Киләчәгебез бармы?

№53

Надия ВӘЛИЕВА,

Казан шәһәре 162 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә яңа укыту-методик комплект – безгә, татар телен өйрәтүче тәрбиячеләргә, зур ярдәмче. УМК яңа технологияләрне куллануны максат итеп куя. Бакчабызда рус телле татар балаларына татар телен өйрәтүдә дүрт төрле программа, методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплардан файдаланабыз.

Региональ программага таянып, татар теле тәрбиячеләре дә үзләренең эш программаларын төзү эшенә алындылар. Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог төзү.

3. Сюжетлы-рольле уеннар өйрәнү.

4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, киемнәр, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

6. Хәрәкәтле уеннар уйнау.

7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10. Аудиоязмалар тыңлау,карау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

12. Интерактив уеннар.

Балаларны кызыксындыру максатыннан, үз эшемне традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барам: һәр эшчәнлеккә театральләштерү кертәм, төрле геройларны, курчакларны кулланам. Белем алырга омтылыш булдырырга тырышам.

Балаларга татар телен өйрәтү белән беррәттән, аларны халкыбызның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияты белән таныштыру бурычы куела. Иң элек тормышта еш кулланыла торган “тәмле, ягымлы” сүзләр белән таныштык. “Исәнмесез”, “сау булыгыз”, “рәхмәт”, “хәерле иртә” һәм башка сүзләрне гел кабатлап торабыз. Алар бу сүзләрне иркен кулланалар. Истә калдыру өчен төрле уеннар оештырам, махсус күнегүләргә, шигъри вариантларга, методик алымнарга мөрәҗәгать итәм.

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар аша кечкенә кеше әйләнә-тирәсендәге тирәлек һәм зур дөнья белән таныша. Җитез, өлгер, зирәк булып үсү өчен төрле характердагы уеннар уйныйбыз.

Дидактик уеннар – сабыйларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар барысы да балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, иптәшләре белән үзара татарча сөйләшеп аралашырга өйрәтү максатыннан оештырыла.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланып, бала уен вакытында предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, уенның эчтәлеге катлауландырыла.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда, аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирәм. Предметлар, рәсемнәрнең исем- атамалары белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта кулланам. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән, “Нәрсә бу?” дигән уенны алыйк. “Нинди төстә?” дигән сорауга бала төрле җиләк җимешләрнең, яшелчәләрнең, уенчыкларның, киемнәрнең төсләрен дөрес итеп әйтеп, җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга, “бу яшелчәме, җиләк- җимешме?” – дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, сүзнең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

Уртанчылар төркемендә “кечкенә, зур, чиста, пычрак” кебек сүзләрне өйрәнгәндә, парлары буенча рәсемнәр сайлыйм, балаларга башта иң гади биремнәр бирәм, мәсәлән: “Бер төрле уенчыклар тап”, “Парын тап”. Соңыннан биремне катлауландырам: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера башлый. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан “Ике бертөрле туп тап”, яисә “Ике бертөрле алма тап” (бу очракта туплар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

Рәсемнәрне гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “Бакчада нәрсә үсә?”, “Нәрсә артыннан нәрсә киябез” уеннарын уйныйбыз.

Сүзле уеннарның, тәрбия чарасы буларак, әһәмияте зур дибез. Уен барышында сабыйлар күңелендә күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар тәрбиялибез, татар теленә карата кызыксыну уятабыз. Аеруча нәниләр шигырь калыбына салынган уеннарны яраталар.

Тәрбиячеләребез яңа, матур, эчтәлекле уеннар кулланып, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатыннан, төрледән-төрле мавыктыргыч дидактик уеннар уйлап чыгаралар. Мәсәлән, “Мин – компотка, син – салатка”уены / бер савытка бала төсләрен, саннарын атап, яшелчәләр, икенче савытка – җиләк- җимешләрне салырга тиеш. Бу кызыклы уен яшелчәләрне җиләк- җимешләрдән аера белергә өйрәтә.

Тагын бер яңа уенның исеме – “Серле тәлинкәләр”. Зур тартмада парлы тәлинкәләр яки дисклар горизонталь рәвештә үз күчәрләрендә әйләнеп торалар. Тәлинкәләрне бала ике кулы белән үзе үк әйләндерә. Тартманың урта бер өлешендә ачыклык-тәрәзә булырга тиеш. Шул тәрәзәдә ике тәлинкәдән ике рәсем “очраша”. Бала бу рәсемнәр турында әйтергә тиеш. Мәсәлән, “Мә, зур аю, кечкенә туп белән уйна” һ.б. Мондый тәлинкәләрне һәр төркемгә дә берничәшәрне эшләдем, балалар бик теләп уйныйлар.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга аеруча “Циркта” дигән уен ошый. Бу уенның төп шарты – мөмкин кадәр күбрәк лексик берәмлекләр кулланып, җөмлә төзү. Тартма уртасына әйләнеп торучы кечкенә түгәрәк карусель куела. Анда төрле җәнлекләр әйләнәләр. Җәнлекләргә каршы якта – тартманың калган өлешләрендә – төрле төсләрдәге өчпочмак формасында арена – уен мәйданчыгы бар, анда да төрле төстәге хайван рәсемнәре һәм “боерыклар” – сигез-ун пиктограммалар урнаштырыла. Тартмада сәгатьне хәтерләтеп, уникегә кадәр саннар да беркетелә. Бала бу уенда барлык сүз байлыгын эшкә җигеп, “Матур , зур, чиста куян циркта өч кечкенә әтәч белән йөгерә” кебек җөмләләр әйтергә тиеш була. Карусельдәге һәр хайванга карата үзенең каршысындагы өчпочмаклардагы рәсемнәрдән файдаланып кына җөмләләр төзергә кирәк – бу да уенның шарты булып тора.

Сүзле уенда катнашып, балалар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр булырга өйрәнәләр, җырлы-биюле уеннарда нәниләр җырга, биюгә сәләтләрен үстерәләр. Бакчабызда үткән милли, календарь бәйрәмнәр дә, Резеда апа Вәлиева, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрапова кебек күренекле шәхесләребез катнашлыгында узган әдәби- музыкаль кичәләр дә, республика күләм чараларның геройлары, “Салават күпере” журналы, ТНВның “Күчтәнәче” хезмәткәрләре белән очрашу шатлыгыбыз да – барысы да балаларыбызның татар телле, җырлы-моңлы бәхетле киләчәге өчен эшләнә.

“Киләчәгебез бармы?” дигән сорауга, минем, икеләнми-нитми, анык кына: “Һичшиксез!” дип җавап бирәсем килә. Әлбәттә, берүк безнең киләчәгебез әти-әни кулларында икәнлеген истән чыгармыйк инде.