Чишмәләребез – тормыш чыганагы

№46

Рәисә СӨНГАТУЛЛИНА,

Баулыдагы 9 нчы “Аленка” балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат: балаларда табигатькә карата сак караш, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: чишмә рәсеме, Баулы районында, авылларда булган чишмәләр сурәтләреннән торган слайдлар, стаканнарда чиста һәм пычрак су.

Алдан алып барылган эшләр: шәһәребездәге чишмәгә экскурсиягә бару, су турында шигырьләр , хикәяләр уку, интернет аша алынган слайдлар карау.

Яңа сүзләр өстендә эш: көмеш төсле, җем-җем итә, алтын нурлар, татлы су, коела, назладым, сулкылдап, сулышым.

Методик алымнар: табышмак, сораулар, “Су сыкрануы”, “Чишмә” шигырьләрен  балалар сөйләве.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Балалар, хәзер елның нинди вакыты? (Көз.) Атнаның нинди көне? (Дүшәмбе.)

Тәрбияче. Атнада тагын нинди көннәр бар? Әйдәгез, әйтеп китик әле.

Балалар. Сишәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

Тәрбияче. Ә хәзер бер табышмакка җавап эзлибез.

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

Игътибар иттегезме, балалар, ”судан башка тормыш юк” диелгән бу табышмакта. Дөрестән дә шулай бит. Без сусыз яши алмыйбыз. Ни өчен икән?

Балалар. Барлык ашамлыклар әзерләнгәндә, су кирәк, чәй, компот, су эчәбез.

Тәрбияче. Тагын ни өчен кирәк икән ул?

Балалар. Юыну өчен, чәчәкләргә сибәргә, агачлар-куакларга, боз сараенда шугалак ясарга, җәнлекләргә, кошларга эчәргә.

Тәрбияче. Дөрес, нәрсә генә эшләсәк тә, безгә су кирәк, без сусыз яши алмыйбыз. Җирдә тереклек булмый, үләннәр, агачлар, чәчәкләр үсми. Чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып, күбәләкләр очмый, урманнарда куяннар да сикереп йөрми.

Ләкин, кызганычка каршы, кайбер кешеләр мәрхәмәтсез булалар. Алар матурлык, чисталык, киләчәк тормышыбыз турында уйламыйлар, чишмәләребезне, сулыкларыбызны пычраталар, чүп-чар аталар, суларыбызны агулыйлар.

Без, кешеләр шундый суларны куллана алабызмы соң? Андый суларны эчәргә ярыймы соң? (Җаваплар.)

Нефть, мазут аккан яки башкача пычранган суларда балыклар яши алмыйлар.

Тәрбияче алдан әзерләнгән ике пыяла савытта нефть һәм мазут күрсәтә.

Менә бу савытларда без суның пычрануын күрә алабыз. Ләкин кешеләр, уйлап табулары буенча төрле чистарту чаралары кулланып, пычрак суларны чистартып, яраклы хәлгә китерә алалар. Бүген без сезнең белән бик кечкенә генә тәҗрибә ясап үтәбез.

Балалар өстәл тирәли басалар. Тәрбияче аларга тәҗрибә күрсәтә.

Тәҗрибә:

1. Бер савыттагы нефтьле суны бик тыгыз мамык аша сөзеп чыгаралар. Су ике кабат уздырылгач чистара. Нәтиҗә: чистарту (тазарту) корылмалары аша уздырып, яраклы халәткә китереп була.

2. Икенче савыттагы мазутлы суны күмер салынган сөзгеч аша уздырабыз. Берничә кабат узгач, су шактый чистара. Нәтиҗә: фильтрлар куллану ярдәмендә суны чистарта алдык.

Тәрбияче. Сулар, инешләр, елгалар чиста булсын өчен, сезнең дә ярдәмегез бик кирәк, балалар.

Тыңлагыз әле, ничек сыкрана безнең пычранган чишмәләр, елгалар.

Бер бала шигырь укый.

Бала.

Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?

Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем.

Назладым сезне, хушландырдым.

Инде хәзер су була торып,

Үзем пычрандым,агуландым.

Ишетәсезме??? Мин – су,

Сулкылдап елыйм,

Сулышым кысыла,

Сукыр булмасагыз, коткарыгыз!!!

Тәрбияче. Яз җиткәч, җир кардан ачылгач, безнең шәһәребездә мәктәп укучылары, ата-аналар, өлкәннәр бергәләшеп елгаларны, кечкенә чишмәләрне чүп-чардан арындыралар, өмәләр ясыйлар. Ләкин сулыкларны пычратмас өчен, алдан кайгыртырга кирәк. Без – кешеләр суларга чүп атмасак, инешләрне пычратмасак, үз артыбыздан ял иткәннән соң җыештырып китсәк, табигать безгә рәхмәтле булыр иде.

Кайгырма чишмә, безнең балалар хәзер бик күпне беләләр, алар сиңа һәрвакыт ярдәмгә килерләр.

Суларыбыз чиста, саф булса, бака, балыкларга да анда яшәве күңелле булыр. Әйдәгез әле, без сезнең белән бакалар булып уйнап алыйк.

Ял минуты.

Су буенда бакалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Аннан барысы бергә,

Сикерешеп алалар.

Тәрбияче. Балалар, безнең бит әле начар кешеләр генә түгел, яхшы кешеләребез дә бик күп. Менә алар безнең өчен чишмәләрне ничек матур итеп ясап куйганнар, аларны күргәч, безгә дә күңелле булып китә.

Экранда районыбыздагы чишмәләр рәсемнәре күрсәтелә.

Тәрбияче. Менә шундый бер матур чишмә турында Әхәт абый Исхак безгә шигырь язган.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Безнең чишмә, борыла-борыла,

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Шигырь укыган чагында матур, салмак кына татарча көй уйнап тора.

Сораулар:

Шагыйрь чишмәне нинди төс белән чагыштыра? (Көмеш.)

Су өстендә нәрсә уйный? (Алтын нурлар.)

Суны нинди ди шагыйрь? (Татлы.)

Идел суы нәрсәләрдән җыела? (Кечкенә елгалардан.)

Ә хәзер без “Чума үрдәк, чума каз” дигән татар халык уенын уйнап алабыз.