Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр

№44

(Рус төркеме татар теле дәресе. II сыйныф)

Альбина ХӨСНЕТДИНОВА,

Казандагы 33 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

укучыларның җиләк-җимеш һәм яшелчәләр темасына караган сүз байлыгын арттыру, аларны дөрес итеп куллану күнекмәләрен ныгыту;

әдәби текст өстендә эшләү күнекмәләре формалаштыру;

матур итеп аралашу әдәбе тәрбияләү.

Технологияләр: проблемалы укыту, коммуникатив-үстерелешле укыту, сингапур методикасы, компьютер технологияләре.

Алымнар: әңгәмә, тикшерү, хикәяләү, тасвирлау.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, тарату материаллары.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Дәрес барышы

Структура

I. Оештыру өлеше. Укучыларда уңай халәт булдыру

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Мин сезгә уңышлы уку көне телим. Әйдәгез әле, искә төшерик, без бер-беребезне ничек сәламлибез? Үзегезгә якын сыйныфташыгыз белән кара каршы басыгыз һәм … (А помните, ребята, мы совсем недавно научились приветствовать друг друга и делиться хорошим настроением? Давайте вспомним. Повернитесь лицом к ближайшему однокласснику и …)

Исәнме дустым! (Күрешәбез ʻпожатие рукиʼ.)

Хәлләр ничек? (Иңсәләребезгә кагылабыз ʻпохлопать по плечуʼ.)

Кайда булдың? (Колакка кагылабыз ʻза мочку ухаʼ.)

Мин сагындым! (Кулны йөрәк турысына куябыз ʻруку к сердцуʼ.)

Син килдең! (Кулларны як-якка сузабыз ʻруки в сторонуʼ.)

Мин бик шат! (Кочаклашабыз ʻобъятияʼ)

Безнең кәефебез күтәрелде, без хәзер эшләргә әзер. Үзара дус һәм тату эшләячәкбез, шулаймы? (Вот теперь мы настроились на позитив. Будем дружно работать.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Quiz-Quiz-Trade

II. Актуальләштерү

Бер-беребезгә, миңа һәм кунакларга елмаябыз. (Улыбнитесь друг другу, мне, гостям.)

Мин сезгә хәзер сораулар таратам, ә сез: … (Сейчас я раздаю вопросы, а вы: …)

• укыгыз ʻпрочитайтеʼ

• уйлагыз ʻподумайтеʼ

• җавап бирегез ʻ ответьте на вопросыʼ

• үз-үзегезне тикшерегез ʻпроверьте себя (развернув)ʼ

Ә хәзер басыгыз, үзегезгә пар табыгыз, аңа шушы сорауны бирегез, иптәшегезнең җавабын тыңлагыз. Җавап дөрес булмаса, аны төзәтегез һәм карточкаларыгызны алышыгыз. Шул рәвешле 4 партнер белән эшләгез. (Теперь встаньте, найдите себе пару, задайте ему вопрос, послушайте ответ. Если ответ не верный, исправьте, обменяйтесь карточками. Итак, встретьтесь с 4 партнерами.)

(Укучылар бер-берләре белән эшлиләр, үзара сорау бирәләр, җавапларын тыңлыйлар һәм шуннан соң карточкаларын алышалар, таныш сораулы карточканы алмыйлар. Кыңгырау. Укучылар үз урыннарына утыралар.(Идет работа. Дети задают вопросы, отвечают. Колокольчик. Садятся.))

Укучылар, ә хәзер карточкаларны өстәлнең уртасына куегыз. (Положите карточки на середину стола.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Quiz-Quiz-Trade

III. Белемнәрне ныгыту

Балалар утырыгыз. Кем миңа әйтә:

Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.)

Кыш көне урамда һава торышы ниди? (Кар ява, салкын, буран.)

Кыш көне балалар нишли? (Чана шуалар.)

Бүген атнаның нинди көне? (Җомга.)

Бүген ничәнче число? (12 нче декабрь.)

А совсем недавно какое время год было? (Осень ʻкөзʼ.)

Ә көз көне урамда һава торышы нинди? Нәрсә була? (Яңгыр ява. Кошлар җылы якка китәләр. Яшелчәләр өлгерә.)

Син булдырдың! Чыннан да көз көне яшелчә-җимешләр өлгерә. Бу минем иң яраткан темам. Без бүген дәрестә нәкъ шуның турында сөйләшербез. (Какой ты молодец ты. Действительно. Осенью поспевают овощи и фрукты. Это моя любимая тема. Вот об этом мы сегодня подробней и поговорим.)

 

Pair Share

 

IV. Язма эш

(Укучыларга кәрзиннәр таратам  һәм сораулар бирәм. (Раздаю корзины. Даю задание.))

Нәрсә?                           Нәрсә?                      Нинди?

 

 

 

 

 

 

Җиләк-җимешләр               Яшелчәләр           Нинди булалар?

(Какими могут быть?)

(Төсе, формасы, сыйфаты, тәме, файдалы үзенчәлекләре.

Цвет, вкус, качество, форма, полезные свойства.)

Җавапларны 1 нче номерлы укучы яза. (Начинают писать участники под номером 1 (2, 3, 4).)

Кыңгырау

Без никадәр яшелчә һәм җиләк-җимеш исеме беләбез икән? Әйдәгез укыйк әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән? Һәр өстәлдән 1 нче номерлы укучы җавап бирә.(Как много мы знаем названий овощей и фруктов, и какими они могут быть? Давайте зачитаем. Начнем с участника под номером 1 каждого стола.)

(Ике укучыга бер рәсем өләшәм. (Раздаю картинки 1 на двоих.))

Иңсә күршегездән ничек сорарсыз? (Как вы спросите своего друга,  партнера по плечу?):

Что это?

Какой это фрукт? (Овощ.)

Любишь ты?

Если «да», почему?

Если «нет», почему?

А партнеры башлый.

Өченче өстәлдән 34 нче укучылар җавп бирә. (Послушаем стол номер 3, участники под номером 3 и 4.)

Беренче өстәлдән 12 нче укучыларны тыңлыйбыз. (Послушаем стол номер 1, участники под номером 1 и 2.)

Балалар, бу яшелчәләр көз көне өлгерә, ә хәзер кыш. Бу файдалы витаминнарны кайдан алырга була? Кибеттәнме? (Но ведь эти овощи и фрукты созревают осенью, а сейчас зима. Где можно взять эти полезные витамины? В магазине?) (Алар кибеттә сатыла. Кибеттән.)

Дөрес, укучылар. Без сезнең белән бик яхшы эшләдек. Сез, мөгаен, арыгансыздыр, шулаймы? Кибеткә барыр өчен, көчегез калдымы икән? Әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Бергәләп, көз турында физик күнегүләр ясыйк.(Правильно. Но мы с вами так хорошо поработали. Наверное, устали? Давайте проверим, сколько у вас осталось сил, чтобы дойти до магазина. Сделаем физминутку об осени.)

Физминутка «Җил исә, исә, исә…»

Агачларда нинди җиләк-җимешләр үсә? (Алма, груша, слива, чия, кура һ.б.)

Нокталы (точечный ) массаж. 1, 2, 3, 4 … 10, 9, 8 …

Афәрин, укучылар. Без саннарны да искә төшердек, бу исә сезгә кибеттән яшелчәләр сатып алганда ярап куячак. (Молодцы, мы счет повторили, это нам очень поможет в магазине производить финансовый расчет.)

Әйдәгез әле кибетче һәм сатып алучы аралашуын искә төшерик. (Давайте вспомним алгоритм действий продавца и покупателя в магазине.)

(Укучылар, урыннарына утырып, кара-каршы партнерлары белән сөйләшеп карыйлар. (Садятся и проговаривают с партнерами по лицу. ))

Покупатель (сатып алучы)            Продавец (сатучы)

• Приветствие.

• В магазине (…) есть?

• Мне (…) надо. Сколько стоит?

• (…) дайте, пожалуйста.

• Поблагодарить.

• Попрощаться

• Приветствие

• Сказать есть или нет этого продукта.

• Назначить цену.

• С радостью вручить продукт.

• Попрощаться

(Укучылар бирелгән таблица-схема буенча сөйләшәләр.)

Кибет янына килегезче. 3 нче номерлы сатучылар. (Пройдите, пожалуйста, к магазину продавцы под №3 )

 

1 өстәл                         2 өстәл                     3 өстәл

 

 


 

1нче кибет                  2нче кибет                   3нче кибет

Кыңгырау.

(4 нче номерлы кибетчеләр алышына. Уен тәмамлана.)

Бик яхшы, балалар. Сез сата да, сатып ала да беләсез икән. Татар авылына барып чыксак, ачтан үлмибез икән. (Хорошо, вы умеете и продавать, и покупать. Если попадем в татарский аул, с голоду не пропадем это точно.)

Утырыгыз, балалар.

Текст белән эш.

(Текст экранда. Укытучы балаларга да текстларны тарата.)

Текстны укыгыз.

Укучылар, текстта нәрсә җитми? (Вы заметили, что-то в тексте не хватает?) (Кушымчалар ʻокончанияʼ.)

Әйе, кушымчалар. (Да, окончаний.)

Уйлап карагыз әле. Фикер алышыгыз. Бу кушымчалар кайсы кагыйдәгә карый? (Подумайте. Обсудите, какое это правило?)

Икенче өстәлдән 4 нче номерлы укучының җавабын ишетергә телим. (Стол номер 2, ученик номер 4, расскажи нам это правило.)

 

(Кагыйдәне тыңлагач, тактада әлеге рәсем күрсәтелә.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәзер һәр укучы кайда нинди кушымча куелуы турында уйлый, ләкин җавапны язмыйбыз әле. (Теперь каждый сам подумает, где какое окончание нужно вписать, но не вписываем!)

 

 

 

 

 

 

Number Up

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Pair Share

V. Индивидуаль рефлексия

Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Көз. Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр.)

Дөрес, балалар. Без бүген сезнең белән көз, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында сөйләштек. (Ребята, мы сегодня на уроке повторили темы осень, овощи и фрукты.)

Ә сез үзегез җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга яратасызмы? (Әйе. Яратабыз.)

Аларны ни өчен ашарга кирәк? (Аларда  витаминнар бар.)

Витаминнар нигә кирәк? (Авырмаска.)

Укучылар бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз?(Что вы узнали для себя нового?) (Яшелчәләрдә витаминнар бар. Витаминнар файдалы. Яшелчәләрне ашарга кирәк.)

Бик дөрес, балалар

 
VI. Өй эше бирү

! – Кто все понял, и у кого не осталось вопросов по теме, и кто сможет научить другого, домашнее задание для них: вставить окончания и переписать в рабочую тетрадь этот текст.

? – У кого остались вопросы поставьте вопросительный знак, домашнее задание для них: повторить правило, карандашом вставить окончания.

Укучылар бүген сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Афәрин! (Хорошо поработали, на 5+. Молодцы!)

Ә хәзер мин сезгә күчтәнәч таратам…

(Балаларга алма таратыла.)

Алма витаминнарга баймы? (Бай.)

Укучылар, җиләк-җимеш, яшелчә ашаган кеше сәламәт була. Мин сезнең таза-сау булып үсүегезне телим