[П] авазы белән танышу

№45

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәнү эшчәнлеге)

Кадрия ӘДҺӘМОВА,

Актаныштагы  7 нче  балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе            

Максат. Балаларда чагыштыра белү, игътибарлы булу кебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү.

Үстерү бурычы:  балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу, аны калынлыгын, нечкәлеген саклап, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү, интеллектуаль биремнәр аша балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

Белем бирү бурычы: тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен  ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камильләштерү, акыл сәләтләрен күрсәтүгә этәргеч бирү.

Тәрбия бирү бурычы: балаларда иигътибарлылык, оешканлык тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше, танып белү үсеше, нәфис- нафәсәти үсеш, физик үсеш.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, физик үсеш, социаль- коммуникатив үсеш.

Методик ысуллар һәм алымнар: сүзле уен, бармак уены, уен, күрсәтмә ысуллар, язу, ребус чишү, рәсемләү (штрихлау),  практик ысул, санамыш, тизәйткеч әйтү

Алымнар: биремнәр, музыка тыңлау, балалар сөйләмен бәяләү, сорау- җавап.

         Җиһазлау.  Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып; эш дәфтәре. 30 бит 1 нче кисәк. Казан: Хәтер, 2011;  CD-проигрыватель, аудиоязма (релаксация өчен «Җәйге кешеләр» кинофильмыннан тыныч көй), серле тартма  (аның эчендә җеп, песи, пенал, китап,  алъяулык), ноутбук, интерактив такта, әзер слайдлар.

Авазлар  өстендә эш: алъя[п]кыч, [п]еси, [п]енал, җе[п], кита[п].

Алдан эшләнгән эшләр: «ягымлы» һәм «кырыс» тартык авазларны өйрәнү, матур әдәбият уку, фольклор әсәрләр өйрәнү, ребуслар төзү һәм чишү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, дусларым, грамотага өйрәнү эшчәнлеген башлыйбыз. Бүген безнең бу эшчәнлектә ниләр белән шөгыльләнүебезне карарга тәрбияче апалар килгән. Ягез әле, аларга грамотага өйрәнүдә ниләр белән шөгыльләнүебезне әйтеп узыйк.

Балалар. Грамотага өйрәнү эшчәнлегендә без авазларны ишетергә, кушарга, танырга өйрәнәбез.

– Төрле уеннар аша авазга авазны кушып – иҗек, иҗеккә иҗек кушып, сүз ясарга өйрәнәбез.

– Авазларны белдергән хәрефләрне танырга, язарга өйрәнәбез.

Тәрбияче. Рәхмәт, дусларым, хәзер мине игътибар белән тыңлагыз әле, мин укыячак такмакта нинди аваз ешрак ишетелер икән?

Ике песи  суга бара, көянтә-чиләк асып,

Ике тычкан карап кала, капка төбенә басып.

          Балалар. Укыган такмакта  [п] авазы еш ишетелде.

(«Кем  күпме ишетә?» дигән уен тәкъдим ителә.)

Тәрбияче. Такмактан «ягымлы» [пь] авазы  кергән сүзләрне – кызлар, «кырыс» [п] авазы кергән сүзләрне, малайлар,  табып әйтегез әле. (Такмак тагын бер кабат укыла.)

Балалар, интерактив тактага карагыз әле, анда [п] авазын белдергән хәрефнең язылышы күрсәтелгән. П авазы ишетелгән сүзләр  өстендә эш.  (Аудиоязмага ияреп кабатлау.)

Балалар, хәзер исә бер «Мавыктыргыч уен»   уйнап алырбыз. Минем янга исемендә [а] авазы ишетелгән балалар килә. Мин сезгә туп ыргытып,  сораулар бирәм,  ә сорауларга [п]  авазы кергән сүзләр белән җавап бирергә һәм тупны кире бирергә кирәк:

–Ял итү урыны?

– Газета-журналларга кайда язылалар?

– Җәй көне кая барасың?

– Нәрсә белән барасың?

 – Песи кайда утыра?

– Су кайнаганда чыга.

–Аны балалар мәктәпкә күтәреп йөри.

– Бер өс киеме исемен әйт.

– Бер яшелчә исемен  әйт.

– Идәнгә җәелә.

– Көн буе йоклый, төнлә ауга чыга.

– Боланга ошаган җәнлек.

– Аны сыер ярата.

– Ике кош исемен ата.

Булдырдыгыз! Ә хәзер бу кошларны кисәкләрдән җыйыйк әле. (УМК дагы песнәк һәм чыпчык рәсемнәрен кисәкләрдән җыю.)

Бу кошлар турында безнең «Бармак уены»быз да бар. Әйдәгез әле, бармакларны уйнатыйк.

Карга килер – казан асар, торна килер – тоз салыр,

Саескан килер – салма салыр, песнәк килер – пешерер.

Чыпчык килер – төшерер.

Моңа бирер, моңа бирмәс, моңа бирер, моңа бирмәс.

Кечкенә түти туймый калыр, казан төбе кимерер.

«Кем күбрәк таба?»   уенын уйнар өчен минем янга бер малай һәм бер кыз килсен иде. Уенны кайсыбыз башлаганны белер өчен санамыш ярдәмендә билгелик әле, санамышыбызда да [п]авазы еш яңгырарга тиеш.

 Санамыш. Бер кап, ике кап, өч кап, дүрт кап, биш кап, бу кала. Син чап!

Димәк, уенны кызлар башлый, малайлар дәвам иттерә.

Уенның кагыйдәсе: тәрбияче әйткән иҗеккә башланган сүзләрне күбрәк табу.

Пе: песи, пешерә, песнәк, печән, пешекче, пешә, пешмәгән.

Пи: пианино, пиджак, пилотка, пингвин, пирог, пилмән.

По: порошок, поезд, полк, поднос, портрет, почмак.

Пы: пыяла, пычкы, пычрак.

«Серле тартмада ни бар?» дигән  интеллектуаль уен.

Тәрбияче. Мин бүген «серле тартма» алып килдем, анда ни барын  авазлар тезмәсе белән генә әйтәм:

• җ, е, п;

• п, е, н, а, л;

Тагын «серле тартма»да ни калганын белү өчен  ребус  чишик. (Слайд туп рәсеме.) 

Дүртенче әйбернең ни икәнен белү өчен табышмак әйтәм: «Юк аягы, юк күзе, сөйли, өйрәтә үзе». (Җавап: китап.)

Биредәге предметларны белдерщ торган  сүзләргә аваз анализы ясыйк.  (Теләгән балалар үзләре берәр предметны алып,  сүзгә аваз анализы  ясый.)

Песи: ике иҗектән тора торган «ягымлы» сүз, песи сүзендә [п] авазы сүзнең башында килә.

Җеп: бер иҗектән тора торган «ягымлы» сүз, җеп сүзендә [п] авазы сүзнең азагында  ишетелә.

Пенал: ике иҗектән тора торган  «кырыс»  сүз, пенал сүзендә [п]  авазы сүзнең башында килә.

Туп: бер  иҗектән тора торган «кырыс» сүз, туп сүзендә [п]  авазы сүзнең ахырында ишетелә.

Китап: ике иҗектән тора торган  «кырыс» сүз, китап  сүзендә [п]  авазы сүзнең ахырында ишетелә.

Алъяпкыч: өч иҗектән тора торган «кырыс» сүз, алъяпкыч  сүзендә [п]  авазы сүзнең уртасында ишетелә.

Тәрбияче. Җавапларыгыз искиткеч матур булды. Рәхмәт, балалар, инде бераз гына «ми чарлап» алсак та булыр. 

«Ми  чарлау» уены. Әнисе улына кибеттән пирог, пенал, шырпы алырга куша. Улы кибеттән шырпы, пирог, портфель ала. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсәне артык алды?

Җавап.  Пеналны онытты, портфельне  артык алды.

Киләсе уеныбыз  «Яңа сүз яса!» дип аталачак.  Анда катнашу өчен  исемендә [а] авазы ишетелмәгән балаларны чакырам.

                                         парад, партизан, пародия

ПАР-,                               парник, парта, пароход

                                        партер, парк, парлы, парча, партком

Ял минуты.  «Каләмнәр  белән».

1, 2, 3 – безнең куллар ял итә (уч төбендә каләмне әйләндерәләр),

4, 5, 6 – бармаклар да ял итә.

7, 8, 9 – менә болай ял итә  (кул аркасында каләмне әйләндерәләр),

10, 20, 30 – аннары язып китә.

Димәк, кулга каләмне тотар  вакыт җитте.

«Игътибарлы бул!» уен-биреме. Исемендә «ягымлы» [п] авазы ишетелгән  рәсемне сулдан – уңга,  исемендә «кырыс»  [п] авазы ишетелгән рәсемне өстән аска штрихлыйк.  (Песи рәсеме – сулдан уңга, попугай рәсеме өстән аска штрихлана.)

Тәрбияче. Без ягымлы һәм кырыс малайлар белән таныш,  әйеме, дусларым. Аларның һәркайсына үзләренең характерына туры килгән рәсемнәр кирәк. Ягез әле, тактадагы рәсемнәрне  алар белән тоташтырыйк. (Такта янында индивидуаль эш.)

Ә хәзер шул ук рәсемнәрне дәфтәрдә мөстәкыйль эш итеп тоташтырыйк әле. (Дәфтәрдә эш.) Балалар,  29 нче биттәге  (Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып.  Эш дәфтәре, 1 нче кисәк. – Казан: Хәтер, 2011) барлык рәсемнәрне дә атап чыгыйк әле.  «Кырыс” [п] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне – кырыс малай портреты белән, «ягымлы» [п] авазы кергән сүзләргә туры килгән  рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтырып чыгыйк.  (Балалар мөстәкыйль эшләгәндә тыныч көй куела.)

Җавап.  Җеп рәсеме – «ягымлы»  сүз, шуңа да мин аны  ягымлы малай портреты  белән тоташтырам.

Тәрбияче. Түбәндәге тизәйткечне өйрәник әле:

Песи поскан почмакка,

Күзе төшкән коймакка.

Апа күзли песине

Яшеренеп почмактан.

Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар, миңа бүген сезнең җавапларыгыз бик тә ошады, һәрчак шулай актив, бердәм булыгыз. Сезгә эшчәнлек ошадымы? Сез бүген яңалык алдыгызмы?  Нинди яңалык алдыгыз «Серле тартма»да  актив катнашучыларга дигән наклейкалар да булган, шуларны биреп, сезне сөендерим әле.

Өй эше. Гаилә белән бердәм эшчәнлек дәфтәренә языла:  [П]  авазы  сүз башында килгән 5 сүз; сүз уртасында килгән 4 сүз, сүз ахырында ишетелгән 3 сүз  уйларга. Тизәйткечне кабатларга.