш туган ягын саклаган, окопларда туңган, үзләрен аямыйча сугышкан фронт геройларының сафлары сирәкләнә бара. Әмма сугыш гарасатын үз иңнәрендә кичергән сугыш чоры балаларның йөрәк төпкелләрендә бөек батырлык кайтавазы яши.

Кабинетыбызда оештырылган «Батырлык кайтавазы» музее – 2 «б» сыйныфы укучыларының эзләнү җимеше. Аларга сүз бирик.

Ләйсән (музей директоры). Батырлык турында китаплар укыдык, фильмнар карадык, сыйныф сәгатьләре үткәрдек, сугыш геройлары белән очраштык. Әңгәмә вакытында батырлык турында бәхәсләштек. Менә нинди нәтиҗә чыгардык:

1. Гади егетләр сугышта зур батырлыклар күрсәткәннәр.

2. Балалар да герой була икән.

3. Тыл тормышы – үзе бер батырлык.

4. Әсирлектә Җәлилнең шигырь язуы да батырлык.

Нәтиҗәләребездән чыгып, Дан почмагының бүлекләренә исем бирдек:

I бүлек – «Геройлар – Татарстан уллары».

II бүлек – «Батыр балалар».

III бүлек – «Герой шагыйрь эзләреннән…».

IV бүлек – «Һәйкәл булып басты батырлар».

Бүлек җитәкчеләренә сүз бирелә.

Эльмира. Безнең йолдызчыктагы һәр бала нәселендәге батырларны эзләү эше алып барды. Әби-бабайлар сөйләгәнне хикәя итеп яздык. Уңай эшләрне экскурсоводлар кебек сөйләргә өйрәндек. I бүлектә без ветеран сугышчыларыбыз Шәйдуллин Халит Хөснулла улы, Әхкәмов Шәйхенур Әхкәм улы турында сөйлибез. Материалларны алар белән очрашу вакытында тупладык.

Зөһрә. Безнең йолдызчык сугышта балаларның  батырлыгы турында материал туплады. «Ленинград геройлары» китабын укып, блокада балаларының батырлыгына исебез китте. Герой пионерлар турында китап укыдык.

9 Майга башлангычлар өчен «Герой пионерлар» дигән чыгыш әзерлибез.

Адел. М.Җәлилнең фашист әсирлегендәге тиңдәшсез батырлыгы турында бик күп укыдык. Һәр ел Җәлил шигырьләре конкурсы уздырабыз. Быел «Шагыйрь эзләреннән»дигән кичәне шәһәр китапханәсендә үткәрдек.

Музей директоры. Музейда кызыклы экспонатлар да бар. Менә болар (күрсәтә) 1942 елда фронттан килгән өчпочмаклы хатлар.

«Батырлык кайтавазы» музеена рәхим итегез.

Булат. Бабам, Дәүләтшин Зөфәр Шәймөхәммәт улы, «Авылым – горурлыгым» китабында сугыш башлану турында болай яза: «Көн саен олау – олау төялеп авылдашлар фронтка китә. Бу хәсрәтле төркем авылны әйләнеп чыга. Без, малайлар, иярәбез. Бу – озату. Нык хәтердә калган: үзәк өзгеч бәхилләшү, яшьле күзләр. Менә – басу капкасы – аерылышу чиге. Атлар кузгала, яулык болгыйлар һәм җыр башлыйлар:

«Герман сугыш башлаган ди,

Китәргә килгән хәбәр.

Ни хәлләр итеп түзәрсең

Кайтыр көннәргә кадәр?

Без авылны чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Я кайтырбыз, я кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.»

Ә Халит бабам фронка киткәндә болай җырлый:

«Каласың, авылым, каласың

Биек тауларың белән.

Каршы тавың, салкын чишмәң,

Сөйгән ярларың белән».

(Ике җырны да Рәүзил башкара.)

Азат. Халит абый Хөснулла улы – безнең даими кунагыбыз. 17 яшьлек Халит абый, Сталинабадта өйрәнүләр үтеп, Көнбатыш фронтка эләгә. Кенегсбергны азат итүдә катнаша. 1951 елга кадәр Литва–Польша чигендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Халит абыйга бүген 89 яшь.

Ландыш. Ветеран сугышчыбыз Шәйхенур абый фронтка 1944 елның октябрендә китә. Төньяк флоттагы хәрби корабльгә эләгә ул. Аның командасы, гуманитар ярдәм төялгән «Союзник» корабльләрен Баренц диңгезендә каршы алып, култыкка кадәр озатырга тиеш була. Фашистлар корабльне һавадан утка тоталар. Корабльнең 42 кешесе бозлы суда кала. Шәйхенур абыйлар 3 кеше генә исән калалар.

Зөлфия. Шәйхенур абыйга үлем белән тагын 2 тапкыр очрашырга туры килә. Корабль сафтан чыккач, Шәйхенур абый командасы Рыбачий утравына 15 километр йөзеп баралар. Көч-хәл белән утрауга килеп җитсәләр, аларны дошман көтә. Немецларның патроны беткәч, кул сугышы башлана. 11 кешегә калган экипаж немецларны җиңә. Экипажны орден, медальләр белән бүләклиләр.

Музей директоры. Нәселебездәге батырлар турында менә нәрсәләр белдек.

Лилия. Әбиемнең әтисе Габделхаков Шәрип Габделхак улы, берсеннән-берсе кечкенә 4 кызын калдырып, сугышка китә. 1942 елда бик каты яраланып, ике култык таягы белән авылга кайта. Яралары төзәлеп беткәч, кире сугышка китә. Бер елдан «хәбәрсез югалды» дигән хат килә. Шәһидә әбием генә өметләнә, көтә. Шәрип бабамны «Хәтер китабы»нда билгеләп куйдык (күрсәтә).

Айсылу. Минем Фәррах бабам Берлин шәһәрен алуда катнашкан. Берничә тапкыр яраланган да. Батырлыгы өчен аны «Берлинны алган өчен», «Батырлык өчен» медале белән хөкүмәтебез югары бәяләгән.

Зөһрә. Бу сугыш илгә һәлакәт алып килә. Минем карт бабам Җиһаншин Хәсанша да сугышның беренче көннәрендә үк чакырыла. Смоленск шәһәре өчен барган каты сугышларда кече лейтенант исемендә һәлак була. Карт әби, Җиңү көнен якынайту өчен, колхоз кырында тырышып эшли, медальләр белән бүләкләнә.

Фәридә. Фронт өчен кешеләр кулыннан килгәнне дә, килмәстәен дә эшләгән. Әбиләр балалар белән бергә колхозда иген, яшелчә үстерәләр. Җылы бияләй, оекбаш бәйләп фронтка җибәрәләр. Тормыш бик авыр була. Ачлыктан үлүчеләр дә күп була. Әмма тырышлык, түземлелек, батырлык фашистларны җиңүгә китерә.

Музей директоры. Икенче залда батыр балалар турында ишетерсез.

Алинә. Галяның туган авылы – Ленинград өлкәсендәге Тарковичига фашистлар басып керә. Галя Комлева ел ярым дәвамында партизаннар элемтәчесе вазифаларын үти. Партизаннарга азык-өлек ташый, хәбәрләр җиткерә. Коймаларга листовкалар ябыштыра. Фашистлар кызны кулга алалар, аны 2 ай буе җәзалыйлар, партизаннарның кайдалыгын әйттерергә телиләр. Ләкин бер сүз дә ала алмыйлар. 1943 елның 20 февралендә гестапочылар партизан кызны аталар.

Альберт. Татарстан пионерлары сугыш вакытында 15 миллион эш көне эшли. Алар җыйган металл ватыгы танк, миномет, автоматка әйләнә.

Музей директоры. III залыбыз «Герой шагыйрь эзләреннән…» дип атала.

Айсылу. Муса Җәлил! Бу ике сүздә поэзия һәм батырлык гәүдәләнә. Исән чагымда, йөрәгем типкән чакта, мин аларны кабатлап туймаячакмын.

Настя.

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың мондый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Гүзәл.

Батыр үлә, үлмәс дан алып

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Эльмира.

Рәхмәт шагыйрь,

Соңгы сулышта да

Тугры булдың изге антыңа;

Үлем белән үлемсезлек яулап,

Кайттың, шагыйрь, илгә, халкыңа.

Укытучы.  М. Җәлилнең «Ышанма» шигырен сөйли.

Музей директоры. «Һәйкәл булып басты батырлар» залына керәсез.

Д. Эльмира. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә Бөек Ватан сугышыннан соң бик күп һәйкәлләр салынды. Мамай Курганындагы Ватан-Ана скульптурасы 1967 елда ачыла (экранда һәйкәл күрсәтелә). Гомуми биеклеге – 102 м, төп өлеше – 52 м, кылычы – 30 м. Тимер-бетоннан эшләнгән бу һәйкәлнең авырлыгы 7000 т.

Адел. Кулына кылыч тоткан Ватан-Ана үзенең улларын көрәшкә чакыра. Уң аягы бераз алда. Башы чак кына сулга борылган, йөзе кырыс, кашлары җыерылган. Ана «Алга, фәкать алга! Барыгыз да Ватанны саклау өчен көрәшкә!» – дип эндәшә сыман.

Музей директоры. Дан музена үзебезнең иҗат эшләребезне дә куйдык.

Зөлфәт. Минем танкны пуля тишә алмый, ул янмый да. Елганы да җитез генә кичә ала ул. Тизлеге – 80 км/сәг. Мин аны «Гай-Зөл–5» дип атадым.

Рәфикъ. Ә минем Катюшаның корпусына бомба сизә торган антибомбер куелган. Аңа чокырларны үтү чүп кенә!

Музей директоры. Җиңүнең 71 еллыгына ясалган рәсем конкурсында I урынны Эмилия алды.

Эмилия (рәсемен күрсәтеп). Мин карт бабамны сугыш кырында ясадым. Ул фронтта ятып калган. Бәлки снаряд шартлаганда егылгандыр?..

Музей директоры. Каршыгызда – «Фронттан хат» картинасы (картинаны җанландыру).

Укытучы. 2 «Б» укучылары күршеләреннән, туганнарыннан 80 анкетага җавап җыйдылар. «Җиңү бәйрәме турындагы уй-фикерләрегез, теләкләрегез нинди?» соравына:

– Сугыш кабатланмасын, тынычлыкта яшәргә язсын;

– Ветераннар мохтаҗлык күрмәсен;

– Аларның батырлыгы белән горурланабыз! – дип язалар.

Укытучы. Өлкәннәр, сезгә дәшәбез.

Эльмира.

Сез, чәчәкләр дисез безне –

Аларны сулдырмагыз.

Сез бит көчле – сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!

Айрат.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез!

Укытучы. Гөлләребез яу кырында ятып калганнарга ихтирам билгесе булсын! (Һәр бала чүлмәккә утырткан үз гөлен Дан почмагына куя.)

– Аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк…