Сүзтезмәләрне тикшерү

№40

(Татар мәктәбе. VII сыйныф)

Алсу МӘКЪСУТОВА,

Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: җөмләдән сүзтезмәләрне аера белү; сүзтезмәләрне тикшерү; күнегүләр эшләп, белемнәрне ныгыту; укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү; укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлар: дәреслек (Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина авторлыгында), карточкалар, презентация.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү

1. Сорау – җавап

‒ Сүзтезмә дип нәрсә атала? (Сүзтезмә ул ‒ үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике яки берничә мөстәкыйль мәгънәле сүз.)

‒ Сүзтезмәнең төркемчәсе ничек билгеләнә? (Ияртүче сүз кайсы сүз төркеменнән булса, сүзтезмә шул төркемчәдә була.)

‒ Ияртүче һәм иярүче сүзләр нинди бәйләүче чаралар белән бәйләнергә мөмкин? (Килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, фигыль формалары, янәшә килү юлы.)

2. Түбәндәге сүзләр тезмәсе барысы да сүзтезмәгә керәме?

Мин барам, ак һәм кара, безнең йортыбыз, Татарстан Республикасы, аның кебек, күз ачып йомганчы, бик уңайлы. (1 нче укучы: Сүзтезмәләр: безнең йортыбыз, бик уңайлы, чөнки алар үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора. 2 нче укучы. Мин барам – сүзләр арасында хәбәрлекле мөнәсәбәт (ия һәм хәбәр); ак һәм кара – тиңдәш кисәкләр; Татарстан Республикасы – тезмә сүз; аның кебек –ярдәмлек сүз (бәйлек) белән кулланылган мөстәкыйль сүз; күз ачып йомганчы – фразеологизм.)

II. Төп өлеш

1 Сүзтезмәләрне тикшерү.

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе. 2 нче слайд

1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алырга.

2. Ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләргә.

3. Ияртүче сүзнең кайсы сүз төркеме белән бирелүенә карап, сүзтезмәнең төрен күрсәтергә.

4. Сүзтезмә составындагы компонентларның бәйләүче чарасын билгеләргә.

Сүзтезмәләрне тикшерү үрнәге. 3 нче слайд

Син аларны кайда очраттың?

‒ Җөмләдән сүзтезмәләрне аерыгыз.

Кайда очраттың – ияртүче сүз – очраттың, иярүче сүз – кайда; фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә тору юлы белән бәйләнгән.

Аларны очраттың – ияртүче сүз ‒ очраттың, иярүче сүз ‒ аларны; фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.

‒ Тәкъдим ителгән җөмләдә ничә сүзтезмә бар? Бу сүзлек китапханәдә юк. 4 нче слайд

КОНЭРС (4 почмакта җаваплар язылган. Укучылар дөрес җавапны табып, тиешле чатка басалар. Парлашалар, җавапларын аңлаталар.)

Җавап күрсәтелә (2 сүзтезмә). 5 нче слайд

ТАЙМД ПЭС ШЭА (2 укучы киңәйтелгән җаваплары белән билгеле бер вакыт аралыгында аңлашалар)

Бу сүзлек – ияртүче сүз – сүзлек, иярүче сүз – бу; исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә килү юлы белән бәйләнгән.

Китапханәдә юк – ияртүче сүз – юк, иярүче сүз – китапханәдә; хәбәрлек сүз сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә урын-вакыт килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән. 6 нчы слайд

III. Материалны ныгыту өстендә эш.

1. Дәреслек белән эш (87 нче күнегү).

СИНГЛ РАУНД РОБИН (түгәрәк буенча һәр укучы җавап бирә)

1) Сүзтезмә булмаган берәмлекләрне табыгыз. (Кызыл һәм яшел, елга буйлап, мин яратам.) 7 нче слайд

2) Сүзтезмәләрне тикшерү.

Урманлы тау, салкын көн, әсәрне анализлау, шатланып йөрү, дуслар белән очрашу. (Дәфтәргә язу.)

2. Дәреслек (89 нчы күнегү) белән дәфтәрдә (45 нче бит) эш.

1) Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркатыгыз.

а) Сүзне төрлечә әйтеп була. (Сүзне әйтеп була, төрлечә әйтеп була.)

ә) Сүз күңелне җылыта. (Күңелне җылыта.)

б) Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә. (Чын бәхетне, бәхетне бирә.)

2. Аерып алган сүзтезмәләрне тиешле тәртиптә тикшерегез.

IV. Рефлексия

КОНЭРС (4 почмакта җаваплар язылган плакатлар эленгән, укучылар тиешле почмакны сайлыйлар.) Балаларга биремле (Тәкъдим ителгән гыйбарәләр арасыннан сүзтезмәләрне аерып алырга: гыйлем бирә, апаның күзлеге, сүзлек юк, син очраттың, ак һәм сары, урман буе, йөрергә уңайлы, синең шикелле, укучылар өчен кирәк) карточкалар таратыла. Укучылар тиешле почмакны сайлыйлар һәм, парлашып, сүзтезмәләрне тикшерәләр.

Нәтиҗә: Сүзтезмә – үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике яки берничә мөстәкыйль мәгънәле сүз.  8 нче слайд.

V. Йомгаклау

Укучыларның белемен бәяләү.

Өйгә эш бирү (88 нче күнегү).

Презентация.