«Дүрт аяклы дусларыбыз…»
№43
(Рус төркеме. IV сыйныф)
Илсөяр Курамшина,
Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирүгә ирешү.
Бурычлар:
1) хайваннар турында булган белемнәрен арттыру;
2) диалогик һәм монологик сөйләм телен камилләштерү;
3) укучыларда хайваннарга карата кайгырту хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: ЛКК – алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик материалны сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү.
Маериал һәм җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, «Күңелле татар теле», IV сыйныф, 2014), компьютер, презентация.
Көтелгән нәтиҗә:
Шәхси: әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Метапредмет:
- диалог төзергә һәм күршеңне тыңлый белү;
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- әңгәмәдәшеңең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Дәрес барышы
| Укытучының эшчәнлеге | Укучыларның эшчәнлеге | 
| I. Оештыру моменты | |
| – Исәнмесез, укучылар! – Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк. – Хәлләрегез ничек? | – Исәнмесез! Кунаклар белән исәнләшү. – Рәхмәт, яхшы! | 
| II. Актуальләштерү | |
| – Бүгенге теманы белер өчен, мин сезгә йорт хайваннары турында табышмаклар әйтәм. Тыңлагыз һәм җавап бирегез. – Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? – Әйе, без сезнең белән «Дүрт аяклы дусларыбыз »дигән зур теманы тәмамладык. КОПИ КЛЭП (Укытучы кулларын бер манерга чәбәкли.) | – Эт, ат, сыер, песи. 
 
 – Дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшәчәкбез. 
 
 
 Укучылар да, укытучыга таба борылып, кулларын чәбәклиләр | 
| III. Фонетик күнегүләр | |
| – Акбай тоже изучает татарский язык. Давайте поможем ему правильно произнести татарские звуки. – Дөрес укыйбыз. Произносим правильно. ([а, ә] авазларына күнегүләр.) Ба – бә, ка – кә, на – нә, җа – җә, за – зә, ха – хә, па – пә, га – гә, ңа – ңә, ча – чә, са – сү, һа – һә | 
 
 
 
 Хор белән кабатлыйлар | 
| IV. Аудирование | |
| – Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез [ә] авазы кергән сүзләрне ишетсәгез кул чабарсыз. Игътибар белән тыңлыйбыз. Әни, апа, абый, песнәк, савыт, рәсем, мәче, песи, тәрбияле, тәртипле | 
 Тыңлыйлар һәм [ә] авазы кергән сүзгә кул чабалар | 
| V. ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС | |
| – Бүген без 3 төркемгә бүлендек. Һәм мин һәрбер өстәлгә  укылган текстларның исемнәрен бирәм: «Ак песи », «Дөньяда бер эт бар иде », «Чикыл белән Мырый ». 1 нче номерлы укучы бер ак битне ала һәм бөкли: 1, 2. Сезнең 4 шакмак килеп чыкты. Уртасында фламастер белән шакмак ясыйбыз. –. Каждый из вас должны написать в своей части листа идею по теме, которую вы получили. Начинают номера под номером 1 и так по очереди (4 минут вакыт бирелә). – Если вся команда приходит к одному мнению («большой палец вверх»), один ученик записывает эту идею в центр квадрата. (5 минут вакыт бирелә.) Вакыт китте. — Ә хәзер 4 нче номерлы укучы төп фикерне укый | 
 
 
 
 
 Укучылар үзләренең фикерләрен шакмакларга язалар. 
 
 Ученики по очереди обмениваются своими идеями. Продолжают до тех пор, пока все не поделятся своими идеями. Идеи, записанные в центральном квадрате, являются решением всей команды | 
| VI. Дәфтәр белән эш. | |
| – Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип языгыз. – Һәрбер группа үзенең темасын яза һәм төп фикерне дәфтәрләрегезгә язып куегыз | Дәфтәрләрен ачалар һәм язалар | 
| VII. МИКС-ПЗА-ШЭА | |
| – Сейчас мы закрепим эти конструкции в структуре «Микс пэа шэа». Вы ходите смешиваетесь под музыку и образуете пару после ее остановки. (Звучит музыка.) 1. Музыка останавливается. 2. Встают парами. 3. Делятся на партнера А и Б. 4. Задают первый вопрос друг другу и отвечают на него. (Прослушиваются 1-2 пары, ошибки исправляются.) 5. Звучит музыка. 6. Музыка останавливается. 7. Встаньте в пары. | 
 
 
 Биремне үтиләр | 
| VIII. Китап белән эшләү | |
| – Дәреслекнең 58 нче битен ачыгыз, 4 нче күнегүне табыгыз. Биремне укып чыгыгыз. Нәрсә эшләргә кушылган? | Биремне укыйлар һәм сүзләрдән җөмләләр төзиләр | 
| IX. Йомгаклау | |
| – Без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? – Нинди күнегүләр җиңел булды? – Кайсы күнегүләр авыр булды? ТИМ-ЧИР-ИР | Җавап бирәләр. 
 
 Укучылар фейерверк ясыйлар | 
| X. Билгеләр кую. Өй эшен бирү | Үткәннәрне кабатларга | 
