Балалар уеннары

№54

Рания САМАТОВА,

Казандагы 98 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уеннар – милләтебезнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессында яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреше сурәтләмәләрен үзләренә “сеңдереп” саклап килгәннәр.

Күп санлы уеннар, уен фольклоры арасында буталып калмасын өчен һәм материалны тулысынча күзаллау, фәнни тикшерү, тәрбия практикасында куллануны җиңеләйтү өчен, аларны төркемләү зарури.

Фольклористика фәнендә балалар уеннарын төркемләү тәҗрибәсе шактый бай. Иң беренче чиратта Нәкый Исәнбәт хезмәтен ассызыклап үтәргә кирәктер. Ул үзенең “Балалар фольклоры” дигән китабында балалар уеннарын түбәндәге төрләргә бүлә:

1. Җитезлек һәм өлгерлек уеннары.

2. Сизгерлек, уяулык, зирәклек уеннары.

3. “Сукыр тәкә” яки күз бәйләш, күз йомышлы уеннары.

4. Күмәк җырлы әйлән-бәйлән уеннары.

5. Театрлы уеннар..

Хәзерге вакытта уеннарны төркемләүдә В.Всеволодский-Гернгросс классификациясе гамәлдә йөри. Ул барлык уеннарны 3 типологик төркемгә: драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уеннарга бүлә.

Балалар уеннары байтак өйрәнелгән, аларны төркемләү тәҗрибәсе дә шактый камилләшкән. Ә менә фольклорда текст һәм контекст мәсьәләсенә килгәндә, Ф.Х.Җәүһәрованың бу темага багышланган “Вопросы текста и контекста в современной фольклористике” дигән мәкаләсе 2006 елда гына басылып чыга. ХХ гасырның 70 нче елларында инде бер төркем галимнәр фольклор текстының күп компонентлы булуына игътибар итәләр. Озак вакыт дәвамында фольклористика өлкәсендәге тикшеренүләр конкрет фольклор текстларын өйрәнүгә багышланган була. Ләкин ул аерым текстның һәрберсен аерып карау бер нинди нәтиҗә бирми. Нәкъ шул текстларны контекст эченә урнаштырганда гына, мәгънә тулылана һәм гади укучыга аңлаешлырак була.

Контекст термины түбәндәге терминнарны үз эченә ала: темпоральлек, локатив, акция, предмет, персональ текст, музыкальлек һ.б. Ләкин фольклористика фәненнән текст терминын бөтенләй сызып ташлау дөрес булмас иде.

Контекстның компонентлары буларак алда санап үтелгән терминнарны балалар уеннарына күчереп тикшерик.

Темпоральлек – вакытка мөнәсәбәттә карала. Монда уенның уйналу вакыты, көннең кайсы вакытына туры килүе, ел фасылына бәйлелеге генә түгел, ә бәлки уенның дәвам итү вакытын да кертеп карарга кирәк. Мисал өчен, “Унике таяк” уены гадәттә җәй көнендә уйнала. Ә “Кар атыш”, “Мина эзләү” уеннары кыш көне уйнала. Әлеге уеннарга кар булу мөһим. Вакыт ягыннан чикләү юк.

Локатив термины урынга мөнәсәбәттә карала. Һәрбер уенның билгеле бер урыны була. Мәсәлән, “Тартыш”, “Унике таяк”, “Көтүче”, “Уртадан чыгарыш” һ.б. уеннарның уйналу урыны катгый билгеләнми. Ә менә “Царь горы”, “Күз бәйләм”,“Качышлы”, кебек уеннарны уйнау өчен уйналу урынына карата чикләүләр бар. Беренчесе өчен таулык кирәк булса, икенче очракта баланың күзе бәйләнгән булу сәбәпле, уен, гадәттә, өйдә уйнала. “Качышлы” һәм “Унике таяк” уенын уйнар өчен урын сайлаганда уенчылар кача алырлык урыннар булу шарт.

Акция – хәрәкәтләрнең билгеле бер өзлеклелеге. Уеннарны уйнаганда иң беренче эш булып командага бүленү, гүрләүче билгеләү тора. Икенче этап гњрләүче уенчыларны куа башлый (“Куышлы” уены), куып тотканнан соң, гүрләүче алышына һәм уен шулай дәвам итә. “Катырыш”, “Качышлы” һ.б. шундый уеннарның да тәртибе шундый.

Уенда предметлылык та мөһим. Бу, әлбәттә, билгеле бер уеннарга гына карый: “Унике таяк” уенында – таяклар, “Сукыр тәкә”, “Күз бәйләш” уенында – яулык, “Тартыш”та – аркан, “Уртадан чыгарыш”уенында – туп, “Йөзек салыш” уенында йөзек кирәк.

Персональлек дигәндә, билгеле бер кеше, уенчы тарафыннан сөйләнә торган билгеле бер текст, санамыш, кара-каршы әйтешне күз алдына китерергә кирәк. Мәсәлән: “Буяу сатыш” уенында, балалар үз араларыннан сатучы, алучы һәм буяуларга бүленәләр һәм сатучы белән алучы арасында түбәндәге “диалог” була:

– Тук-тук.

– Кем бар?

– Мулла.

– Ни кирәк?

– Буяу.

– Нинди?

– Сары.

Әлеге сүзләрдән соң “сары” дип билгелђнгђн бала чыгып йөгерә, алучы куа китә. Әгәр дә алучы “буяу”ны тотса, “буяу” белән алучы рольләрен алмашыналар. Юк икән, уен яңадан шулай ук дәвам итә. “Йөзек салыш” уенында да “алып баручы” әйтергә тиеш җөмлә бар: “Кемдә йөзек, шул сикереп чык!”, – дигәч, йөзек салынган уенчы сикереп чыгарга тиеш. Әгәр дә аны бүтән уенчылар тотып өлгермәсә, ул “алып баручы” урынына баса, әгәр дә өлгерәләр икән, үз урынында кала.

Музыкальлек – санамышларның билгеле бер аваз чиратлашу исәбенә музыкаль яңгыраш алулары. Бу очракта санамышның мәгънәсе бөтенләй булмый.

Татар халкының уен репертуары һәм уен фольклоры милләтебезнећ мәдәниятенең зур бер катламын тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк, балалар уеннар комплексында текст һәм контекст мәсьәләсе хәзерге фольклористика фәнендә бик актуаль проблемаларның берсе булып тора. Җыелган текстны контекст эченә урнаштырып биргәндә генә киләчәктә әлеге уеннарның уйналу рәвешен вакытка, урынга, персональлеккә, акциягә, предметлыкка һәм башка мөнәсәбәттә торгызу һәм аңлату, аңлау җиңелрәк булачак.

Соңгы елларда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау милләтнең киләчәген күзаллау өчен бик мөһим бер адым булып тора.