Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – сакла!
№46
(Диалогик-монологик сөйләм дәресе. X сыйныф)
Зилина ХӨСНУЛЛИНА,
Казандагы 161 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты
Максат. Укучыларның “дуслык” темасы буенча сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
Бурычлар:
– Үзеңнең дустың турында сөйли алу мөмкинлегеңне камилләштерү: дустыңның тискәре, уңай сыйфатларын күрсәтә белү;
– кешеләрдә дус була белү сыйфатларының кирәклегенә төшендерү;
– укучыларда дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, 10 нчы сыйныф. (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2009, 62–63 нче битләр); карточкаларда иҗади биремнәр, карандашлар, сүзлек, презентация материаллары.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башлаган идек?
– Дуслык турында.
– Бу дәрестә дә дуслык турында сөйләшүне дәвам итәрбез.
II. Актуальләштерү
1. Дәрестә кулланылачак сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы буенча эш.
Укытучы. Укучылар, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп үтик. Алар дуслык темасына сөйләшкәндә куллану өчен кирәк булачак.
(Экранда сүзләрнең татарча варианты транскрипциясе бирелә. Укучылар кабатлыйлар һәм тәрҗемә итәләр.)
Тырыш – старательный
Битараф – равнодушный
Гадел – справедливый
Горур – гордый
Җитди – серьёзный
Игътибарлы – внимательный
Кешелекле – человечный
Көчле – сильный
ярдәмчел – отзывчивый
ялагай – подхалим
ялкау–ленивый
үзсүзле – упрямый
тыйнак – скромный
– Укучылар, искә төшерәбез: транскрипция билгеләре ни өчен кирәк? (Сүзләрне дөрес уку һәм дөрес итеп әйтү өчен.)
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тактада һәм дәфтәрләрдә транскрипция билгеләре белән язу, сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау.
2. Төркемнәрдә эш.
Укытучы. Дустыгыз турында сөйләү өчен, сезгә кеше характерында булган уңай һәм тискәре сыйфатларны искә төшерегә кирәк. Ике төркемгә бүленәбез. Беренче төркем уңай сыйфатларны,икенче төркем тискәре сыйфатларны җыя. Аннан соң бер-берегезне җыясыз, өстәмәләр кертәсез (дополняйте друг-друга).
3. Экран аша төркемнәрдәге эшнең нәтиҗәсе тикшерелә, тәрҗемә ителә.
Уңай сыйфатлар:
Тыйнак
Кешелекле
Җитди
Игътибарлы
Тырыш
Көчле
Гадел
Хыянәт итми
Ярдәм итә
Уртаклаша
Сер саклый
Кешене тыңлый белә
Тискәре сыйфатлар:
Ялкау
Битараф
Үзсүзле
Ялагай
Игътибарсыз
Кешелексез
Саран
Хыянәт итә
Ярдәм итми
Уртаклашмый
Сер сакламый
Үзен генә ярата
4. Ситуатив күнегүләр белән эш.
Укытучы. Төркемнәрдә карточкалар белән эш.
Укытучы. Ситуатив күнегүләрне укыйсы, сөйләм үрнәген уйлыйсыз. Җавап биргәндә, бер-берегезне тыңлыйсыз, дөреслеген бәялисез.
Карточкадагы биремнәр:
1. Как скажете о том, что ваш друг человечный, поэтому вы его уважаете.
2. Как скажете о том, что ваш друг может хорошо учиться, но он лентяй.
3. Как скажете о том, что Катя – старательная ученица, поэтому экзамены сдала хорошо.
(Төркемнәрдә карточкалар алыштырыла, җаваплар берничә кабат тыңлана, үзара бәяләр куела.)
III. Өй эшен тикшерү
1. Дәреслектәге план буенча дустыгыз турында сөйлибез. Һәрберегез яхшы сөйләсен өчен, парларда репетиция ясыйбыз. Берегез сорау бирә, берегез җавап бирә. (Дәреслек, 60 нчы бит, 8 нче бирем)
– Синең дустың бармы?
– Сез бергә нишлисез?
– Дустыңның сиңа барлык характер сыйфатлары да ошыймы? Ниндиләре ошый? Ниндиләре ошамый?
– Син дустыңа һәрвакытта да дөресен сөйлисеңме?
– Син дустыңның начар сыйфатларын үзенә әйтә аласыңмы?
2. Ә хәзер үзегенең дустыгыз турында сөйлисез. Бер-берегезне тыңлагыз. Старайтесь не повторять друг-друга. Вы все разные и дружете по- разному. (При оценивании учитывается и оригинальность ответов.)
3. Җаваплар тыңлана, укучылар белән киңәшләшеп, билгеләр куела.
IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру этабы. Дус була белү серләрен сөйли белүне камилләштерү.
1. Әңгәмә.
– Ребята, мы выполнили первую задачу урока. Какая наша вторая задача? Какая у нас тема урока?
– “Дус була белү серләре”. “Тайны дружбы», «Тайные умение дружить».
– Укучылар, әйдәгез, дус була белү кагыйдәләрен искә төшерәбез. Ә кагыйдәләрне әйткәндә, нинди модаль сүзләрне кулланабыз?
– Ярый, ярамый, кирәк, кирәкми, тиеш, тиеш түгел.
– Бу модаль сүзләр фигыльнең нинди формасын таләп итәләр?
– Фигыльнең инфинитив формасын.
– Димәк, таблицалар белән эшлибез, фигыльнең инфинитив формасын искә төшерәбез.
2. Укытучы. Экранга карагыз, дус була белү кагыйдәләрен искә төшерәбез. Фигыльнең инфинитив формасын һәм модаль сүзләрне кулланып, җөмләлрне дәфтәрләргә языгыз.
а) Дусны авыр хәлдә калдырырга…, аңа… … .
ә) Дуска игътибарлы… … .
б) Дус белән әдәпле, матур… … .
в) Дуска авыр чакта… …. .
3. Язган кагыйдәләрне сөйләп карау.
4. Дәреслек буенча эш. Әңгәмә.
– Дус була белү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Узган дәрестә без “Өч дус” хикәясен укыдык. Безнең бурыч – укылган әсәр буенча дус була белүнең яңа кагыйдәсен әйтү һәм бишенче итеп язып кую. Әкиятне искә төшерәбез. Өйгә килеп кергәч, егетләр бергә булганда, бер-берсе турында нинди фикерләр әйткәннәр? Хикәядән табып укыйбыз.
– Егетләр бергә булганда, хуҗага бер-берсен мактыйлар.
– Егетләр бергә булмаганда, бер-берсе турында нинди фикерләр әйткәннәр?
– Егетләр бергә булмаганда, бер-берсе турында начар сүзләр әйтәләр, бер-берсен хурлыйлар.
5. Дәреслек буенча эш. (63 нче бит, 6 нчы бирем.)
Укытучы. Әкияттәге егетләрнең дуслыгы нәрсәгә корылган? Аларның дуслыгын нинди дуслык дип атарга була? Җавапларның берсен алыгыз, фикерләрегезне бәяләгез.
а) Исәп-хисапка корылган дуслык.
ә) Бер-береңне хөрмәт итүгә корылган дуслык.
б) Икейөзлелеккә, алдашуга корылган дуслык.
6. Әңгәмә.
– Нәтиҗә ясыйбыз. Сез дус була белүнең нинди яңа кагыйдәсен әйтә аласыз? (Татарча әйтә алмасалар, башта русча әйттерергә, сүзлекләр кулланырга мөмкин.)
– Дуска икейөзле булырга ярамый.
–Дуслар бер-берсен алдамыйлар.
V. Ныгыту этабы
1. Дәфтәрегезгә дус була белүнең яңа кагыйдәләрен языгыз.
2. Парларда эш. Бер-берегезгә дус була белүнең серләрен, кагыйдәләрен сөйләгез, сөйләмне бәяләгез.
VI. Йомгаклау, бәяләү
Укытучы. Без бүген дустыбыз турында сөйләшүне тәмамладык. Хәзер мин тараткан кәгазь битенә үзегезнең эшегезгә билге куегыз. Ребята, если вы считаете, что ваши речевые умения пока недостаточны по этой проблеме, вы можете подготовиться изменить свою отметку.
VII. Өй эше
1. Дәреслек, 59 нчы биттәге бөек педагог В.А.Сухомлинскийның дуслык турындагы фикерләрен укыгыз. Текст эчтәлеген бер-берегезгә төркемнәрдә сөйләгез.
Көтелгән нәтиҗә
Проект методы укучыларга татар телендә иркен аралашырга ярдәм итә.
Укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында мәгариф системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.