Заманча ата-аналар җыелышы

 №43

(Тәҗрибә уртаклашу)

Фәридә СӘМИГУЛЛИНА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификацияле инглиз теле укытучысы

Инновацион технологияләрдән файдаланып, укучыларда кешелекле, гадел, намуслы, мәрхәмәтле, тормышта үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләү – минем тәрбия эшләремнең төп максаты.

Хөрмәтлә коллегалар! Берәүгә дә сер түгел хәзерге вакытта балалар, ата-аналар белән эшләү – җаваплы, авыр, катлаулы, бик күп вакыт, иҗадилык, энергия сорый торган тәрбия чарасы.

Мин бу язмамда, хөрмәтле сыйныф җитәкчеләре, Сезнең белән үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.

Иң элек мин, сыйныф җитәкчесе буларак, эшне укучыларның гаиләләрен өйрәнүдән башлыйм. Без, укучыларыбызның өйдәге яшәү шартларын, әти-әнисе, апа-абыйлары, эне-сеңелләре белән аралашу культурасын, үзара мөнәсәбәтләрен белми торып, баланы шәхес буларак белә алмыйбыз.

Беренче ата-аналар җыелышында әти-әниләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрү бик урынлы. Әлеге сөйләшүдә алдагы уку елына файдалы тәрбияви әңгәмәләр исемлеген булдыру, ата-аналар комитетына әгъзалар сайлау, язмача анкета үткәреп алу (улыгыз, кызыгыз белән ничә минут аралашасыз, балагызга дәрес әзерләгәндә булышканыгыз бармы, улыгызның, кызыгызның якын дустын беләсезме, бергәләп газета-журналлар укыганыгыз бармы, әдәби китап укулары белән кызыксынганыгыз бармы) кебек чаралар каралган.

Әти-әниләрне ата-аналар җыелышына зәвыклы чакыру кәгазьләре ясап чакырабыз. Бәйрәм кичәләренә чакырулар тагын аерым эчтәлектә тапшырыла.

Ата-аналар җыелышында укучыларның билгеләрен әйтеп тору кирәк дип санамыйм, чөнки электрон журналдан чирек билгеләре белән табельне әти-әниләргә тапшырам, әти-әниләр, үз чиратында, танышып кул куялар. Бу өлкәдә сораулар килеп чыкса, аерым гына сөйләшүләр үткәрәбез.

Хәзер без яңа заманча технологияләр чорында яшибез, шуңа күрә мин ата-аналар җыелышында укучыларымның кечкенә генә булса да, уңышын сурәтләгән, тәрбияви чараларга багышланган, дәрес фрагментлары кергән презентация әзерлим. Бәйрәм чараларында катнашкан чыгышларның видео язмасын тәкъдим итәм. Әти-әниләр ишетеп кенә калмыйлар, чирек дәвамында балалары белән нинди файдалы эшләр эшләгәнне күрәләр.

Чирек уртасында үз фәнемнән әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрдем. Әти-әниләр, балаларының дәрестәге эшчәнлекләрен күреп, бәяләп, үзләре өчен нәтиҗә ясап киттеләр. Ә инде видеоязмадагы чыгышларын укучылар әти-әниләре белән бергә карап күпме шатлык кичерделәр. Бу киләчәктәге уңышларга стимул булып тора!

Эчтәлекле эстетик зәвык белән эшләнгән чакыру кәгазьләре ясап, кадерле әниләребезне “Әниләр көне” уңаеннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакырып, тәрбияви бәйрәм чарасы үткәрү кадерле кешеләребезгә чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерү булды.

Үз вакытында hәр укучының уңышын күреп, балага гына түгел, укучының әти-әнисенә дә рәхмәт язуы тапшыру – бик урынлы тәрбияви алым.

Хөрмәтле, сыйныф җитәкчеләре авыр, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, янәшәгездә ярдәмчел, кайгыртучан әти-әниләр hәм яраткан укучыларыгыз булуын теләп калам.