Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмияте
№42
Әлфия ИСРАФИЛОВА,
Актаныш районы Чалманарат төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин буш вакытларда авылдашыбыз Мөхәммәт Мирзаның шигырьләр китабын укырга яратам. Ул иҗат иткән шигырьләрнең һәр юлы, һәр сүзе тирән мәгънәгә ия, һәр җөмләсенә салынган фикер күңелләрне дулкынландыра, уйландыра, моңландыра. Аның әсәрләрендә безнең тормыш, без ясаган ялгышлар, без яулаган үрләр, без эшләгән эшләр, эшләргә ниятләгән уйлар, ирешелмәгән максатлар, чынга ашмаган хыяллар, уй-теләкләр, адашып йөргәннәргә, тормышта үз урынын табалмаганнарга киңәш-фикерләр, иманга эндәүче киңәшләр – барысы да бар.
М. Мирза иҗаты укучы балаларны нәрсәгә өйрәтә ала, аның иҗатында без нинди тәрбияви сыйфатлар күрә алабыз, мин шуларга тукталып китәргә телим:
– тормышта тудырылган барлык мөмкинлекләрнең, уңышларга ирешүләрнең, Алла тарафыннан бирелгәнлеген тоемлап, шагыйрь бүгенге көннән канәгать һәм аңа бик рәхмәтле. Фатихалы көн, ил-көн иминлеге, нәсел-ыру исәнлеге, рух яктылыгы, ризык муллыгы, саулык, рәхәтләнеп иҗат итү мөмкинлеге, хәер-савап гамәлендә ачык юллар, камиллеккә ирешү – барысы да бер Алладан, ди язучы. (Газәл. “Фатихасыз бер көнем дә торалмам”.)
– мәңгелек нурга төренгән бердәнбер хаклык үрнәге – ул Коръән, – ди шагыйрь. Малы белән тәкәбберләнеп йөргән, бер хәдис, бер аять белмәгән, мин-минлеген алга сөргән бәндәләрне дә, газапланучыларны да, тәүбә кылып, хак юлларга басучыларны да – барысын да Коръән укырга, аны аңларга чакыра язучы. Фани дөньяда савапланып калырга киңәш итә. (Газәл. “Коръән – бел, хаклык үрнәге бердәнбер”.)
– тормыш, яшәү рәвеше, замана сулышын сафларга тели шагыйрь күңеле. Чал чәчле замана – бабам чорында ничек булса, бүген дә шул рәвештә. Бүген дә бәндәләр җир өчен сугыша, кардәш-кавем бер-берсен аямый, туганнар кот, иман дигән нәрсәләрне аңламый, ана – улны, ата кызны белергә теләми, замананың йөзендә йөз яра һәм бу күренешне агачыннан коелган яфрак капласа да, аның өстендә яңа яшел үлән үссә дә, кара кан исе хәтердән чыкмас, дип борчыла шагыйрь йөрәге. (Газәл. “Үтеп бара заман, тузган чал чәче”.)
– Җир − туган йортыбыз! Аны сакларга, тәрбияләргә, аның өчен борчылып торырга кирәк. “Җир – тере, ашатмасаң, эчертмәсәң, ул да үлә”, – дип яза автор бер гыйбарәсендә. Туган җиребезне, туган ягыбызны аның батыр уллары һәрвакыт саклап торган, дошман яуларына каршы чыгып, ирек өчен җан кылып көрәшкән. Бүгенге көннең чәчәк атып яшәү рәвеше − үткәнебезнең аяусыз көрәш нәтиҗәсе. Бүгенге көн ир-егете дә туган җирен явыз күзләрдән саклар өчен әзер булып үсәргә тиеш:
Ир теләге – бер сылу вә бер аттыр…
Ил терәге – бер пәһлеван ир-аттыр.
И Тәңрем, кодрәтең киң, бу илнең
Син пәһлеваннарын арттыр…
Гомерләр ничек үтсә дә үтә, ләкин ул матур, мәгънәле үтсә, җаның тыныч була. Мөхәммәт Мирзаның кыска бер шигырендәге кебек комсызлык, мәгънәсез, нәтиҗәсез бүлеш “уеннары” кирәкми безгә:
Айны, Марсны бүләләр,
Җиргә туймаслар…
Югарыда язылган икеюллыкны шагыйрьнең бер гыйбарәсе белән аңлатыр идем: “Чик табигый рәвештә дә, канун рәвешендә дә билгеләнгән шарттыр. Чикне бозган – үз-үзенә һәм башкаларга уңайсызлык тудырган дигән сүз… димәк, ирекнең дә “чиге” бар. Чикне бозган башкаларның иреген кыскан була… Һәм киресенчә… Һәркем үз чиген белергә, файдаланырга сакларга тиеш…
Димәк, һәр кеше туган илендә, иректә бәхетле тормыш кичереп яшәргә хаклы; шул ук вакытта аның күңел түрендә туган иленә карата ватанпәрвәрлек хисләре мәңгелек булырга тиеш.
Һәркем
Бәхетле тик шул чакта:
Илең булса ирекле;
Ил агаң игелекле;
Туган – бергә тиң-тигез;
Торган җир булса газиз. (“Ил бәхете”)
– Бөтен дөньяга сибелгән татар халкын бүген нигезендә нык торган җөмһүриятебез, ана телебез, мәдәниятебез, тарихи мирасыбыз, азат, бәйсез булу кебек горурлык хисләре бер-берсенә бәйли. Татар милләте бүген исән-сау икән, ул К.Насыйри, Г.Тукай, Х.Туфан, Г.Исхакый, М.Җәлил кебек язучыларыбызга һәм шагыйрьләребезгә бурычлы. Аларның барысын да бер нәрсә – милләтне, телне һәм кешеләрне ярату, иҗади илһам, шигъри җанлы, моңлы гамь иясе булу берләштерә.
Тарих тамырыннан
Төртеп чыкты курпы.
Куркып калды дөнья:
– Тартар, татар, ургы…
Алар үзләренең иҗатларында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйлар, ничек милләт буларак сакланып калу мәсьәләсен дә күтәрәләр. Бары тик милли үзаңы югары булган кешенең генә шәхес булып формалаша алуын күрсәтәләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия икәнлеген һәрберебез яхшы төшенә. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз, дигән сүз. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтең белән, ана телең белән горурланырга кирәк. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү – бәхет ул.
“Милләтеңә мәхәббәт хисләреннән дә бигрәк аның белән горурлану хисләре өстә тору фарыз…” − дип яза Мөхәммәт Мирза гыйбарәләренең берсендә. Әйе, татар милләте, чыннан да, үзенең барлыгы белән, бай тарихы, өметле киләчәге белән көчле. Ләкин бу хис башка милләт вәкилләренә карата да хөрмәт, ихтирам рәвешендә сизелергә тиеш. “Башка милләтләргә кечерәйтеп һәм җирәнеп караучы милләт – миһербансыз һәм мин-минлекле милләт”, − дип яза шагыйрь.
Милләтләр арасындагы дуслык − тыныч тормыш нигезе. Үзең утырган ботакка үзең балта чабып, үз тормышыңның астын өскә китерүдә мәгънә юк… Татар халкына да үзара дус булып, башка милләт вәкилләренә үрнәк булып калу киңәш ителә:
“…Тора дөнья”
Гаҗәпләнеп тора дөнья:
– Нишли татар, нишли? – дип, –
Бербөтен булу кирәктә,
Берсен-берсе тешли, дип…
– язылган юллар һәммәбезне уйланырга мәҗбүр итә. Уйланылмаган адымнар, үзара ызгышулар − милләтнең дәрәҗәсен төшерә торган чаралар.
Мөхәммәт Мирза үз гыйбарәләрендә катнаш никах мәсьәләләрен дә яктырта. “Чит кавемгә, чит милләт кешесенә кияүгә кыз бирү – аларның милләтен үрчетү, көчәйтү, куәтләндерү…”, – дип саный ул.
Мәктәпләрдә, чын татар гаиләсенең өстенлекләрен пропагандалап, төрле гаилә бәйрәмнәре үткәрергә, оста һәм нечкә сиземләүне эшкә җигеп, катнаш никахның нигә китерәчәген аңлату эшләре алып барырга кирәк. Катнаш никахлы гаиләдә туачак балалар беркайчан да татар милләте вәкилләре булмаячак, телен-иманын, милли үзаңын, гореф-гадәтләрен, милли хис-тойгысын, ягъни чын асылын югалтачак.
“Милли үзаң – бөтен бер халыкның үз-үзенә читтән карый ала белүе… Киләчәккә бару өчен үз аты, үз арбасы һәм иң мөһиме – үз юлын таба белүе… һәм югалтмавы…”, “Мәнфәгатьләре милләтнекеннән өстен – милләтпәрвәр була алмый”, “Милләт яшәсен өчен, санын, сынын, ысулын һәрдаим кайгырту зарур”… мондый акыллы гыйбарәләрне Мөхәммәт Мирза иҗатыннан күп табарга мөмкин. Милләт − гаиләдә милли тәрбия булганда гына үз көчендә кала. Милләтеңә тугъры мөселман татар кешесе булу мең тапкырлар ялгыш юллардан артык, өстен. Мөхәммәт Мирза гыйбарәләре шул хакта кисәтә.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе − туган тел. “Телсез калу − милли мескенлек, − дип яза Мөхәммәт Мирза. − Тел булмагач – ишеткәнне, күргәнне, белгәнне дә әйтеп булмый. Кирәкне сорап, булганны биреп булмый… Телсезлек – бөтенләй бетү билгесе.”
− Башка телләрне белү яхшы күренеш, ләкин үз ана телеңне белмәү яки белергә теләмәү – туган телеңне түбәнсетү, милләтеңнән ваз кичү, дигән фикер үткәрә шагыйрь бер гыйбарәсендә.
Милләт буларак танылу өчен һәркем үз ана телен камил белергә, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәргә, үзе туган һәм торган җирдә гөлбакча итеп тормыш корырга тиеш…Әле еракка китеп өлгермәгән тарих безгә мондый дөреслекне җиткерә:
Булды, булды – яшәдек без
Тукайсыз заман.
Аннан соң гомер кичердек
Туфансыз заман.
Җәлилсез дә яшәдек ич –
Хәтерләр исән;
Телне тешләтте замана,
“Исхакый” дисәң…
Зурлыйсымы, хурлыйсымы
Бүгенеге көнне?
“Сукыр тәкә” уйныйбыз күк.
Бәйләми күзне…
Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калган. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
Изге бер амәнәт итеп,
Догасына тиңләп,
Тукае туган көнендә
Шигырь укый милләт!..
Әлеге юллар белән Мөхәммәт Мирза татар милләтенең, татар теленең бөеклегенә, бердәмлегенә горурланып, сөенеп дан җырлый. Димәк, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез бар!
– М.Мирза шигырьләрен уку барышында без аның халык авыз иҗаты әсәрләренә – мәкаль-әйтемнәргә еш мөрәҗәгать итүен күрәбез. Бу бер яктан авторның осталыгын-тапкырлыгын күрсәтеп торса, икенче яктан ул укучыга тәрбияви тәэсир дә ясый. “Бер кат кисәр өчен, җиде кат үлчәгән”, “Бүредән куркып урманга бармаган”, “Телнең сөяге юк”, “Адәм баласының авызы әйткәнне колагы ишетә”, “Буе бер карышның сакалы биш карыш”, “Юрганына карап аягын сузмаган”, “Яшен яшәгән дә – ашын ашамаган”, “Адәм баласының биргәне дөя дә, алганы энәдер”, “Авызы пешә торыр, һаман көтә торыр”, “Адәм баласының тәкъдире ни язган – шунда ук күренә”, “Сөяксез тел һәрчак артыгын сөйләгән, адәм баласының кәкре каенга аркасын сөягән”, “Сукырдан яшь чыгар, чын-чынлап еласа… адәм баласы бай – тумаган колыны билен сындырмаса”, “Сүздән ботка пешәр”, “Утырган ботакка балтасын органы”, “Уеннан уймагы чыгып кына торыр” һәм башка бик күп шундый мисаллар китерергә булыр иде. Шагыйрь үзенчәрәк үзгәртеп кулланган татар халык әйтемнәре, мәкальләре аның шигырьләренә яңача яңгыраш керткән, ә җуелмас мәгънә сакланган!
– Олы кеше уйларыннан чыгып язылган “Сабыйлык гөнаһы” исемле шигыре дә игътибарга лаек. Автор анда кечкенә чагында чабаталы бабайны хәерче дип, ә юләрләнгән бер апаны тиле дип мыскыллаганын үкенечле хисләр белән яза. Аңа хәзер оят! Агач таяк таккан, гарип агай-эне кебек, үзе нәкъ аныңча атлап, уңга-сулга түнеп йөри башлагач кына бабай һәм апа хәлен аңлаган ул. Менә шундый мәгәнәсез хәлгә кала күрмәгез, дип кисәтә шагыйрь үз укучысын. Бу шигырь, әлбәттә, көчле әхлакый тәрбия бирә.
– Тормышта туганнарның роле, синең аларга мөнәсәбәтең, карашың турында да уйланырга мәҗбүр итә торган М.Мирзаның “Белә торып” исемле дүртьюллыгына тукталасым килә:
Туган туганын рәнҗетә бик еш,
Белә шул ул аның кичерәсен.
Кайчак чикне якын итәбез, –
Белмибез лә агу эчерәсен .
Димәк, туганың белән күпме генә сүзгә килсәң дә, ул сиңа беркайчан зыян салмаячак, чит-ятларга ышанганчы, үз туганың арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне кадерләп сакларга, аңлашылмаучанлыклар чыкканда сабыр гына тыңлый белергә, үпкәләрне таратырга, ачу сакламаска кирәк.
– Әйе, олы кешеләр, апалар, абыйлар – алар да бит кемнеңдер газиз туганнары, әти-әниләре. Шагыйрь М.Мирза да әнкәсенә булган кадер-хөрмәт хисләрен шигъри юлларга тезеп сала. Ул юлларда әниләрне ярату, әниләрне олылау хисләре ярылып ята.
Кичер, Әнкәй,
Ничә кабат
Җыенып та,
Бер җыр да язалмадым
Синең хакта.
Сүзләремнән баскыч тезеп,
Үрелсәм биеклегеңә,
Кимчелек китермәм микән,
Әнкәм, бөеклегеңә?
Күргәнебезчә, шагыйрь, әнисенә багышлап җыр чыгарудан тарсынып тора, ул дөрес сүз кулланмам дип борчыла яки уңышсыз кулланылган сүздән әнисенең бөеклеген кимсетермен, дип сагая. Бу юллар безнең барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Автор әнкәйләрнең бөеклеген аңлатырга тели һәм әнисен һәрвакытта үз янәшәсендә, күзалдында, уйларында булуын, сагынуын яза:
Карашыңны тоям һәр тарафта:
Агып барган ап-ак болыттан да,
Ак күбеккә баткан шомырттан да,
Бармак имеп яткан оныктан да.
Бу юлларның хаклыгына әнисез калгач бигрәк тә инанасың, әни кешенең карашын тирә-юньнән эзлисең, табарга тырышасың, тоярга тырышасың, тик кайтарып кына булмый шул аларны! Үсеп буйга җиткәч тә, үзебез әти-әни булгач та, әниләрнең яныбызда кирәклеге, аларның изге теләкләренә мохтаҗлыкны аңлатырга тели шагыйрь үз укучысына.
– Шагыйрь үзенә гомер биргән әти-әнисенә рәхмәтле, дүрт ягы төзек булганга, сәламәт булганга канәгать. Гомумән, һәр туган көнгә шатланып яшәүне өстен күреп, кешеләр һәр нәрсәгә кызыксынып карап, игътибарлы булып, сак та булып яши белергә тиешләр. Мәсәлән, “Көздә бермәл” шигырендә коелган сары яфракларның кайчандыр тибрәлгән чакларын искә төшерә, “Тынлык” шигырендә уй агышын, караш тавышын могҗизага тиң тынлыкта башкарылуын сурәтли, “Көз” шигырендә сөйкемле көзне көн дә күлмәген алыштыручы кызлар белән чагыштыра, “Болыт” шигырендәге болытларны җәен тире пешүдән, кышын өшүдән саклый, ди, чишмә суларының тәмлелеге, Агыйдел буйлары, болынлыклар, туган як җирләре, кояшы, җилләре, төннәре, көннәре, ае, йолдызы, ак шомырт чәчкәләре һәм дөньяның, табигатьнең башка бик күп нечкәлекләре, образлары, күренешләре, халәтләре, бар гүзәллеге шагыйрьнең фәлсәфә катыш шигъри юлларында урын алган. Мондый сурәтләү безне тирә-юнебезгә сокланып карарга, табигать биргән муллыкны күрә белергә һәм сакларга өйрәтә.
Фикерләрне йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: Мөхәммәт Мирза − туган авылыбыз Чалманартның барлык мәрхәмәтен, әнкәсе-әткәсенең барлык тәрбиясен, назын, дусларының хөрмәтен күреп, инде еллар узып, күңел халәте кушуынча шигырь дөньясында яшәүче, төрле милләт халыкларын матурлыкка, әхлакка әйдәүче, үз укучысына әйтер сүзе бик күп булган шәхес!
Мөхәммәт Мирза шигырьләре белән балаларны да, өлкәннәрне дә тәрбияләп була: аның шигырьләрендә рифмага салынган, йөрәкнең чын хисләре, чын фикерләр, чын нәтиҗәләр бар. Шигырь юлларына салынган һәр сүздә тормыш чынбарлыгы, яхшы булырга өндәү, ялгышлардан сакланырга чакыру, тормышны яратырга өйрәтү, үзеңне хөрмәт иткән кебек тирә-юньдәгеләргә, туганнарга, дусларга, ата-анага, табигатькә ихтирамлы, ягымлы булырга чакыру бар.
Мөхәммәт Мирза фәлсәфәсенең чиге юк!
Әдәбият
Мирза М. Тере су: Газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б.
Мирза М. Адәм баласы: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 448 б.
Мирза М. Турайгыр. – Казан, 1998. – 133 б