“Өч аю” әкияте

№51

(Әти-әниләр өчен күрсәтелгән чара)

Гөлсинә ГАРӘФИЕВА,

Казандагы 166 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Катнашалар

Әби.

Бабай.

Мәрьям.

Әти аю.

Әни аю.

Аю баласы.

Беренче күренеш

Әби белән Бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар.

Әби. Әйдә, Бабай, кил монда,

Утыр әле, син җайлап.

Мичтә пешкән кабартма,

Чәйне эчик без баллап.

Бабай. Әй, Әбисе, мин киләм,

Җайлап кына утырам.

Баллап, майлап чәй эчәргә

Бик тә, бик тә яратам.

Шулвакыт, йөгереп, кызлары Мәрьям керә.

Мәрьям. Исәнме, Әбием, исәнме Бабаем!

Нинди матур бүген көн!

Күктә кояш елмая.

Кызлар белән урманга,

Барып кайтыйм җиләккә?

Әби. Ярый, кызым Мәрьям,

Мин сиңа рөхсәт бирәм.

Бабай. Артта кызлардан калма,

Зиһар өчен, югалма!

Мәрьям. Ярый, әбием, ярый бабаем,

Мин карап кына йөрермен!

Икенче күренеш

Сәхнә урман аланы итеп бизәлгән. Аланда чәчәкләр, җиләкләр, гөмбәләр үсеп утыра. Кулына кәрзин тоткан Мәрьям, җырлый-җырлый, җиләк җыеп йөри.

Мәрьям. Җиләк җыям, как коям,

Әбиемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

Шулвакыт Мәрьям күтәрелеп карый, якын-тирәсендә кызлар юк икәнен күреп ала да бик курка.

Мәрьям. Ау! Ау! Кызлар, сез кайда?

Ой-ой! Беркем дә юк монда! (Елый.)

Әнә, әнә, тегендә бер өй тора,

Ашыйсым да бик килә,

Керим әле мин шунда.

Кыз өй эче итеп җиһазланган өйгә керә. Алгы планда өстәл тора. Өстәл артында өч төрле зурлыктагы урындыклар. Өстәл өстендә өч төрле зурлыктагы тәлинкәләр. Кыз һәр урындыкка утырып карый.

Мәрьям. Зур урындык җайлы түгел,

Бусы да җайлы түгел.

Кечкенә урындык бик җайлы,

Утырыйм шунда мин әле.

Кыз һәр тәлинкәдән ботканы кабып карый.

Мәрьям. Зур тәлинкәдә ботка тәмсез,

Бусында да бик тәмсез,

Кечкенә зәңгәр тәлинкә,

Менә бусы бик тәмле,

Ашап туймаслык әле.

Кыз, ашап бетергәч, күзләрен уа-уа, өч төрле зурлыктагы караватлар янына килә. Зур караватка ятып карый, уртача зурлыктагы караватка ятып карый, аннан кечкенә карават янына килә.

Мәрьям. Зур карават бик җайсыз,

Уртанчысы тагын да.

Кечкенәсе бик җайлы,

Ятыйм әле мин шунда.

Кыз кечкенә караватка ятып йоклап китә. Шулвакыт өч аю: Әти аю, Әни аю, Аю баласы кайтып керәләр. Өстәл янына киләләр, андагы тәртипсезлекне күреп, бик ачуланалар.

Әти аю. Монда кемдер булган,

Минем урындыкка утырган!

Әни аю. Минекенә дә утырган,

Боткамны ашап караган!

Аю баласы. Ә минем боткамны,

Бөтенләй ашап бетергән!

И-и-и! И-и-и!

Аюлар бүлмә буйлап йөриләр, тузгыган караватларны күреп алалар.

Әти аю. Минем караватны тузгыткан!

Әни аю. Минекен дә тузгыткан!

Аю баласы. Ой-ой, ой-ой! Мин куркам!

Әти аю. Курыкма, улым, курыкма!

Хәзер аны табабыз,

Мин герләремне алам,

Беләгемне ныгытам,

Арт сабагын укытам!

Әни аю. Мин оклауны алам да,

Башына берне кундырам!

Шулвакыт Аю баласы караватта йоклап яткан кызны күреп ала.

Аю баласы. Әнием һәм Әтием!

Менә монда карагыз,

Нинди матур кыз ята,

Мин аны бик ошатам!

Йоклап яткан Мәрьям уяна, аюларны күреп куркып китә.

Мәрьям.Ой-ой! Сез кемнәр?

Мин куркам, миңа тимәссез микән?

Аю баласы. Курыкма син, матур кыз!

Без бергә дус булырбыз.

Мәрьям. Гафу итегез мине, дусларым,

Минем исемем – Мәрьям.

Рөхсәтсез өегезгә кердем,

Боткагызны ашадым,

Урыныгызны туздырдым.

Аюлар бергә. Бер дә борчылма, Мәрьям,

Дус булырбыз без бергә!

Дус булырбыз, дус булырбыз!

Мәңге яшәрбез бергә!

Ишектән Әби белән Бабай килеп керәләр.

Әби, Бабай. Рәхмәт сезгә, дуслар,

Мең рәхмәт, яшәгез сез бик рәхәт.

Без инде мәңге бергә,

Дус булырбыз гомергә!

Дуслык турында җыр җырлана. Аюлар, Әби, Бабай, Мәрьям бергә утырып чәй эчәләр.