“Без дә уяндык Әтәч тавышына…”

№49

(М.Җәлилнең “Әтәч” шигырен өйрәнү. II сыйныф, рус төркеме)

Алсу ГАЛИЕВА,   

Казандагы 91 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы         

Максат:

1. Герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштыру, “Әтәч”шигырен уку.

2. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

1. Рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне, сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: катнаш (яңа материалны өйрәнү һәм беренчел ныгыту дәресе).

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, кроссворд, рәсемнәр.

Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку

гамәлләре (УУГ)

ШУУГ–шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ–регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ–танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ–коммуникатив универсаль уку гамәлләреОештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыруУкытучы өчен максат:психо- логик уңай халәт барлыкка китерүБалаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

– Исәнмесез, балалар! Урамда кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрикУкучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә  «5»леләр алыйк!

− Дусларга, якыннарга ягымлы булыйк!

 КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

 Белем һәм күнекмә-ләрне формалаштыруУкытучы өчен максат: авыл, хайваннар турында элек үзләштергән белемнәрне искә төшерү.

Укучылар

өчен максат: нинди хайван, җәнлекнең кайда яшәүләре турында белү– Укучылар, без үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– Сез хайваннарның кайда яшәүләрен язып килергә тиеш идегез.

Әтәч авылда яши. Куян урманда яши.

Ат авылда яши. Сыер авылда яши.

Аю урманда яши. Төлке урманда яши.

Укучылар, ә хәзер әйдәгез үткән дәрестә өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясыйк– Авыл турында.

Укучыларның җаваплары тыңлана. Авыл  турындагы белемнәре  искә төшерелә

Димәк, ат, сыер, кәҗә, тавык, әтәч – авылда яшиләр. Алар йорт хайваннары.

Ә аю, бүре, тиен, куян – урманда яшиләр. Алар кыргый хайваннар

 КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашуУку мәсьәләсен куюУкытучы өчен максат:

М.Җәлил турындагы белемнәрне камилләш-терү. Укучылар өчен максат: М.Җәлил турында белемнәрне ныгыту

 Мин сезгә кечкенә генә кроссворд әзерләп килдем. (Көтелгән җавап: әтәч.)

Димәк, без бүген сезнең белән әтәч турында шигырь укырбыз.

– Әлеге шигырьнең авторы сезгә бик таныш. Без аның “Сәгать” шигырен инде беләбез.

– Яхшы, ә Муса Җәлил турында сез ниләр беләсез? Ул кем?

Әйе, бу исем һәркемгә таныш. Шагыйрь, көрәшче. Әйдәгез, аның биографиясен искә төшерик.

–Ул кайда туган?

– Әйе. Муса Җәлил 6 яшьтән үк укырга керә.

– Беренче шигырен ул ничә яшендә яза? Кечкенә вакытында ул нишләргә яраткан? Күп шигырьләрен кызы Чулпанга багышлаган. Тагын нинди шигырьләрен беләсез? сәгать, тиен, Җәлил, Чулпан.

“Әтәч” сүзе килеп чыкты.

–Ул шагыйрь. Ул – Бөек Ватан сугышы герое

– Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа

– 9 яшендә яза.

– Бәләкәй чактан үк бик зирәк, сәләтле була, рәсемнәр ясарга, уйнарга ярата

– “Әтәч”, “Куян”, “Маэмай” һ.б.ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: күмәк фикер алышуда катнашу

 Сүзлек өстендә эш.

 Максат: та-ныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыруУкучылар, без укыйсы “Әтәч” шигырендәге яңа сүзләр белән танышыйк:

таң – рассвет, кычкыра – кричит,

сузып – протяжно, еш – часто.

Сүзләрне уку

Сүзләрнең мәгънәләрен тормыш белән бәйләп ачыклау

 Танып-белү универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру

 ФизкультминутМаксат: укучыларны ял иттерүӘ хәзер бергәләп биеп алырбыз. Музыка туктагач, басып калабыз.

Мин сорау бирәм, шул сорауның җавабы ничә булса шул сандагыча төркемләп басабыз. – Җәлил сүзендә ничә иҗек ?

– Муса сүзендә ничә хәреф?

– Герой сүзендә ничә сузык?

– Шагыйрь сүзендә ничә тартык?Укучылар “Татар биюе” көенә бииләр

– 2

– 4

– 2

– 4ТБУУГ–танып белү универсаль уку гамәлләре

 Уку мәсьә-ләсен этаплап чишү.

Уку.Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне фор-малаштыруӘсәрне сәнгатьле итеп укуӘсәрне уку. Балалар гөжләп укыйлар.

Аерым балалардан укыту (укуның төрле төрләрен кулланырга мөмкин)Коммуникатив, шәхси универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыруӘсәрне аңлау-ларын тикшерү.

 Максат: сөй-ләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалашты-ру

 – Бу шигырь кайчан язылган дип  уйлыйсыз?

– Бу шигырен кемгә багышлап язды икән?

– Әтәч көннең кайсы вакытында кычкыра?

– Әтәч ничек кычкыра?– Шигырь сугышка хәтле язылган

– Кызы Чулпанга

– Әтәч таң атканда кычкыра

– Сузып яки еш кычкыраКоммуникатив универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыруӘсәргә анализ ясау.Максат: балаларның аралашу, сөйләм  күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалашты-ру– Шигырь матурмы укучылар?

– Авылда бик эшчән, тырыш кешеләр яши. Алар иртән әтәчләр кычкырган тавышка уяналар һәм бакчага, мәктәпкә һәм эшкә китәләр. Әтәч кешеләрне уята. Яңа көнне каршы ала.

– Әлеге шигырьгә композитор Җ.Фәйзи көй язган. Әйдәгез әле, җырны тыңлыйк.– Әйе, шигырь матур

“Әтәч” җырын тыңлыйларЛогик  гомумбелем универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыруУку эшчәнлеген йомгаклау. РефлексияУкытучы өчен максат: дәрестәге эш-чәнлекне ана-лизлау, белем- нәрне бәяләү, перспектива билгеләү. Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дә-рестә алган белемнәрнең әһмиятен аң-лау, киләчәктә куллана белү

 – Укучылар, без бүген кемнең иҗаты турында сөйләштек?

– М.Җәлил кем ул?

– Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?

– Әтәч шигырендә сүз ни турында бара?

– Әйе. М.Җәлил безгә менә шундый матур шигырьләр язып калдырган. Кызганычка каршы, ул туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз, чөнки хәзерге матур, тыныч тормышта яшәвебездә аның өлеше бик зур. Аның шигырьләре  нәрсәгә өйрәтә?

– Әйе. Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез– Муса Җәлил.

– Ул Бөек Ватан сугышы герое, шагыйрь.

– “Сәгать”, “Әтәч”, “Куян”, “Маэмай”, “Кечкенә дусларга”.

– Иртүк  матур итеп кычкырып, бөтен кешеләрне, тереклекне йокыдан уятучы әтәч турында сүз бара.

– Шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтәШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 Өй эше бирү. “Әтәч” шигырен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнеп килергәҮзбәя. Кемнәр бу дәрестә “5”легә җавап бирдем дип уйлый? Кем бераз тырышырга кирәк дип уйлый?

 (Рефлексив, шәхси универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру.)