Экология тәрбиясе бирүдә гаилә һәм мәктәпнең бердәм эшчәнлеге

№42

Гөлназ ШӘМСИЕВА,

Азнакай районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге методисты

 Тәрбия бирү – меңьеллык «агач». Бу агач үзенең тамырларын төрле якларга җибәргән, тамырлар  дистә еллар дәвамында иң кыйммәтле һәм иң мөһим байлыкларны үзләренә туплый. Һәр тамырның үз исеме бар: хезмәт, патриот, әхлак, экология.

Экология тәрбиясе – кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Җәмгыять елдан-ел үзгәрә, яңа үрләр яулый, шул ук вакытта экология зыян күрә, авырый. Табигать бездән ярдәм сорый. Безнең алда «Без табигатькә ничек ярдәм итә алабыз?» дигән иң мөһим сорау  килеп туа.

Гаилә һәм мәктәп – игезәкләр. Алар, кулга-кул тотынышып, алга,  бер максатка барырга тиеш. Шул вакытта гына без әхлаклы, сизгер, ярдәмчел балалар тәрбияли алачакбыз. Ата-аналар һәм укытучылар  тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк булырга тиешләр. Балалар безне кабатлый, чөнки без аларны һәрвакыт, һәрдаим  сүзебез, тәртибебез, хәрәкәтебез белән, хәтта үзебез алар янында булмаганда да тәрбиялибез.

 Әти-әниләр балалар белән бергә агач утыртса, үсентеләрне тәрбияләргә өйрәтсә, бергәләп сыерчык оялары ясаса, кошларны күзәтсә, чәчәкләрнең орлыкларын җыйса, табигатьне күзәтсә, ишегалдын, урамнарны  җыештырса – алар кечкенәдән үк балаларда табигатькә, аның байлыкларына  сак караш тәрбиялиләр. Тәрәзә төбендә үсә торган гөлләр, тәрәзә каршындагы куаклар  – экология тәрбиясендә беренче адымнар.

  Табигать, аның байлыклары, матурлыгы турында шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр уку, фикер алышу, табигатькә чыккач, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү – болар – әти-әниләрнең зур хезмәте. Гаилә белән бергәләп туган якны өйрәнү музейларына, рәссамнарның күргәзмәләренә йөрү, табигать күренешләренә багышланган фотогалереяларга бару бала күңелендә яхшы эз калдырачак. Балалар кечкенәдән матурлыкка омтыла: чәчәкләрне өзәргә, күбәләкләрне, кырмыскаларны  тотарга ашыгалар. Бу очракта өлкәннәрдән сабырлык һәм акыллы булу сорала, балага үтемле итеп бөтен теләкләрнең  дә тормышка ашмаганлыгын аңлату мәҗбүри. Бергәләп урманнарга, күл, елга буйларына бару, балык тоту, җиләк җыю  – ял итү өчен генә түгел, бәлки, максатчан рәвештә табигатьне саклау буенча өйрәнү дә булырга тиеш. Мондый сәяхәтләр балаларга уңай тәэсир итә, табигать белән аралашырга өйрәтә.

Гаиләдә йорт хайваннары бар икән, әти-әниләрнең аларга карата булган җылы мөнәсәбәтләрен күреп, балаларның да яхшы күңелле, ярдәмчел булырга теләкләре туа. Мондый гаиләләрдә балалар кайгыртучан, кешелекле булып үсә. Экологик тәрбия билгеле бер вакыт эчендә туктамый, ул гомер буе дәвам итә. Кеше бит – табигать баласы. Укучылар белән даими үткәрелгән чисталык, урман дәресләре, Җир, Су, Кошлар көненә багышланган конференцияләрдә, «Парклар маршы» бәйгесендә укучыларыбыз бик теләп катнашалар, уңышларга ирешәләр. Экологиядән үткәрелгән олимпиадаларда да, көчләрен сынашып, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларыбызның иң яраткан табигать почмагы – Чатыр тау. Тауның түбәсенә күтәрелеп, үсемлекләрнең матурлыкларын, кошларның тавышларын, суырларның йөгерешкәннәрен күзәтү аларның иң яраткан шөгыле. Һәр яз саен сыерчыкларны яңа оялар белән каршылаганда, әтиләрнең дә теләп балаларга ярдәм иткәннәрен, ояларны агачларга эләргә булышканнарын  күрү зур шатлык. Чыгарылыш укучыларыбызның истәлеккә  эрбет агачлары утыртулары матур традициягә әйләнде.

 Мәктәп яны тәҗрибә участокларында эшләгәндә, балаларга  физик хезмәт белән генә шөгыльләнү түгел, бәлки кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләрне күзәтү максаты да куела. Походлар вакытында безнең якка хас кошлар, хайваннар, үсемлекләр, аларның яшәү урыннары, саннары, Кызыл китапка кертелгән төрләре турында сорауларга җаваплар алабыз. Табигатьтә бер нәрсә дә  мәңгелек түгел, булганына канәгать булырга кирәк икәнен аңлау зарур. Кешеләр бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгелләр. Үзләре тудырганны, табигать бүләк иткәнне киләчәк буын өчен калдыру, мәдәниятле кеше тәрбияләү, әйләнә-тирәне сакларга омтылучы яшь буын үстерү – ата-аналарның, укытучыларның төп бурычы.