«Музыкаль гаилә – 2016»

 №53

(Тәрбияви күңел ачу кичәсе)

 Наилә МАГИЗОВА,

 Яшел Үзән районы С.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең I квалификация категорияле музыка укытучысы

 Максат. Балалар күңелен музыкаль тәэсир-кичерешләр белән баету;  аларның татар халык музыкасы белән кызыксынуларын арттыру. Гаиләнең бергә ял вакытларын үткәрү; олы кешеләр белән күңелле аралашу зур шатлык китерүен һәм олыларга ихтирам, җылы мөнәсәбәт булдыруга ирешү.

Алдан әзерлек:

-гаилә командалары билгеләнә;

-командаларга өй эше бирелә: «Визитка» әзерләргә («Минем гаилә» темасына  кечкенә хикәя, җыр, шигырь);

-күрсәтмә әсбаплар әзерләнә (презентация өчен): композитор портретлары, табышмак-рәсемнәр, фотослайдлар;

— аудиоязмалар (татар халык көйләре, җырчыларның тавышлары, төрле халык бию көйләре, музыкаль табышмаклар);

-бүләкләү өчен: грамоталар, призлар; проектор, ноутбук;

-жюри әгъзаларын билгеләү;

-алып баручылар белән әзерләнү.

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Хәерле кич, дуслар! «Музыкаль гаилә» исемле тәрбияви-күңел ачу кичәсен башлыйбыз! «Тамчы» төркеме чыгышын тәкъдим итәбез. («Әйлән-бәйлән» җырын башкаралар.)

Кичәбезнең төп катнашучыларын алкышлар белән каршы алыйк!

1 нче команда – … гаиләсе, 2 нче команда – …  һ.б.

2 нче алып баручы. Командаларның чыгышын бәяләргә тиешле жюри әгъзалары белән  таныш булыгыз: …

1 нче алып баручы. Безнең бәйге – музыкаль. Шуннан чыгып, барлыгы 7 төрле ярыш-бирем тәкъдим ителәчәк.

Командаларга  төрле номинацияләр буенча исемнәр биреләчәк. Бер генә гаилә  «Музыкаль гаилә – 2016» исемен алачак. Һәр уенның үз кагыйдәләре була – аларны үтәмичә булмый. Гаиләләр чират буенча җавап бирергә тиеш, түземле булыгыз, чиратсыз җавап кычкырмагыз.

I тур – «Визитка».

Һәр команда үз гаиләсе белән якыннан таныштырырга тиеш.

II тур – «Сүзле футбол».

Татарстандагы тау, елга, район, авыл, шәһәр исемнәре кергән җырларны атап чыгарга (чиратлашып).

 III тур. Быел бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.  М.Җәлилнең сүзләренә язылган  җырларны кайсы гаилә күбрәк белә?.

 («Җырларым», «Карак песи», «Сәгать», «Маэмай», «Чишмә», «Әтәчем», «Дулкыннар», «Кызыма», «Күңелле яшьләр» һ.б.)

2 нче алып баручы. Апрельдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның  тууына 130 ел тулуны билгеләп үттек. Бөек шагыйребез биографиясе буенча викторина тәкъдим ителә.

•Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавычта)

• Тукай тормышы белән бәйле Сәгъди абзый йорты кайсы авылда?                                                         (Кырлайда)

• Габдулланы 8–9 яшендә Кырлай авылыннан кайсы шәһәргә алып китәләр?   (Уральскига (Җаекка)

• Тукай ничә яшендә  Казанга кайта? (17 яшендә)

• Г.Тукай шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче дә булган. Ул кайсы рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән? (И.Крылов, А.Пушкин)

• Ничә яшендә вафат булган һәм кайда аның кабере? (27 яшендә, кабере Казанның Татар бистәсе зиратында)

2 нче алып баручы. Игътибар – экранга. Г.Тукай  сүзләренә  язылган  берничә җырны искә төшерегез. (Бәйге үткәрелә.)

1 нче алып баручы. Хәзер командаларга анаграммалар тәкъдим итәм. Алардан Тукай шигырьләренең исемнәрен кайсы команда тизрәк табар икән?

Сбыйага Бчриаа кяун  Кәәҗ лнеәб сраык  Пра та Блаа бәнле клбүәәк Крылаагч Тгнау ывал

2 нче алып баручы.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәле»ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Төрле шигырьләр белсәк тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез

Әйдәгез, бергәләп Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын  җырлыйк!

1 нче алып баручы. Ә хәзер физминутка тәкъдим итәм. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез гаиләгә  кагылышлы сүзләргә кул чабарсыз.

(Укытучы, әни, китап, бабай, мин, әти, мәктәп, әби, апа, дәфтәр, аю, абый, сеңел, күрше, эне)

Булдырдыгыз, афәрин!

4 нче тур – «Җырчы тавышын таны». (Фәридә–Алсу дуэты, Хәйдәр Бегичев, Флера Сөләйманова, Владимир Высоцкий, Кристина Орбакайте, Виктор Цой, Гөлнара Тимерҗанова, Лев Лещенко, Резедә Шәрәфиева, Фирзәр Мортазин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов башкаруында чиратлап берәр җырдан өзек тәкъдим ителә.)

5 нче тур – «Нинди уен коралыннан көй яңгырый?» (Арфа, гитара, кастаньеты, ксилофон, виолончель, металлофон, орган, скрипка, труба, фортепианода көй тәкъдим ителә. Кайсы команда күбрәк танып әйтә, шул җиңүче була.)

 6.нчы тур – «Рассказы-загадки о музыкальных инструментах»

• Один из древнейших музыкальных инструментов. «Волшебным инструментом» называли ее поэты, восхищенные мелодичными, нежными звуками. В средние века получила огромное распространение в Европе. Ее изображение даже вошло в национальный герб Ирландии. Композиторы используют ее, когда нужно создать фантастические образы, картины спокойной, мирной природы. (Арфа)

• Без этого инструмента невозможно представить себе ни концерт художественной самодеятельности, ни вечер в сельском клубе. Один из самых молодых инструментов, изобретен в Берлине, в XIX веке. В руках прекрасных исполнителей звучит полно, мощно, почти как орган. (Баян)

• Один из самых древних инструментов, его изображение находят при раскопках Древнего Египта, Древней Греции. Она извещала об опасности, поддерживала отвагу воинов в бою, открывала торжественные церемонии, призывала к вниманию. (Труба)

• Один из самых распространенных инструментов. Любой вокально-инструментальный ансамбль начинается с нее. Она звучит дома, на эстраде, в лесу и в концертном зале. Предполагают, что она возникла в Древней Греции, но вторую родину обрела в Испании, где уже в VIII – IX вв. получила широчайшее распространение. (Гитара)

7 нче тур – «Бу көйнең исеме ничек?»

(Аудиоязмада «Полька», «Кантри», татар халык көе «Җомга»,«Алмагачлары», «Кадриль», «Китайский», «Танго», «Цыганочка», «Яблочко» тәкъдим ителә.)

2 нче алып баручы.

 Матур булсын, тырыш булсын, олы булсын, көчле булсын дөньяда гаиләләр. Бары шул вакытта  гына: «Ничек әйбәт, ничек яхшы бу гаиләдә», – диярләр.

Әйдәгез, барыбыз да гаиләбезне яратыйк, олылыйк, хөрмәтлик.

1 нче алып баручы. Уеныбызның ахырына якынлаштык. Без әзерләгән чыгышларны тыңлаган арада, жюри үз нәтиҗәләрен чыгарыр. (Гаиләләр чыгыш ясый.)       

 Жюрига сүз бирик. (Нәтиҗә ясала , грамота, истәлекле бүләкләр тапшырыла.)

2 нче алып баручы. Менә кичәбез дә тәмам. Хушлашу минутлары бигрәк ямансу шул. Әйдәгез, истәлеккә бергә фотога төшик. Кичәбездә катнашуыгыз өчен барыгызга да  зур рәхмәт!