Әниләр бәйрәме

№47

Лариса ДМИТРИЕВА,

Кукмара районы Югары Чура урта мәктәбе филиалы Поршур башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы

– Кадерле әниләр һәм укучылар! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – 8 нче Март халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Язның беренче чәчәкләре кебек матур, зәңгәр күктә балкыган яз кояшы кебек булыгыз.

Бар гомерегез үтсен шатлык белән,

Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.

Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын,

Йөзегездә  нурлар сүнмәсен.

Һәр туар таң шатлык алып килсен,

Бүләк итсен бәхет көлтәсен.

– Кадерле дуслар! Ә хәзер бәйрәмгә багышланган кичәбезне башлап җибәрик. Сүзне укучыларга бирик.

1 нче укучы

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Безнең мәктәптә.

Әниләрне, әбиләрне,

Бакчадагы апаларны

Чакырдык безгә.

2 нче укучы

Сез бәйрәмнең иң түрендә,

Сөекле хатын-кызлар.

Бары тик сезнең хөрмәткә

Яңгырый безнең җырлар.

(«Әниләр бәйрәме» җыры башкарыла.)

Кояш көлә, мин елмаям,

8 Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

3 укучы

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле,

Алар – безнең әниләр.

4 нче укучы

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас.

5 нче укучы

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

6 нче укучы

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Тыныч булыр ил-көннәр.

7 нче укучы

Ана – йөрәгемнең иң кадерле хисе.

Күңелемнең ул иң түрендә.

Ул – салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

8 нче укучы

Айдан, кояштан кадерле.

Син ул – әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле.

Син ул – әнием.

9 нче укучы

Әниләр бәйрәме көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса,

Әниләр булмаса.

Җылытыр иде кем дөньяны?

Яшәгез, кадерле әниләр,

Сез булган урында,

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.

Җырлыйм әнием турында» җыры башкарыла.)

Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк, диеп

Өйрәткән энесенә.

Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа!

Җырны чишмәләр ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар

Матур көйгә салганнар.

Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа!

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын!

Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа!

1 нче укучы

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың малай,

Ашап карасаң, менә.

2 нче укучы

Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер дә.

3 нче укучы

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәник кирәк түгел,

Гөбәдия барында.

4 нче укучы

Кыстыбыйны бик яратам,

Бәлешне дә үз итәм.

Әнием кебек пешекче

Бар микән җирдә бүтән?

5 нче укучы

Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле, татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

6 нче укучы

Мактанмагыз, дусларым,

Иң оста – минем әни.

Сумса, пилмән, шәңгәләрне

Вәт пешерә, билләһи.

(«Икмәк пеште» җыры башкарыла.)

Арып, ачыгып,

кайтсам өемә,

Икмәк пеште, дип,

Сеңлем сөенә.

Әни каерып

телде бер телем,

Эх, тәмле, чак-чак

Йотмадым телем.

Тамагым туйгач,

уйнап көләм мин,

Икмәк кадерен

Бик нык беләм мин.

– Ә хәзер бәйрәмнең икенче өлешенә күчик.

(Командалар ярышы. Кызлар ике командага бүленә: «Күбәләк» һәм «Чәчәкләр».)

«Күбәләк» командасы

Күбәләк-түгәрәк,

Уйный, гөлгә чүгәләп.

Җитезлекне, уңганлыкны

Күрсәтәбез бергәләп.

«Чәчәкләр» командасы

Сезгә чәчәкләр китердек,

Төрлесен, хуш ислесен.

Юлыбыз гөлгә күмелсен,

Безгә җиңү китерсен.

Ярышу төрләре:

1) сәламләү;

2) юган керләрне төреп кую;

3) күзне бәйләп, тупны бер кыршау эченнән икенче кыршау эченә күчерү;

4) скакалка сикерү;

5) иң оста чәчтараш;

6) төрле көйләргә татарча бию;

7) күзне бәйләп, чиләккә кечкенә туп ату;

8) әниләр турында җырлар;

9) зирәкләр, тапкырлар.

– Шалканны чәчәләрме? (Юк, орлыкны.)

– Бер мичкәдә ике төрле сыекча? (Йомырка.)

– Нинди сорауга «әйе» дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы?)

– Табышмак сүзен ничек укырга? (Сулдан уңга)

– Җансыз җанлыны уята. (Будильник)

– Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? (Саулык)

«Кем күбрәк?» уены

Татар эстардасыннан хатын-кыз җырчыларның исемнәрен әйтеп ярышу.

Ярышлар беткәч, җиңгән команда билегеләнә, бүләкләр тапшырыла. Ахырдан җыр-биюләр һәм чәй эчү үткәрелә.