Сәләмәт яшәү рәвеше гаилә тәрбиясеннән башлана

№50

Рәзилә СӨЛӘЙМАНОВА,

Аксубай районы Иске Ибрай балалар бакчасы тәрбиячесе

Компьютер технологияләре,  яшәү рәвешебезне тамырдан үзгәртсә дә,    сәламәтлек проблемаларын  китереп чыгарды. Аз хәрәкәтләнү, симерү, күз, умыртка баганасы авырулары массакүләм төс алды.

Бүгенге көн кадагына балаларның сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басты, чөнки  балалар сәламәтлеге ул – стратегик максат: безнең киләчәгебез, безнең хезмәт ресурсларыбыз һәм буын дәвамчыларыбыз. Бүген совет чорында  бик популяр булган ГТО нормалары дәүләт тарафыннан юкка гына кире кайтарылмады. Халыкны бераз селкетү өчен, сәламәт яшәү рәвешен онытып бетермәсеннәр өчен кертелде, дип саныйм мин. Тик, гадәттә, кемдер мәҗбүр итеп керткән кагыйдәләр җәмгыятьтә тарала алмый. Күз буяу өчен ГТО нормативларын тапшыралар да һәм… шуның белән ул онытыла. Гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре гомуми яшәеш режимына әверелә алмый. Ә бит  ГТОның төп максаты – баланы даими спорт, сәламәт яшәү рәвеше белән яшәргә өйрәтү бит.

Шуңа да бу максатны тормышка ашыруны нәкъ менә җәмгыятьнең нигез институты булган гаиләдән башларга кирәк, дип саныйм. Әти-әни – баланың беренче укытучылары,  һәм аларның яшәү рәвешен нәкъ менә гаилә билгели. Бала өчен әти-әнинең көндәлек тормышы үрнәк. Иртәнге зарядка күнекмәләрен әти-әни ясый икән, бала да, алар белән бергә торып, физзарядка ясый. Әти-әни табигать кочагында еш була, су буенда балык тота икән, баланың да киләчәк тормышында ул чагылыш таба.  Гаиләдә телевизор карауга өстенлек бирелә икән, бала да бик рәхәтләнеп бар вакытын телевизор яисә компьютер янында үткәрәчәк.

Бер әни кеше, баласын тыя алмагач, кулына кечкенә компьютер гына бирә: «Әйдә, тик еламасын гына! Көн буена утырса да разый! Бер сүз дә әйтмим!» – дип, үз тәрбиясе белән баласының  булачак  авыруларына  нигез сала.

Бала уйнап хәрәкәтләнеп үсәргә тиеш. Уен аша дөньяны кабул итә, уен аша организмын чыныктыра. Уен – ул спорт, юкка гына борынгы греклар спортны күңел ачу дип атамаганнар. Спорт – буш вакытны уздыруның  бер варианты. Шулай булгач, баланың буш вакытын дөрес итеп оештыру әти-әнинең бурычы.  Әгәр буш вакыт сәламәт яшәү рәвеше нигезендә оештырыла алмый икән, бала, һичшиксез, балалар бакчасына йөртелергә тиеш.

Балалар бакчасында көндәлек режим СанПин таләпләренә туры килерлек итеп оештырыла. Авыл балалар бакчаларында йөзү бассейннары, душ, салкын су белән чыныгу өчен махсус шартлар булмаса да, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен мөмкин булган шартлар тудырылган. Көндәлек режим:  иртәнге гимнастикалар ясау, уеннар, саф һавада йөрү, туклану, йокы, занятияләр өчен махсус вакыт аралыклары бүленгән. Димәк, балалар бакчасы, беренчедән; баланы  телевизор, компьютер йогынтысыннан йолып алырга; икенчедән, көндәлек режим сәламәт яшәү рәвеше оештырырга мөмкинлек бирә; өченчедән, балалар бакчасына йөргән бала мәктәпкә әзерлек белән бара; дүртенчедән, балалар бакчасына йөргән  балаларның сәләтләрен иртәрәк ачарга һәм үстерергә мөмкинлек бирә… Гомумән,  балалар бакчасы – белем һәм тәрбия бирүнең  беренче баскычы, һәм бөтен гаиләләр дә аны алыштыра алмый.

Балалар бакчасында чирек гасырга якын музыка җитәкчесе һәм тәрбияче булып эшләү тәҗрибәм күрсәткәнчә, балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү алымнар кулланылмаган бер генә күнекмә дә юктыр, мөгаен. Ритмик гимнастика, күңелле эстафеталар, уеннар, чанада шуу, спорт мәйданчыгында йөгерү, занятияләрдә музыкаль паузалар, бәйрәмнәр, биергә өйрәнү һ.б алымнарның барысы да хәрәкәт һәм күмәк уенга корылган.  Гаиләләрдәге тәрбиядән аермалы буларак, һәр уен УМК һәм уен кораллары белән тәэмин ителә, уен пространствосы да зуррак. Ә иң мөһиме – бала өчен көндәшлек бар. Күнегүләрне, уеннарны иң җитез, иң беренче, иң яхшы, иң көчле, үрнәк башкарган бала  башка балалар өчен үрнәк, маяк  булып тора. Аны узарга, аңа охшарга тырышу,  балада аның кебек булу теләге барлыкка килә. Ә теләк эшчәнлеккә этәрщ торган көч булып санала. Менә ни өчен балалар бакчасына йөргәннәр мәктәптә уку чорында физкультура-спорт  өлкәсендә яшьтәшләренә караганда күпкә өлгеррәк булып чыга.

Язмамны төгәлләп, шуны әйтәсе килә: һәр бала белем бирүнең мәктәпкәчә әзерлеген үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше тәрбиясен сабый чагыннан ук гаиләдән алырга тиеш, минемчә.