Яз билгеләре

№50

(Рус төркемендә татар теле. II сыйныф)

Фәридә ШӘМИЕВА,

Түбән Камадагы 32 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ләйсән КАШАПОВА,

Түбән Камадагы 32 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең максаты: яз билгеләре белән таныштыру һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү: язны сурәтли белү күнекмәләре формалаштыру һәм аны проект төзүдә куллана белү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү;

Тәрбияви:татар теле дәресенә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет: дәреслек белән эшли белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья (ел фасылларының билгеләрен белү).

Материал: дәреслек (Күңелле татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. ‒ Казан, «Татармультфильм» нәшр., 2013.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма  материал, ак кәгазь битләре.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү

Кулланылган Сингапур укыту структуралары: КЛОК БАДДИС, РЕЛЛИ РОБИН, ПЛЕЙСМЕНТ КОНСЕНСУС, СОРТ КАРДС, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

 

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн сезгә!

Хәлләр ничек?

Укытучы белән исәнләшәләр. Хәерле көн теләү.

Җавап бирәләр

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ);

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (шәхси УУГ)

Уңай психологик халәт тудыру

Укучылар йөзгә-йөз һәм җилкәдәш дусларын сәламлибез, бер-беребезнең хәлләрен сорыйбыз

Укучылар йөзгә-йөз һәм җилкәдәш дусларын сәламлиләр, бер-берсенең хәлләрен сорыйлар
Дежур укучы белән әңгәмә.

Бүген көн  нинди?

Бүген көн кояшлы, матур салкын,  җил исә
II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау; һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау

1. Аудирование

Тыңлагыз һәм [о] авазы кергән сүзне ишетсәгез, 1 тапкыр кул чабыгыз: кояш, көлә, эре, яшел, тәрәзә, ошый, тамчы, боз, кош, оя, йоклый, озын

  Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (коммуникатив УУГ)
Мин сезгә сүзләр  әйтәм, ә сез аларны күплек санда әйтерсез: күз, тәрәзә, тамчы, яңгыр, көн, елга, кош, оя, төн Күзләр, тәрәзәләр, тамчылар, яңгылар, көннәр, елгалар, кошлар, оялар, төннәр
Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез уйлагыз: нинди сүз өстәлгән.

• Кояш җылыта. Якты кояш җылыта.

• Кошлар кайта. Кошлар җылы яктан кайта.

• Яз җитә. Матур яз җитә

Үткән дәрес лексикасын тикшерәләр, хата булса төзәтергә булышалар, берсен-берсе мактыйлар
2. Лексик материалны кабатлау.

Хәзер өй эшен тикшерәбез.

Бастык, урындыкларны этеп куйдык. Сәгать 9-гы партнерыгыз белән очрашыгыз. «Яз җитә» шигыре буенча белемнәрне тикшерәбез. Кемнең буе озынрак, шул башлый.

КЛОК БАДДИС (РЕЛЛИ  РОБИН 1әр минут

Бер-берсен тикшерәләр (дәреслек белән чыгалар).

Начинает спрашивать тот, кто выше ростом.

Найдите в стихотворении предложение о солнышке, о реках, о капели. Второй ученик находит ответ с учебника. Затем наоборот. Начинает спрашивать тот, кто ниже ростом.

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау

Ә хәзер презентациягә игътибар итегез әле.

Бу кем? (Кыз.)

Ул нишли?

РЕБУС ЧИШҮ

.., (яз)

 

 

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (коммуникатив УУГ)

 

Максат кую (Танып-белү УУГ)

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру (коммуникатив УУГ)

 

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Нинди сүз килеп чыкты? Әйе, дөрес балалар.

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Максатыбыз нинди? Научиться говорить о весне (вывешиваю на доску).

Ә хәзер, әйдәгез, яз турында белгәннәрне искә төшерик.

1. Яз сүзенә ассоциация (текст белән эшкә әзерлек элементы)

Яз сүзен әйткәч, нинди сүзләр күз алдына килә?

Яз.

Яз турында.

Яз турында сөйли  һәм сөйләшә белү.

 

пычрак                         кошлар

 

чәчәк                                                  җылы

 

 


                яшел                     кояш

ПЛЕЙСМЕНТ КОНСЕНСУС

Ә хәзер яз билгеләрен искә төшерәбез

 

1                                               2

 


4                                                3

 

Яз турында белгән белемнәрен язалар.

Сезнең һәр өстәлдә битләр ята. 1 нче партнер кәгазьне дүрткә бөкли һәм уртасына турыпочмаклык ясый. Яз билгеләрен һәр укучы үз өлешенә яза

Тагын бер кат яз билгеләрен кабатлап китәбез, сез әйтмәгәннәре белән танышабыз

Кояш җылыта.

Тамчы тама.

Кар эри.

Кошлар җылы яктан кайта.

Елгалардан боз ага.

Көннәр озын.Төннәр кыска

(Җөмләләрне кинәйтеп әйтү, сорау җөмләләр төзү.)

 
ФИЗМИНУТКА. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (татар биюе көенә)
IV. Белемнәрне ныгыту (9‒10 мин)

СОРТ КАРДС

Яз, көз, кыш билгеләрен белдергән җөмләләрне төркемнәргә бүлү.

Яз. (Кояш җылыта. Көннәр озын. Төннәр кыска. Тамчы тама. Кар эри. Елгада боз ага. Кошлар җылы яктан кайта.) 7 җөмлә.

Көз. (Яңгыр ява. Төннәр озын. Көннәр кыска. Яфраклар коела. Елгада су салкын була. Кошлар җылы якка китә.) 6 җөмлә

Кыш. (Кар ява. Кояш җылытмый. Буран. Көннәр кыска. Төннәр озын. Елгада су туңа.) 6 җөмлә

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. (танып-белү УУГ)
Ситуатив күнегүләр

Как ты скажешь что:

на улице грязно;

на улице снег тает;

птицы прилетают с теплых краев;

капель капает

 

Ситуатив күнегү

урамда пычрак;

урамда кар эри;

кошлар җылы яктан кайталар;

тамчылар тама

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (танып-белү УУГ)
Спроси у друга:

любит ли он весну;

тепло ли на улице;

выйдет ли он на улицу

Дустыңнан сора:

син язны яратасыңмы?

урамда җылымы?

син урамга чыгасыңмы?

Сорау кую һәм аларга җавап бирү. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү (коммуникатив УУГ)
Диалог.

1 вариант (1.2 партнерлар)

…?

Әйе, яратам.

Ни өчен?

2-вариант (3.4 партнерлар)

…?

Юк, яратмыйм.

Ни өчен?

Диалог.

1 вариант (1.2 партнерлар)

Син язны яратасыңмы?

Әйе, яратам.

Ни өчен?

Чөнки урамда җылы.

2-вариант(3.4 партнерлар)

Син язны яратасыңмы?

Юк, яратмыйм.

Ни өчен?

Чөнки урамда пычрак

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (танып- белү УУГ);

башка кешеләрнең фикерен исәпкә алу, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү (коммуникатив УУГ)

Проект

Группаларда эш. Проект төзү һәм яклау.

Бирелгән рәсемнәрдән яз рәсемнәрен генә сайлап алып ябыштырасыз. Язга гына кагылышлы җөмләләр төзисез һәм проектыгызны яклыйсыз. Эшли башладык

Проект эшләү
V. Йомгаклау (3-4 мин)

Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Мы  цель достигли?

Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды?

   
Нинди яңа сүзләр белдегез?

Кто встретил трудности? В чем? Почему?

Тамчы тама, эри, боз китә, җылыта
VI. Рефлексия (6–7 мин)

Балалар, сезнең стенада кояш, болытка качкан кояш һәм болыт рәсемнәре.

1. Миңа авыр булды эшләргә. (Болыт)

2. Мин аңладым, ләкин барын да эшли алмадым. (Кояшлы болыт.)

3. Мин аңладым һәм эшли алдым. (Кояш)

Сез кайсы рәсемне сайлыйсыз, шуңа басасыз?

 

Балалар рәсемнәрне сайлыйлар һәм шунда басалар

Укучының материалны ничекһәм нинди күләмдә

үзләштерүен аңлавы, үз эшчәнлеген бәяли белүе

(регулятивУУГ)

VII. Өй эше (100 нче бит, 2 нче яки 7 нче  күнегү) Сау булыгыз!