Ел фасыллары бәйрәме

№44

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә шагыйрь Ләбиб Лерон иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Римма ГАНИЕВА,

Казандагы 77 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле  татар теле тәрбиячесе

Максат. Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру, Л.Лерон иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү. Л.Лерон шигырьләре аша танып-белү эшчәнлеген үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Бәйрәмгә әзерлек. Балаларны Ләбиб Лерон иҗаты белән таныштыру, рәсемнәр ясау.

Җиһазлау. Экранда Л.Лерон портреты, китаплар күргәзмәсе, шагыйрьнең иҗаты буенча балаларның әти-әниләре белән берлектә ясаган рәсемнәре күргәзмәсе.

Кичә барышы

(Балалар, кереп, урындыкларга утыралар.)

Алып баручы.   Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Әйдәгез, әкиятләр дөньясына сәяхәткә барабыз.

Күк йөзендә алма кебек кояш елмайган гүзәл бер көн иде. (Ике кыз чыга.) Айсылу исемле бер кыз сеңлесе Ләйләгә:

– Ләйлә, әйдә, урманга чәчәкләр җыярга барабыз, – диде. – Әниебезгә бүләк итәрбез!

– Әйдә! (Залны әйләнеп чыгалар да бер агач янына туктыйлар.)

– Нинди матур урман! Чәчәкләр күптер монда? (Эзлиләр.)

Алып баручы. Кызлар, бер агач урман булмый инде, әллә сезнең урманга барганыгыз юкмы? Кыш көне чәчәкләр дә үсми. (Утырган балаларга мөрәҗәгать итеп.) Балалар, әйдәгез, серле урманга барабыз, ул урман гади урман гына түгел, анда дүрт ел фасылын бергә очратып була. Азрак ял итеп, күңел  ачып та кайтырбыз шунда.

 

(Залның дүрт почмагы дүрт ел фасылына охшатып бизәлгән.)

I. Көзге урман.

Җәй узмас диеп,

Уйлаган идек:

Таңнан кичкәчә

Уйнаган идек.

Сизми калганбыз

Көз килгәнен дә,

Тәүге яфраклар

Өзелгәнен дә…

Әле һаман да

Сизмәс идек без,

Көзнең килгәнен

Белмәс идек без.

Кыңгырау чыңы

Искә төшерде:

Көзнең килүен

Шунда төшендек.

(Көзге яфраклар белән бию, Җыр «Яфрак бәйрәме» (Л.Лерон шигыре, Р.Еникеева көе) башкарыла.)

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле,

Кушыл син яңа җырга.

Сары, сары, сап-сап сары

Агачның яфраклары,

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак,

һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Сары, сары, сап-сап сары

Агачның яфраклары,

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары.

(Кинәт көчле музыка яңгырый. Шүрәле килеп керә.)

Шүрәле. Бу нинди шау-шу? Кем минем тынычлыгымны бозып йөри?

Алып баручы. Балалар, курыкмагыз, бу Г.Тукай әкиятендәге кети-кети уйный торган Шүрәле түгел, Ләбиб Лерон әкиятендәге борчак боткасы пешергән Шүрәле, әкият урманының хуҗасы. Шүрәле дус, безгә урманыңны күрсәт әле!

Шүрәле. Кәефем юк минем, күрсәтмим, китегез!

Алып баручы. Ә без синең кәефеңне күтәрербез.

II. Кышкы урман.

         («Күңелле» дигән җырлы бию башкарыла.)

Буранлап-буранлап кар яуды:

Урамнар, сукмаклар тарайды.

Чыктылар балалар урамга.

Урамны уйнарга!

Уйныйлар, көләләр үзләре.

Суыктан алланган йөзләре.

Кыш көне, әйе шул, күңелле!

Сиңа да бу шулай түгелме?

         (Л.Леронның «Кышкы сурәт» дигән шигыре укыла.)

Бөтерчектәй бөтерелә,

Йә тирбәлә ак карлар…

Кыш – буяучы, табигатьне

Буяп чыккан, акшарлап!

Куе зәңгәр томан булып,

Урманга эңгер төшә.

«Җиһан тыныч йокласын», – дип,

Җил йөри мендәр түшәп…

Күңелле безнең тауда –

Киттем чана шуарга…

Күр, чанада җилдерәм –

Узышамын җил белән!

Чү! Нәрсә бу? Ни булды?

Йөземә кар сибелде…

Ятам тауда чарасыз –

Ятам када чанасыз.

Шүрәле. Миңа күңелле булып китте, әйдәгез, мин сезгә язгы урманны күрсәтәм.

III. Язгы урман.

Ява яңгыр… Күктә  кояш

һәм салават күпере!

Йөзеп йөри ак болытлар,

Ак күбектәй күпереп.

Ява яңгыр… һәммәбез дә

Әй, сөенә, шатлана

Күк йөзендә алсу кояш,

Җирдә – яшел тантана!

         («Язсылу» җыры башкарыла.)

Безнең бик-бик сагынганны

Язсылу белә күптән;

Шуңа да ул, кояш булып,

Елмая-көлә күктән.

Тамчылар булып тама да

Гөрләвек булып ага…

…Кәгазь көймәләр агызып,

Гөр килә бала-чага.

Шүрәле. Җәйге урманга рәхим итегез.

IV. Җәйге урман. (Балалар «алан»да утырып ял итәләр.)

        (Бер кыз башкаруында «Җиләкләр» җыры (Л.Лерон шигыре, Р.Еникеева көе тәкъдим ителә.)

Аланнарда җиләк бар,

Ә кулымда чиләк бар.

Җыям, җыям җиләкләр

Бик тиз тула чиләкләр.

Аланнарда җиләк бар,

Кирәкми лә чиләкләр.

Таптым инде җаен мин

Авызыма җыямын.

        («Керпе шатлыгы» җыры (Л.Лерон шигыре, Р.Еникеева көе) башкарыла.)

Бүген дә иртән уянды Керпе,

Һәм юынычка су салды Керпе.

Бик әйбәт итеп юынганнан соң,

Алмагачлыкка юл алды Керпе.

Алмагачаларда – хисапсыз алма:

Яшеле дә бар, бик күп алы да…

Уйлана Керпе, аптырап тора:

– Бу алмаларны ничек алырга? –

Шулвакыт, кинәт, яман сызгырып,

Алмагачлыкта көчле җил исте…

Алмалар җиргә коелган чакта

Керпе башына бер алма төште.

Җил-давыл тынды, балкыды кояш.

Керпе, шатланып, җыйды алмалар:

Тырысы тулды, аркасында да

Алма сыярлык урын калмады.

Шүрәле. Бик күңелле икән сезнең белән. Минем дә сезнең белән уйныйсым килә. (“Куяннар санамышы” белән санап, хәрәкәтле уен уйнала)

Бер, ике, өч…

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш…

Безне җиңеп булмый һич!

Алты, җиде…

Куркаклар башын иде!

Сигез, тугыз, ун…

Алты бүре – алты тун!

Без тук бүген, бүре ач –

Әнә килә, тизрәк кач!…

«Кем тизрәк» хәрәкәтле уены уйнала)

Алып баручы. Дүрт ел фасылы янында да кунакта булдык, безгә балалар белән кайтырга вакыт. Безгә әйтәсе сүзләрең, киңәшләрең юкмы, Шүрәле?

(Шүрәле «кирле-мырлы» киңәшләр бирә, балалар төзәтәләр.)

1. Иртән әниең сине: «Балам, тор инде», – дип йокыдан уяткач, урыныңнан кузгалма. «Бакчага барасым килми!» – диген. Әле генә ягымлы эндәшкән әниеңнең түземлеге төкәнгәнгә дә игътибар итмә. «Минем йокым килә! Бармыйм булгач, бармыйм!» – диген. Чын-чынлап елап алсаң да ярый. Киреләнүеңне дәвам иттер. Син урыныңнан кузгалмасаң, әниең эшкә бара алмый. Ул эшкә бармагач, аңа акча бирмиләр. Әниеңнен акчасы булмагач, ул сиңа тәмле ризыклар, уенчыклар ала алмый. Син, уяныр-уянмас, киреләнеп урыныңда ятасың, әниең көне буе өйдә – шундый рәхәт сиңа! Шулай бит! Әллә киресенчәме?

2. Әгәр малай икәнсең, син кыю-батыр булырга тиеш, шулай бит?! Шуңа күрә, әтиең йә әниең сине балалар бакчасына илтеп куюга, иң элек кызларның чәчләрен тарткала, чеметкәлә, урамга уйнарга чыккач, карга төртеп ек. Үзеңнән кечкенәрәк, юаш малайларны да, әгәр көчең җитсә, кар өстенә мәтәлдерергә тырыш. Кызлар чәрелдәп елый башласалар, авызыңны ерып тор, эчеңне тотып, тәгәри-тәгәри көл. Шул чакта сиңа би-и-ик күңелле булыр. Әллә киресенчәме?

Шүрәле. Нинди акыллы балалар сез! Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә! Мин китәм инде. Сау булыгыз! (Шүрәле китә.)

Алып баручы. Менә, балалар, без балалар бакчасына кайттык. Ошадымы сезгә урман? Әйдәгез, тагын бер уен уйнап алыйк әле.

(«Йөзек салыш» уены уйнала. Җәзага Л.Лерон әсәрләре башкарыла.)

Әйдәгез хәзер бергә җыр җырлап алыйк. («Татар баласы» (Л.Лерон шигыре,  татар халык көе) башкарыла.)

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!

– Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!

– Күз тимәсен үзенә.

Дәү булгач та шулай калыр

– Татар баласы булып.

Әйтерләр:

– Татар кызы бу!

Диярләр:

– Татар улы!


Алып баручы. Балалар, безгә бүген кунакка бер абый килгән, ул кайчаннан бирле сезнең арттан күзәтеп елмаеп утыра.

Озын буйлы, матур уйлы

Һәм мыеклы абый ул,

Үзе бик җитди булса да,

Бик кызыклы абый ул,

Китап сөйгән һәр баланы

Дусты итеп саный ул.

Бу абый – без бүген ишеткән җыр, шигырь, киңәш, табышмак, әкият, санамышлар авторы Ләбиб Лерон. Әйдәгез, аның үзенә сүз бирик әле.

(Шагыйрь белән әңгәмә уздырылганнан соң,кичәгә йомгак ясала.)