Алмалы капчык

№52

(по мотивам сказки В.Г.Сутеева «Мешок яблок»)

Илһамия НӘҖМЕТДИНОВА,

Казандагы 291 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Максат: рус телле балаларына татар телен өйрәтүдә укыту методик комплектын куллану.

Геройлар: алып баручы, куян, карга, аю, керпе, кырмыска, төлке, бүре.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле балалар һәм килгән кунакларыбыз! Карагыз әле, ничек бөтен дөнья сары, кызыл төсләргә буялган. Әйе, балалар, һәрбер ел фасылы үзенчәлекле, матур, үз төсе белән табигатькә ямь өсти. Ә мин сезне бүген көзге сихри урманга сәяхәткә чакырам! Сез әзерме?

Шулай бервакыт Куян, капчык алып, урманга юл тоткан.

Куян. Мин барам, барам, барам

Гөмбә, алмалар табам.

Капчыкка мин тутырам

Гаиләмне куандырам.

Алып баручы. Үзенең куян балаларына гөмбә, алма булмас микән дип, озак эзләгән ул, әмма бернәрсә дә таба алмаган. Кинәт ул урман эчендә ялгыз үсеп торучы кыргый алмагачны күрә.

Куян. Ай, нинди матур агач,

Күп алмалы алмагач,

Капчыкка җыеп алам

Һәм өйгә алып кайтам!

1 бала. Алмалар, әй, уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

2 бала. Осень – чудная пора,

Дождик, лепесточки,

Попляши-ка, детвора,

Яблоки, листочки.

Кызлар башкаруында “Алмалар” биюе.

Алып баручы. Шул вакытта Карга очып килә һәм агач төбенә утырып каркылдый башлый.

Карга. Каррр, каррр, каравыл,

Күпме алма жыйган ул,

Һәр җәнлек алма җыйса,

Бернәрсә калмый монда!

Куян. Бар(ы)сына житә алма,

Кычкырма син урманда.

Куяннарым ач, өйдә.

Эй, карга, булыш, әйдә!

Капчыгым авыр икән,

Өстерәтеп кайтыйммы икән?

Алып баручы. Шулай капчыгын өстерәгән вакытта, кинәт Куян каршысына Аю белән балалары килеп чыга.

Аю. Әй, Куян, әйтче тизрәк,

Капчыгыңда ниләр бар?

Куян. Җыйдым алма урманда,

Сезгә дә җитә монда.

(Куян, капчыгын ачып, Аюга бер уч алма бирә.)

Аю балалары. Зур рәхмәт, Куян, сезгә.

Бик тәмле, ошый безгә.

Алып баручы. Ә Куян тизрәк өенә таба юнәлә. Каршысына кинәт Тиен балалалары килеп чыга.

Тиен балалары. Куян абый, бир алма,

Зурысын миңа, миңа.

Куян. Талашмагыз, дусларым,

Бик тәмле алмаларым. (Алма өләшә.)

Алып баручы. Һәм шулай диеп, Куян Тиен балаларына алма өләшә һәм өенә йөгерә. Кайтып җитәм дигәндә, Керпе дустын очрата.

Керпе. Көне буе урманда

Гөмбәләр эзлим шунда,

Хәлләрем бетте, ардым,

Бернәрсә дә тапмадым.

Малайлар “Гөмбәләр” биюен башкара.

«Кем тизрәк?» уены.

Идәнгә күркә, имән чикләвеге чәчәләр. Бер бала кәрзингә – күркәләр, икенчесе имән чикләвеген җыярга тиеш.

Куян. Борчылма, син, Керпе дус,

Кәрзинеңне тизрәк суз.

Кәрзинеңне тутырам

Һәм өйгә мин йөгерәм.

Алып баручы. Аннары аңа Төлке очрый.

Куян. Төлке тимә син миңа,

Алмалар бирәм сиңа.

Алып баручы. Шулай итеп Куяныбыз, кайта-кайта, арып бетте, әз генә хәл алыйм дип, агач төбенә утырды, һәм аңа Кырмыска очрады.

Кырмыска. Рәхмәт, сиңа, Куян-дус,

Алмаңны миңа да суз…

Алып баручы. Ә Карга хаман каркылдый.

Карга. Каррр, каррр, каравыл,

Күпме алма җыйган ул,

Һәр җәнлеккә өләште,

Узенә дә калмады!

Куян (авыр сулап куйды).

Мә, сиңа берәү калды,

Һәм капчыкны селтәде.

Тагын урманга барам,

Үземә алып кайтам.

Алып баручы. Безнең Куяныбыз кире урманга китте һәм Бүрегә юлыкты.

Бүре. Ай, нинди тәмле, Куян,

Нишләп йөрисең, наян?

Куян. Алмалар бар капчыкта,

Башыңны тыгып кара,

Капчыгын тизрәк япты

Һәм өенә йөгерде.

Алып баручы. Өенә буш капчык белән килеп төшкәч, өйдәгеләр бик кайгырды, моңайды, күп тә үтмәде, ишеккә шакыдылар.

Тиеннәр. Алмалар алдык синнән,

Чикләвек сиңа миннән!

Керпе. Кәрзин тулы алма бирдең,

Гөмбә тулы кәрзин җыйдым.

Төлке. Зур рәхмәт сиңа, Куян,

Ә мин кишерләр бирәм.

Кырмыска. Җир астыннан эзләдем,

Ниһаять сезне таптым,

Бәрәңге һәм яшелчә,

Чөгендер һәм кәбестә,

Сиңа барсын да җыйдым,

Рәхмәт, алмалар бирдең.

Куян. Ахырдан Аю килде,

Кисмәк белән бал бирде!

Ай, сөенде куяннар,

Ашадылар, наяннар.

3 бала. Эй, вставай, лесной народ

Ежики, лисички,

Заводите хоровод

Зайки, белки, птички.

Җәнлекләр, яшелчәләр белән парлы күмәк бию.

Алып баручы. Менә шулай да була икән, ә Карга һаман каркылдый икән, ничек буш капчыктан шуның кадәр яхшылык килеп чыкканын һаман да анламый.

4 бала. Дус, тату яшә, дустым,

Рәнҗетмә хайваннарны.

Яхшылык кына эшлә,

Яратыйк бу дөньяны.

5 бала.

Дружба – это теплый ветер,

Дружба – это светлый мир,

Дружба – солнце на рассвете,

Для души светлый пир.

Дружба – это только счастье, у зверей, людей одна.

С дружбой не страшны ненастья,

С дружбой – жизнь всегда полна.

«Дуслык турында» күмәк җыр башкаралар.