Гаилә – дәүләт нигезе
№41
(Гаилә бәйрәме сценариесе)
Резидә ГАЯЗОВА,
Балтач районы мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты
(Бәйрәм үткәреләсе зал матур итеп бизәлә. Алдан гаиләләрнең кул эшләреннән, нәсел шәҗәрәләреннән күргәзмә оештырыла.
Талгын музыка астында сәхнә артында укыла.)
Бер гөнаһсыз сабый аваз салды,
Яңгыратып барлык җиһанны.
Я, әйтегез, ата-ана өчен
Шушыннан да зур шатлык бармы?
Бала өчен ана утка керә,
Суга керә бала хакына.
Миһербанлы бала булсын диеп,
Туганына, газиз халкына.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Бала булган гаилә, йорт яме.
Бишек җыры җырлап тирбәткәндә,
Теләк тели ана күңеле.
Гомерле бул, балам, әрнү белмә
Кайгы күрмә, бул син бәхетле.
(Бишек җыры җырлана.)
1 нче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле әби-бабайларыбыз, кадерле әти-әниләребез, якын туганнарыбыз, укытучыларыбыз, укучыларыбыз һәм бәйрәмгә килгән кунаклар! Әйе, бүген бездә зур бәйрәм. Бүген бездә – Гаилә бәйрәме.
2 нче алып баручы. Районыбызда тыйнак кына яшәп, акыллы, белемгә омтылучан, тәртипле балалар үстерүче гаиләләр бик күп. Шуларны барлап, башкаларга үрнәк итеп кую максатыннан, районыбыз мәгариф идарәсе гаиләләр арасында «Гаилә – дәүләт нигезе» дигән конкурс игълан итте.
1 нче алып баручы. Декабрь-гыйнвар айларында һәр сыйныфтан бер гаилә – барысы 200ләп гаилә катнашып, авыл клубларында «Гаилә – гомер бишеге» исемле бәйрәмнәр уткәрелде.
2 нче алып баручы. Мәктәпләрдә жиңеп чыккан 30 үрнәк гаилә, Борбаш, Кенә, Ор, Куныр авылы мәдәният йортларында үткәрелгән зона бәйгеләрендә чыгыш ясап, гаилә жепләрен саклаучы, спорт сөюче, музыкаль, хезмәт сөюче, нык гаилә һ.б. номинацияләрдә жиңүчеләр булды.
1 нче алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, зоналарда жинеп, бүгенге бәйрәмдә катнашучы гаиләләребез белән танышыйк.
(Алып баручылар гаиләләрне үзара чиратлашып әйтә.)
Бөрбаш авылыннан Корбангалиевлар гаиләсе;
Кунырдан Саттаровлар гаиләсе;
Нөнәгәрдән Гарифуллиннар гаиләсе;
Субаштан Васильевлар гаиләсе;
Кече Лызидан Филипповлар гаиләсе;
Соснадан Хәбибуллиннар гаиләсе;
Түбән Кенәдән Ибраһимовлар гаиләсе;
Нормабаш авылыннан Галиповлар гаиләсе.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле күркәм гаиләләребез! Безнең бүген сезнең белән тагын да якыннанрак танышасыбыз, сезнең гаилә учагыгызның җылы нурларын башкаларга да өләшәсебез килә. Бүген бу сәхнә – сезнеке. Әйдәгез, рәхәтләнеп, бер күңел ачыгыз. Без сәхнәне сезгә тапшырабыз.
1 нче алып баручы. Ә хәзер сәхнәбез түренә Корбангалиевлар гаиләсе чыга. Алмаз белән Миләүшә гаиләсе – бүгенге бәйрәмебезнең иң яшь гаиләсе. Алар – һәрвакыт үзләреннән өлкәннәргә юл бирүчеләр. Әти-әниләренең сүзләреннән чыкмыйча, тату, матур гаилә корып яшәп яталар. Алмаз совхозда механизатор булып эшләсә, хатыны Миләүшә мәктәптә укытучы булып эшли. Ике бала тәрбиялиләр, балалар үстерүдә әби-бабай – бу гаиләдә зур терәк. Алмазның дүрт кыз туганы бар. Алар бик тә туган җанлы, кешелекле. Туганнар бер-берсе өчен үлеп торалар, һәрвакыт бергә, бер-берсен яратып, кадерләп яшиләр. Бу – әти-әни тәрбиясе. Корбангалиевлар гаиләсен чын җырчылар гаиләсе дип атарга була. Алар мәдәният йортында үткән бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Хәзер аларның шундый икәненә сез үзегез дә инанырсыз. Шулай итеп, сәхнә түрендә – Корбангалиевлар гаиләсе. Рәхим итегез.
2 нче алып баручы. Шушы жирлектә яшәп, гомер сукмакларын узган чакта әйләнә-тирәне, андагы үзгәрешләрне, анда яшәүче кешеләрне күзәтәсең, һәм сина шундый илаһи затлар очрый. Аларнын хыяллары бай, тормышта кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып тора. Шундый гаиләләрнең берсе Куныр авылында яшәүче Саттаровлар гаиләсе бүген бездә кунакта.
1 нче алып баручы. Гаилә башлыгы Ленар Билсур улы Саттаров гаиләдә – өченче бала. Үзенең язмышын туган авылы белән бәйләгән Ленар хезмәтен балаларга белем бирүгә багышлады. Менә 21 ел инде ул мәктәптә физик тәрбия дәресләрен алып бара.Үзенең булачак тормыш иптәшен дә мәктәп коридорында очрата ул.
2 нче алып баручы. Әнисә – Ленарның гомер юлдашы гына түгел, хезмәттәше, үзләре гомер биргән ике малайның әнисе һәм укытучысы да. Ул 1974 елда Чутай авылында Рәфыйкъ абый һәм Дания апа гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлавына да, Кунырга килен булып төшкәненә дә быел 20 ел тула. Югары квалификация категориясенә ия булган әлеге мөгаллимнәрнең намуслы, тырыш хезмәте авылдашларынын күз алдында.
1 нче алып баручы. Хөрмәтле Саттаровлар, сүзне сезгә бирәбез.
2 нче алып баручы. Гаилә бәхетен, чын-чынлап әйткәндә, итеп әйткәндә әти белән әни тудыра. Гаилә бәхете –уртак бәхет ул. Әти борчылуы – әнигә, әнинең борчылуы – әтигә, бала борчуы ата белән анага уртак булмаса, шатлыклары уртак куаныч китермәсә, гаилә булыр иде микән ул? Тәгаен, Ходай кешеләрне менә шушы уртак борчуларны, уртак шатлыкларны күтәрергә җиңел булсын дип берләштергәндер. Кешеләрне бер-берсенә тиң итеп яраткандыр.
1 нче алып баручы. Менә шундый, бер-берсенә пар булган, бер- берсенә якын булган Субаш авылының иң күркәм гаиләләрнең берсе – Васильевлар гаиләсен сезнең игътибарга бик рәхәтләнеп тәкъдим итәбез. Алардагы яшәү матурлыгы, оптимизм бөтен авылга җитәрлек; хезмәт сөючәнлекләре белән уңышка ирешеп яшәүләре күбебезгә үрнәк.
2 нче алып баручы. Васильевлар гаиләсе авылда җыр-моңга, биюгә, юмор-шоуга сәләте ягыннан аерылып тора дисәк, һич ялгыш булмас. Көндәлек ыгы-зыгыны, мәшәкатьле тормышны гаилә башлыгы Илвир абый оста итеп, юмор-пародиягә әйләндерсә, ә Гөлназ апага тумыштан әдәби сәләт бирелгән. Кызлары да, әниләренә ияреп, шигырьләр яза, концертларда авылдашларын матур биюләре белән сөендерәләр. Өч бала тәрбияләп, каенана белән тигез-тату яшәгән бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.
1 нче алып баручы. А сейчас на сцену приглашаем приемную семью Филипповых из Малых Лызей.
Родилась семья 6 января 1990 года. Глава семьи, Филиппов Валерий Вениаминович, родился в д. Малые Лызи, работает в ЖКХ контролёром водопроводного хозяйства. Супруга – Татьяна Николаевна, родом из Кировской области, работает учителем начальных классов. В их семье воспитываются двое замечательных сынишек Илья и Никита. Они – участники различных конкурсов и соревнований.
Семью Филипповых отличает необыкновенное трудолюбие, любовь к детям и своему делу, готовность помочь советом и делом. В их семье создана атмосфера добра и уважения.
Традиция этой семьи – делать все домашние дела вместе: вести здоровый образ жизни, кататься на лыжах, коньках, играть в хоккей, рисовать, моделировать, одним словом – творить.
2 нче алып баручы. Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел-нәсәбәңне белү, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга күчерү, аның шәҗәрәсен өйрәнү. Боларны белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең тарихын белеп тә, өйрәнеп тә булмый. Моннан кала, гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту да – фарыз гамәл. Өлкән буын вәкилләрен изге итеп тану, аларның яхшы эш-гамәлләре белән горурлану хас.
1 нче алып баручы. Әйе, без бүген гаиләләребездә булган шушы гамәлләрнең барысын да күрербез.
2 нче алып баручы. Борылып аккан Шушма һәм Кубыр елгалары буенда, бөдрә таллар, чәчәкле болыннар уртасында сандугачлы язлары, мул уңышлы кырлары, салкын саф сулы чишмәләре, искиткеч тырыш, батыр йөрәкле, гаятъ гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән үзенчәлекле ул Чутай авылы. Авылда яшәүче, нәсел җепләре белән шул авылга килеп тоташучы авылдашларны барлаганда таң калырлык, сокланырлык нәсел шәҗәрәләренә тап буласың. Шуларның берсе – Амулныкылар нәселе. Бу нәсел кешеләренең Бөек Ватан сугышында, тылдагы каһарманлыклары, соклангыч язмышлары һәркемгә гыйбрәт булырлык.
Ә хәзер сәхнәгә шушы нәселдән чыккан Гарифуллиннар гаиләсен чакырабыз.
(Сосна авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе Зөлфәтнең «Нәсел тамгасы» дигән шигыре укылу фонында сәхнәгә чыга.)
Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз.
Әткәемә килеп ирешкән ул –
Нәсел тере! Исән калганбыз.
Ул тамганы әткәй, өй салганда,
Балта белән чапты нигезгә.
– Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!
Бу тамгада – адәм, фикер, ачыш…
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга
Бу тамганы – сулар агызмасын,
Бу тамганы – утлар алмасын.
Сукбай каны түгел – тамырыңда
Борынгыдан килгән кан ага.
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага.
1 нче алып баручы. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль нәкъ менә шушы гаиләгә туры килә. Өлкәннәрне хөрмәт итеп, яшьләргә юл биреп, бу йортта өч буын вәкиле дус, тату гомер кичерә. Әйдәгез әле, сүзне үзләренә бирик. (Хәбибуллиннар гаиләсе чыгыш ясый.)
2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шулай яшьләрчә җитез, уңган булуыгызны, пар килеш озак яшәвегезне теләп калабыз. Тазалык-саулык юлдашыгыз булсын, озын гомер сезгә!
1 нче алып баручы. Кенә авылында Ибраһимовлар гаиләсен авылда белмәгән кешеләр юктыр. Бер гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар: Айгөл, Сөмбел, Гадел – өч буын вәкиле, үзара аңлашып, дус, тату булып яшиләр. Алар гаиләсендәге җылы мөнәсәбәт, ягымлы күз карашы бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора.
2 нче алып баручы. Бу гаиләдә талантлар бихисап. Мәктәп, район конкурсларында (спортта, иҗади бәйгеләрдә) күп тапкырлар катнашып, призлы урыннарны гына яулаган гаилә дип тә атап була үзләрен. Үз тырышлыклары белән өй салып чыгып, ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр.
1 нче алып баручы. Ибраһимовлар гаиләсен иң бәхетле гаиләләрнең берсе дип әйтергә була. Өйдәге һәр эшне алар киңәшләшеп эшли беләләр. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт нык, мәхәббәтләре мәңгелек… Әйдәгез, якыннанрак танышу өчен сүзне үзләренә бирик.
2 нче алып баручы. Ә хәзер сәхнәбез түренә Нормабаш авылыннан Галиповлар гаиләсен чакырабыз.
1 нче алып баручы. Фәрит – биш балалы гаиләдә иң кечесе, ә Лилия – Салавыч Сәрдегәненнән Фруза апа һәм Илвир абыйларның алтынчы – төпчек балалары. Кече бала иркә була, дигән сүз аларга һич тә туры килми. Чөнки Фәрит-Лилия гаиләсе төп нигезнең җылысын саклап, туганнарны җыйнап, берләштереп, матур, тату гаилә булып яши. Балалары да шушы игътибарны, хөрмәтне күреп тәрбияләнә.
Аларның әби-бабайлары сугыш ачысын балачакларында татый. Тик гаилә башлыгы Фәритнең бертуган абыйсы Рафиска Әфган сугышын үз күзләре белән күрергә туры килә.
2 нче алып баручы. Галиповлар – күп балалы, җыр-моңга гашыйк, тәртипле һәм тыйнак, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел, кешелекле, гомумән, бар яктан үрнәк гаилә. Алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын балаларында да булдыру өчен зур эш алып бара. Олы уллары Рәмзис – хәзерге вакытта Казан электр транспорты техникумы студенты.Кызлары Илүзә һәм төпчек уллары Ислам Норма урта мәктәбендә белем алалар. Рәхим итегез, Сүз Галиповлар гаиләсенә бирелә. (Галиповлар чыгыш ясый.) Рәхмәт сезгә.
Ә хәзер бәйрәмдә катнашкан гаиләләрне кабат сәхнәгә чакырабыз.
1 нче алып баручы. Шулай итеп, бәйгедә катнашучы гаиләләребезнең чыгышлары тәмамланды. Гаиләләребезгә искиткеч соклануларыбызны белдереп, аларга чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйрәмебезгә килеп, аны тагын да ямьләндергәнегез өчен, балаларыгыз хакына тырышканыгыз, үзегезнең гаилә традицияләрен саклый һәм яклый алганыгыз өчен рәхмәт сезгә!
2 нче алып баручы. Ә хәзер гаилә бәйрәмендә катнашучыларны котлау өчен сәхнәгә районыбызның «Әтиләр берлеге» житәкчесе, үз гаиләсе белән күпсанлы бәйгеләрдә район, республика данын яклаган Булат Бакый улы Зиятдиновны чакырабыз. (Чыгыш ясый.)
1 нче алып баручы. Гаилә бәйрәмендә катнашучыларны котлау өчен сүзне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинга бирәбез. (Чыгыш ясый.)
2 нче алып баручы. Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыларыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Олыларның итагатьле киңәшен тота белү, аларның матур сыйфатларын үзләштерү яшьләрнең алдагы тормышларына ярдәм итәр, дигән теләктә калабыз.
1 нче алып баручы. Бүгенге көн тормыш дисбесен тагын бер көнгә күчереп куйды. Кичәбездә алган кичерешләр һәркемнең күңеленә онытылмас истәлек булып кереп калыр, дип ышанабыз. Алдагы көннәрдә дә матур очрашулар, күрешүләр насыйп булсын!
2 нче алып баручы. Сезгә алдагы көнегездә гаиләләрегезгә иминлек, хәерле озын гомер теләп саубуллашабыз. Бу дөньяда кемдер бәхетне – зур акчада, кемдер – саулыкта, кемдер байлыкта күрә. Бүгенге көннән һәркемгә үзегез көткән бәхет килсен, тыныч, матур гаиләләр булып яшәгез!