Тукай бәйрәме

№49

Вәсилә ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 65 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының тәрбиячесе

Катнашалар:

Саескан.

Кәҗә.

Сарык.

Су анасы.

Малай.

Шүрәле

Балалар.

Урман. Кошлар сайрый. Учакта казан асып ботка пешерелгән. Кәҗә белән Сарык ботка ашап утыралар. Яннарында буре башы тәгәрәп ята.

Сарык. Утырып, аяк бөкләп, каршы утка,

Ашыйк әле тәмләп кенә кайнар ботка.

Кәҗә. Мики-ки-ки, мики-ки-ки,

Капчыктагы бүре башы бит унике

Ботка ашап, урман буйлап, сәфәр китик.

Саескан очып керә. Кулында конверт. Кычкыра.

Саескан. Игътибар! Тыңлагыз!

Мин сезгә хәбәр итәм.

Габдулла Тукайның тиздән

Туган көне бит җитә.

Шушы олы бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Әкият геройлары,

Сез дә бәйрәм итегез.

Ботка ашап утырып, бәйрәм күрми каласыз бит. Әйдәгез, тизрәк.

Бүре башын капчыкка салалар да, урман буйлап китәләр. Күл буена җитәләр. Басмада Су анасы елап утыра.

Сарык. Су анасы, утырма елап,

Калма инде, син генә.

Зурлап әзерләнәләр, ди,

Тукай туган көненә.

Су анасы. Мин дә бик тә, бик тә телим

Шул бәйрәмгә барырга.

Тик чуалган чәчләремне

Юк тарагым тарарга.

Минем алтын тарагымны

Бер малай урлап качты.

Әйләнеп тә карамады,

Авылга таба чапты.

Йөгерә-йөгерә тарак тоткан малай үтеп бара.

Малай. Кызык иттем әле менә,

Су анасын алдадым.

Алып качтым, басмадагы

Аның алтын тарагын.

Кәҗә. Мики-ки-ки, мики-ки-ки,

Капчыктагы бүре башы бит унике.

Бир тизерәк, карак малай,

Тарак түгел бит синеке.

Сарык. Тарагы юк чәч тарарга,

Бәйрәмгә дә бара алмый.

Бир Су анасының тарагын,

Урлашырга ярамый.

Малай. Кичер мине, Су анасы,

Башка урлашмам инде.

Тукай абый бәйрәменә

Алыгыз әле, мине.

Малай Су анасының тарагын бирә. Су анасы рәхмәт әйтеп, чәчен тарый.

Зур агач янына килеп җитәләр. Елаган тавыш ишетәләр. Бармаклары бүрәнә ярыгына кыстырылган Шүрәле елап утыра.

Сарык. Шүрәле, утырма елап,

Калма инде син генә.

Зурлап әзерләнәләр, ди,

Тукай туган көненә

Шүрәле. Мин дә, бик тә, бик тә телим

Шул бәйрәмгә барырга.

Кысты Былтыр бүрәнәгә,

Бармакларым авырта.

Кытыклап үтерә идем,

Хәзер инде үкенәм.

Башка алай булмас идем,

Коткарыгыз, үтенәм!

Кәҗә. Мики-ки-ки, мики-ки-ки

Капчыктагы бүре башы бит унике.

Коткарыйк без Шүрәлене бергәләшеп:

Бер, ике, бер, ике.

Шалкан тарткан кебек тартып, Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгыннан тартып чыгаралар. Шүрәле рәхмәт әйтә.

Шүрәле белән уен.

Безнең Тукай бәйрәменә

Килгән икән Шүрәле.

Әкияттән чыккан бит ул

Кыланышын күр әле.

Шүрәле, Шүрәле

Шүрәлене күр әле

Кети-кети уйныйк диеп,

Тора безнең Шүрәле.

Балалар төрле шигырьләр укыйлар.

Татар халык биюен башкаралар.

Күмәк җыр: “Туган тел”.

Тәрбияче. Күпме җиң сызганып, Тукай

Хезмәт иткән халыкка.

Шигырь, әкиятләре тик

Өйрәтә яхшылыкка.

Тукай әкиятләрен без

Яшьтән үк укып үстек.

Тукай теле – ана теле,

Шуңа ахры, үз иттек.

Су анасы, Шүрәлеләр,

Кәҗә, Сарык, Бүре дә –

Бу әкият геройлары

Яши безнең күңелдә.

Кырлайга кайт, бик теләсәң,

Шүрәлене күрергә.

Су анасы белән бергә

Елгада су керергә.

Гаскәр кебек наратларны

Күреп исләрең китәр.

Кәҗә белән Сарык сине

Ботка пешереп көтәр.

Көйгә салып җырлый торган

Тавыклар да бар анда.

Чишмәләр дә, челтер-челтер,

Агып ята җай гына.

Гүя сөйләшәләр кебек,

Бала белән Күбәләк:

“Мәрхәмәтле булып, әйдә,

Яшик әле, бергәләп”.

Шәкерт өйрәтә Акбайны,

Өнди ялкауланмаска.

Сакал селки Кәҗә Галигә

Рәхмәт әйтә, ләбаса.

Алмагач, Сандугач, Кояш

Чакыралар: “Чык, малай!”

Ә уйнарга, бик белсәгез,

Эш беткәч кенә ярый.

Бөек Тукай, халкым җырлый

Синең иҗатыңа дан!

Туган телне, анам телен,

Татар телен яратам!