Кемнең итеге?

№40

(Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркемнәр өчен Яңа ел бәйрәменә әкият-сценарий)

Светлана МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Питрәчтәге 1нче “Кыңгыраучык” балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Катнашалар: Кар бабай, Төлке, Эт, Аю баласы, Кыш бабай, Кар кызы, балалар.

Зал уртасында чыршы. Чыршы астында зур көрт өеме. Кышкы әкият урманы.

Тавыш. (Музыка яңгырый.) Чыршы астына кышкы буран зур көрт өеп тутырды.

Сәхнәгә, иснәнә-иснәнә, эт йөгереп чыга, нәрсәдер исни һәм эт йөгереп чыгып китә.

Тавыш. Безнең чыршы җемелди һәрбер энәсе белән. Бик матур бәйрәм җитте, кинәт безнең көрт өеме терелде, борылды, күтәрелде, чын Кар бабайга әверелде. (Көрттән Кар бабай килеп чыга.) Бу безнең төп каһарман. Карагыз ул нинди!

Кар бабай. Эх, әйбәт! Гади генә кар өеме идем, Кар бабайга әверелдем, бар минем кулларым, бар минем аякларым. Китим әле урман буйлап сәяхәткә, кызыклы хәлләр эзләп. Кызык, мине юлда нәрсәләр көтәр икән?

Пәрдә артыннан итек ыргыталар, ул кар бабай өстенә төшә.

Кар бабай. Ой, нәрсә бу? Кем сугыша? Мин бит җавап та кайтара алам.

(Итекне карый.) Ә бу нәрсә? Ә, итек икән! Каян килде монда итек?! Һәм нигә ул бер генә? Итек, бик әйбәт. Күрәсең, кемдер югалткан. Хуҗасын табарга кирәк! Туңа бит! Йөрергә дә уңайсыз. (Икенче итек очып төшә.) Ой, икенче итек тә очып төште! Мондый салкын кышта кем итексез калган соң? Кыш көне итексез бер дә ярамый, итекнең хуҗасын табарга кирәк. (Чыршы тирәли җырлап бара.)

Мин Кар бабай, Кар бабай.

Кардан ясалган бабай.

Урман буйлап барам мин,

Итек хуҗасын табам мин.

Төлке. (Килеп чыга.) Сәлам, Кар бабай! Нәрсә күтәреп барасың, юлны кая тотасың?

Кар бабай. Менә бит, Төлкекәй, мин итек таптым. Хәзер юл буйлап барам, шушы итекнең хуҗасын табарга телим. Кемгәдер итексез бик салкын бит.

Төлке. Тыңла әле, Кар бабай, итек бик җылымы ул?

Кар бабай. Әлбәттә, син белми идеңме?

Төлке. (Кире якка.) Эх! Миңа да җылы итек кирәк, кыш көне минем тәпиләрем дә бик өши. (Кар бабайга карап.) Белүен беләм, тик бер нәрсә аңламыйм. Карап-карап торам да, бу минем итегем түгелме соң? Әйе шул, бу бит минем итегем. Бир миңа аны!

Кар бабай. Ничек инде? Синең бит аякларың дүртәү, ә итекләр икәү генә.

Төлке. Итекнең икесе өйдә калды.

Кар бабай. Мә, аягыңа ки, балалар белән чыршы тирәли әйлән. Итек аягыңда калса, синеке була.

Чыршы тирәли итек киеп ярышу. Ярышканда, төлкенең аягыннан итекләр төшеп кала.

Төлке. Эх! Итекләрне бирергә туры килә, ә алар шундый җылы иде. Ярар инде, үзенең хуҗасына кайтсыннар. Кар бабай! Мин дә синең белән итекнең хуҗасын эзләргә барыйм әле. Бергә күңеллерәк булыр.

Кар бабай. Дөрес шул, барырсың, ә телисеңме, мин сине салкын көннәрне җылынырга өйрәтәм?

Төлке. Әлбәттә, телим.

Кар бабай. Әгәр дә чын күңелдән биесәң, бернинди салкын да куркыныч түгел. Без сиңа балалар белән ничек биергә кирәклеген күрсәтәбез.

Төлке кызларга яулыклар тарата.

Төлке. Кемнең кулында яулыклар, безнең янга биергә чыгыгыз.

Бию көе яңгырый. Кызлар Төлке янына чыгалар, бергә бииләр, ә кар бабай малайларга түбәтәй тарата.

Кар бабай. Әйдәгез, малайлар, Төлкегә ничек биергә кирәклеген күрсәтик әле.

Татар бию көе яңгырый, кемнең башында  түбәтәй, барысы да Кар бабай белән бииләр, бию беткәннән соң, урыннарына утыралар.

Кар бабай. Нәрсә, Төлке, җылындыңмы?

Төлке. Әй! Ничек кенә әле.

Кар бабай. Әйдә, итекне ал да, киттек.

Төлке итекне алмакчы була, әмма, куркып, артка сикерә. Кар өеме артында ырылдаган тавыш ишетелә.

Төлке. Ай-ай-ай! Кар бабай, монда итек юк, әмма монда кемдер бар!

Көй ишетелә, кар өеме артыннан арты белән Аю баласы чыга.

Аю баласы. Беренчедән, кемдер түгел, ә аю баласы; икенчедән, кыш көне урманда шауларга ярамый; өченчедән, минем ояга нәрсә төшсә дә, шунда кала. Мин сезгә бернәрсә дә бирмим һәм сезне моннан куам.

Төлке. Аюкай, без бөтенләй шауламадык.

Аю баласы. Ничек инде шауламадыгыз? Башта миңа ике балта ташладыгыз, аннан аяк белән тыпырдай башладыгыз, кычкырдыгыз, хәтта минем өнемнең түшәме коела башлады.

Кар бабай. Аюкай, без белмичә биедек. Син безне кичер!

Төлке. Миңа Кар бабай салкын кыш көне ничек туңмаска икәнен өйрәтте, ә балалар безгә булыштылар. Син безне кичер һәм итекне безгә кайтар. Ул безгә бик кирәк.

Аю баласы. Миңа да кирәк.

Кар бабай. Кире аю баласы!

Төлке. Әйт әле, Кар бабай, синең кишерең бер генәме, артыгы юкмы? Без аны алыштырыр идек, аю бит баллы яшелчәләр ярата.

Кар бабай. Юк шул, бу борын-кишерне бирсәм сулый алмам, нишләргә икән?

Төлке. Кышка җәнлекләр кар астына бик күп яшелчәләр әзерләп кадыралар, шуларны эзләп тапсак, итеккә алыштырыр идек.

Кар бабай. Без таба алмыйбыз, ә балалар табачак. Карагыз әле, балалар, бәлки сез табарсыз, игътибар белән эзләгез.

Көй яңгырый. Балалар залда яшерелгән яшелчәләрне эзлиләр һәм аны Кар бабайның чиләгенә салалар.)

Аю баласы. Тагын нәрсәдер эзлиләр.

Төлке. Аюкай, без, синнән итек алыр өчен, яшелчәләр җыябыз.

Аю баласы. Монысы әйбәт.

Кар бабай. Менә кара, Аюкай, балалар сиңа күпме яшелчәләр җыйдылар. Без аны сиңа бушка гына бирмибез.

Төлке. Әйдә, алыштырыйк. Без сиңа – яшелчәләрне, ә син безгә итекләрне бирәсең.

Аю баласы. Яхшы. Мин яшелчәләр яратам, ә анда яшелчәләр күпме?

Кар бабай. Бик күп.

Төлке. Әйдә, безгә итекләрне тизрәк бир.

Аю баласы. (Итекләрне ала.) Менә алар.

Кар бабай белән Аю баласы, кара-каршы басып, чиләк белән итекләрне алышалар.

Кар бабай. Менә, Аюкай, хәзер йокларга ятсаң да ярый.

Аюкай яшелчәләрне алдына ала, уртага утыра һәм еларга керешә.

Кар бабай. (Чиләкне башына киеп.) Нәрсә булды инде тагын, нигә елыйсың?

Төлке. Итекләр җәлме?

Аю баласы. Миңа бирни дә җәл түгел.

Төлке. Ә нигә елыйсың?

Аю баласы. Чөнки йоклыйсым килми.

Кар бабай. Тапкан нәрсә өчен еларга. Телисеңме сиңа “Әлли-бәлли бәү”не җырлыйбыз?

Төлке. Әлбәттә, телим. Кем теләми инде аны, әйдәгез, балалар, җырлагыз!

Барысы да җырлыйлар.

Аю баласы. Бүтән еламам, йоклыйсым да килми.

Кар бабай. Ә нигә?

Аю баласы. Кыш көне аюларның ашарларына юк, шуның өчен алар кыш көне йоклыйлар. Ә минем бер капчык запасым бар, шуңа күрә йоклыйсым килми. Бөтен балалар да, җәнлекләр дә Яңа ел бәйрәмен каршылыйлар, ә мин һәрвакыт йоклыйм, ә хәзер йоклыйсым килми, Яңа елны каршы алырга иптәшләрем юк.

Кар бабай. Кайгырма, Аюкай, без сиңа иптәш табабыз, әйдә, безнең белән.

Эт өргән тавыш ишетелә. “Эт вальсы” көе яңгырый. Төлке белән Аю баласы чыршы янына качалар.

Эт. Һау! Исәнмесез!

Кар бабай. Син кем? Монда кайдан килдең?

Эт. Исәнмесез! Үзегез мине чакырдыгыз, ә килгәч, “Син кем?” – дип, сорыйсыз.

Төлке. Без беркемне дә чакырмадык.

Аю баласы. Чакырмадык!

Эт. Ничек инде? Һау! Һаман ишетеп тордым: “Иптәш, иптәш!”. Менә ул мин – Иптәш килеп җиттем.

Кар бабай. Без иптәш турында сөйләштек, ә синең турында түгел.

Эт. Иптәш менә мин инде ул. Эт – иң якын иптәш! Бигрәк тә үзенең хуҗасына. Курыкмагыз, мин тешләмим, мин бит – иптәш. (Аю баласы белән Төлке якынрак киләләр.) Әйдәгез, танышабыз! Сез кем?

Кар бабай. Мин – Кар бабай.

Төлке. Мин – Төлке.

Аю баласы. Ә минем исемем – Аюкай.

Эт. Мин бик шат. Сөйләгез нигә чакырдыгыз?

Кар бабай. Без Аюкайга Яңа ел каршыларга иптәш эзләргә булдык. Аның беркеме дә юк.

Эт. Мин дә эзлим, әлбәттә, иптәшне түгел, ә югалткан әйберемне, сез дә миңа булышсагыз иде. Аннан башка Яңа ел бәйрәме булмый.

Кар бабай. Ә нәрсә соң ул?

Эт. Минем хуҗам, күк буйлап чанада очып барганда, итекләрен төшереп җибәргән, хәзер өеннән чыга алмый, ә итекләре аның гади түгел, тылсымлы.

Төлке. Ә кем соң синең хуҗаң?

Эт. Минем хуҗам Яңа ел бәйрәменең башлыгы.

Кар бабай. Чынмы? Ул – Кыш бабай?

Эт. Нәкъ шулай! Хәтта хуҗамның исен тоям шикелле, әйтерсең ул монда.

Төлке. Кара әле, Кар бабай, теге итекләр Кыш бабайныкы түгелме икән?

Кар бабай. Шулай, ахрысы.

Эт. Сез нәрсә анда һаман пышылдашасыз һәм нәрсәдер качырасыз?

Кар бабай. (Итекләрне күрсәтеп.) Менә синең хуҗаңның итекләре.

Эт. Ура! Ура! Һау! Һау! Бик әйбәт! Тизрәк Кыш бабай янына.

Аю баласы. Ә мин сиңа Кыш бабай янына тизрәк барып җитәргә булышам.

Эт. Менә шәп! Алга – Кыш бабай янына.

Аю баласы белән эт чыгып йөгерәләр.

Кар бабай. Ә без сезнең белән Кыш бабайны каршыларга әзерләник. Ул безгә иң беренче булып килер дип уйлыйбыз.

Төлке. Әлбәттә, чөнки без аңа итекне табарга булыштык.

Кар бабай. Яңа ел ишек шакый. Кыш бабай да тиздән килеп җитә, күңел ачырга вакыт, түгәрәккә басыгыз, Кыш бабайны җыр белән каршы алыйк әле.

“Чыршыкай” җырын башкаралар.

Яңа ел бәйрәменә чакыру сигналы яңгырый. Кыш бабай, Кар кызы, Эт һәм Аю баласы керәләр.

Кыш бабай. (Таягы белән суга.)

Мин Кыш бабай, Кыш бабай.

Урманнар, кырлар аша килдем,

Кар-бураннар чыгардым,

Елгаларны боз белән капладым,

Һәр йортка кереп чыктым,

Бар кешене өшеттем,

Борыннарны чеметтем,

Чөнки мин бит Кыш бабай.

Кар кызы. Сезнең янга килергә без бик ашыктык. Авыр булды җитәргә, алай да без тырыштык, иптәшләр безгә булышты. Менә инде без монда.

Кыш бабай. Булган идем мин былтыр, быел сезне күрүемә мин бик шат. Басыгыз түгәрәккә, күңелле җыр белән каршы алыйк Яңа елны. Җырлыйк, яшел чыршыны мактап, күңел ачыйк бергәләп.

“Яңа ел” күмәк җырын башкаралар.

Яшел чыршының утларын кабызырга кирәк. Чыршыга һәм балаларга күңелле булсын, утлар кабынсын, йөзләр яктырсын! Яңа ел белән, дуслар!

Чыршыдагы утлар кабына. Чыршы янында уеннар, ярышлар уздырыла. Балалар шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, бүләкләр алалар.

Кыш бабай. Сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Саубуллашыйк, дуслар булып калыйк.

Аю баласы. Чыршы тирәсендә яңа иптәшләр белән күңелле!

Төлке. Хыялларыгыз чынга ашсын.

Кыш бабай. Спортны яратыгыз. Беркемне дә рәнҗетмәгез. Ә тагын мин сезгә телим: бер-берегезгә ачуланмагыз! Сау булыгыз дуслар!