Гомере аның моңлы бер җыр иде …
№39
(V сыйныфның рус төркемендә Муса Җәлил иҗаты буенча төзелгән татар әдәбияты дәресе)
Лилия ГАЛИЕВА,
Лениногорск шәһәре 2 нче белем бирү мәктәбенең югары квалификаия категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максатлар:
– М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тулыландыру, “Соңгы җыр” шигырен өйрәнү;
– сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
– фашизмга карата нәфрәт, туган илгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.
Материал: Ә.Р.Мотыйгуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф, Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. – 111 б.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, экран, презентация, интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, карточкалар.
Дәрес төре: катнаш (биографияне кабатлау һәм яңа әсәр белән танышу дәресе).
Методлар: әңгәмә, демонстрация, өлешчә эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйльлекне күрсәтү.
Алымнар: сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сингапур укыту структуралары куллану, төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Дусларыгыз белән исәнләшегез.
Укучылар. Исәнме дустым, хәлләрең ничек?
Мин сине көттем. Менә мин килдем.
Укытучы. Шулай матур итеп әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Безне бүген нинди эшләр көтә соң? Укучылар, экранга рәсемнәргә карагыз әле. Аларны нинди тема берләштерә? Искә төшереп китәбез.
(1-2 слайдта М.Җәлил һәйкәле, опера һәм балет театры бинасы һәм “Хөкем алдыннан” картинасы бирелә.)
Укучы. Беренче рәсемдә – герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәле. Ул Казанда урнашкан.
Укытучы. Әйе, дөрес.
Укучы. Икенче рәсемдә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасын күрәбез.
Укытучы. Бик яхшы.
Укучы. Өченче рәсемдә “Хөкем алдыннан” картинасы М.Җәлилне сурәтләгән.
Укытучы. Әйе, дөрес укучылар. Димәк, без бүген кем турында сөйләшәбез?
Укучылар. Шагыйрь М.Җәлил турында. (3 слайд. 1-2 мин.)
Укытучы. Әлбәттә, шулай. М.Җәлил кем соң ул? Сез аның тормышы турында нәрсәләр беләсез? Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә белгәннәребезне алдыгыздагы ак кәгазьгә язып, искә төшереп алыйк. Һәр өстәлдә 1 нче номерлы укучы кәгазьнең уртасына түгәрәк ясый һәм теманы яза. Бер минут вакыт эчендә тема белән бәйле сүзләр, фразалар язарга тырышыгыз.
(TOKИН МЭТ структурасы кулланыла, укучылар өстәл артында төркемнәрдә эшлиләр, яңа фикерләр тудыралар, нәтиҗә чыгаралар)
Укытучы. Укучылар, эшләрне өстәлләр арасында алмашып, фикерләшеп алыйк, сүзләр арасындагы бәйләнешне эзләгез.
(Укучылар сүзләр арасындагы бәйләнешне уклар белән билгелиләр, фикер алышалар һәм кире үз урыннарына утыралар. Иң уңышлы дип табылган бер өстәл үз эшләрен яклый, 2 мин вакыт бирелә)
Укытучы. М.Җәлилнең тормышы турында яхшы гына беләсез икән укучылар.
II. Уку мәсьәләсен кую һәм өлешләп чишү
Укытучы. Алга таба без менә шушы план буенча эшләрбез, укучылар.
(Тактада план язылган: тыңла – укы – уйла – тәрҗемә ит – фикер алыш.)
Укытучы. Без бүген дәрестә М.Җәлил иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез. Мин сезгә шагыйрьнең “Соңгы җыр” дигән шигырен тыңларга тәкъдим итәм. Аны татар халык артисты Айрат Арсланов укый. (4 слайд.)
Укытучы. Ә хәзер, дәреслектәге шигырьне җилкәдәш иптәшегезгә сәнгатьле итеп укып күрсәтегез. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. (Укучылар 21 нче биттәге шигырьне бер-берсенә ярты тавышка укый.)
Укытучы. Беренче өстәл артында утыручы укучылар безгә шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтсен. (Укучылар укый.)
Укытучы. Тыңладык, укыдык, ә хәзер уйлап, шигырьне кече төркемнәрдә, сүзлек файдаланып, тәрҗемә итегез. 3нче номерлы укучы башласын.
(5 слайдта 22 нче биттәге сүзлекчә бирелә, укучылар төркемнәрдә шигъри дүртьюллыкларны тәрҗемә итәләр.)
Укытучы. Тикшереп алыйк әле укучылар, сүзне өченче өстәл артында утыручы укучыларга бирәбез.
(Өченче өстәл артында утыручы укучылар шигырьне чиратлашып тәрҗемә итә.)
III. Шигырьне анализлау
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шигырь турында фикер алышыйк әле. Экранда сезгә сораулар тәкъдим ителә. (6 слайд.)
Укытучы. М.Җәлил бу шигырьне кайчан һәм кайда язган?
Укучы 1. Сугыш вакытында язган.
Укучы 2. Минемчә, М.Җәлил бу шигырьне төрмәдә язган. Монда төрмә сүзе бар.
Укытучы. Яхшы. Ни өчен шигырь “Соңгы җыр” дип атала? Шуны күрсәткән юлларны табып укыгыз.
Укучы 1. “Тик мин инде үләм,
Бу җырым – соңгысы.”
Укучы 2. Ул әсирлектә. Үлем алдыннан яза.
Укытучы. Шулай, укучылар! Әйдәгез әле, шигырь буенча карточкалардагы биремнәрне башкарыйк. Шигырьдә автор нинди ике теманы каршы куя һәм чагыштыра?
Укучы. Ирек һәм төрмә каршы куела.
Укытучы. Бу нинди сүзләрдә күренә? Алдыгыздагы карточкаларда буш урыннарны тутырыгыз.
(7 слайд. Таймд-пэа-шэа структурасы кулланыла, каршыда утыручы иптәшең белән эшләү. Алмашып тикшерү, фикер алышу.)
… – якты
… – караңгы
… – оча
… – ауныйм
… – үсә
… – кибәм
… – татлы
… – үләм
IV. Укытучы сүзе, интернет челтәреннән алынган өстәмә мәгълүмат бирү (8-10 слайдлар)
Бөек Ватан сугышы башлануга М.Җәлил фронтка китә. Ләкин, 1942 елны Волхов фронтында яраланып, фашистлар кулына эләгә. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу турында уйлый. Бер хыянәтче кеше аларны фашистларга сата. Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Ләкин шагыйрь туган иленә тугрылыклы булып кала. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәтен, фашистларга нәфрәтен белдергән шигырьләр яза. Аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Бу дәфтәрләргә «Моабит дәфтәрләре» дигән исем бирелә.
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмыйлар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.
Аның исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Ул безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
III. Рефлексия. Билгеләр кую. Йомгаклау (11 слайд)
Дәрескә үзанализ ясау. Һәр укучы карточкаларда бирелгән җөмләләрне тулыландыра.
Бүген мин дәрестә … белдем.
Иң авыры миңа … булды.
Иң җиңеле миңа … булды.
Бу дәрестән соң мин …. беләчәкмен.
Миңа әле … кирәк.
Укытучы. Каршыда утыручы иптәшегез бүген сезгә билге куя. (Нәтиҗә ясала.)
Өй эше
1) Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә;
2) М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча кроссворд яки башваткыч төзеп килергә.