Хикмәтле эшләпә
№38
(Җәйге ял аланында үткәрү өчен иҗади музыкаль-уен программасы)
Ирек РӘХМӘТУЛЛИН, Радия РӘХМӘТУЛЛИНА,
Арча педагогика көллияте укытучылары
(Сәхнәгә алып баручылар чыга.)
Егет. Исәнмесез, барыгызга да хәерле көн!
Кыз. Әйе, бүгенге «Хикмәтле эшләпә» дип аталган уен программасына килгән барлык кунакларга кайнар сәләмнәребезне җиткерәбез.
Бергә. Сәлам сезгә, сәлам! (Баш киемнәрен салалар.)
Егет. Ә ни өчен без баш киемнәрен салып исәнләштек икән? Үзем дә аңламый калдым.
Кыз. Беренчедән, исәнләшкәндә баш киемеңне салсаң, ул кешене хөрмәт итүне, аңа карата якты мөнәсәбәтне аңлата; икенчедән, без бүген баш киемнәре турында сөйләшергә уйладык.
Егет. Беренче баш киемнәрен галимнәр инде бик күп еллар элек уйлап тапканар. Инде 23000 ел элек кешеләр үзләренә баш киемнәре җитештергәннәр. Шуларның бер төрлесе болан мөгезеннән эшләнгән.
Кыз. Ничек инде?
Егет. Шулай! Болан мөгезен баш киеменә беркеткәннәр дә ауга чыкканда кигәннәр. Димәк, аларның һәр эш өчен аерым баш киеме булган.
Кыз. Бу бик күптәнге хәлләр. Хәзерге көндә һәр кешенең гардеробында бик күп төрле баш киемнәрен күрергә була. Ә сез нинди башлыклар киеп йөрисез? (Командалар баш киемнәрен атыйлар.)
Егет. Карале, дөньяда күпме баш киемнәре бар икән!
Кыз. Менә шулай итеп, безнең «Хикмәтле эшләпә» дип аталган программабыз башланып та китте.
Егет. Тик башта бәйгебезнең кагыйдәләре белән танышып китик. Бүгенге кичәбез кызыклы, күңелле үтсен өчен, сезнең актив булуыгыз көтелә.
Кыз. Беренче бәйгебезне башлаганчы, командаларны бирегә чакырыйк. Күзләреннән күрәм – алар монда чыгарга ашкынып торалар.
(Командалар сәхнәгә менәләр һәм үзләре белән таныштыралар.)
Кыз. Әйтеп карагыз әле, без өйгә кергәндә яки кунакка баргач, иң элек нәрсә эшлибез?
Егет. Дөрес, аяк һәм баш киемнәрен салабыз да элгечкә яки шкафка урнаштырабыз. Хәзер сез дә баш киемнәрегезне элгечкә эләрсез, дөресрәге ыргытырсыз. Элгеч урынына 3 таяк булыр. Хәзер сез, бераз читкә китеп, менә шушы баш киемен таякка эләгә торган итеп ыргытасыз. Кайсыгызныкы эләгә, шуңа бер каурый бирәбез.
(Нәтиҗә ясала һәм командалар сәхнәдән төшәләр.)
Кыз. Балаларга кыш көне урамга чыкканда, башларына чепчик, өстеннән юка шапка, ә инде бик салкын һәм җилле булса, мехлы баш киемнәре кидерәләр.
Егет. Әйе, балачакта шулай булган. Ә менә хәзер башка ничә башлык киеп була икән?
Кыз. Тикшереп карыйк. Һәр командадан бер кеше чакырыла. Менә монда төрле баш киемнәре. Сез аларны башыгызга кияргә тиешсез. Кайсыгыз тизрәк һәм күбрәк баш киеме кия – шул җиңүче!
(Нәтиҗә ясала һәм уенчылар сәхнәдән төшәләр. Алып баручы егет башына цилиндр киеп чыга.)
Кыз. Нигә моны башыңа кидең?
Егет. Кидем әле, әллә килешмиме?
Кыз. Ярыйсы үзе, килешә дип әйтимме соң? Европа һәм Америка сулышлары кереп китте.
Егет. Әйе, дөрес, бу баш киеме безгә Америкадан килгән. Аны Америка колонистлары киеп йөргән, чөнки ул ирекле булуны символлаштырган. Ә бераздан 1789 нчы елда Франциядә кия башлаганнар.
Кыз. Тукта әле, бу баш киеме ничек атала соң?
Егет. Әйтмим, әнә залда утыручылардан сора.
Кыз. Хәзерге заманда мондый баш киемнәрен кимиләр. Ләкин аны башка төрле дә кулланып була. Чираттагы бәйгебез «Үткен күз» дип атала. Командаларга утырган килеш бер сорау бирәм. Җавап биргәнче, бик яхшы уйлагыз. Бу цилиндрга күпме кегли сыя ала? Ашыкмыйча, уйлап җавап бирегез.
(Командалар җавап бирәләр.)
Кыз. Тикшереп карыйк. (Бәйгедә җиңүчене билгелиләр.) Кара әле, ә минем баш киемем ничегрәк соң, ә?
Егет. Болай, ярыйсы гына. Әллә баш киемең кечерәк, әллә башың зур – һич аңлый алмыйм.
Кыз. (Үпкәләп.) Сиңа әйтеп торам тагын…
Егет. Йә, үпкәләмә инде, бик килешә, дип әйтәсе килгән иде минем. Әйдә бер уен уйнап алабыз.
Кыз. Командаларны сәхнәгә чакырабыз. Бу уеныбыз «Кем тизрәк?» дип атала. Хәзер түгәрәккә басабыз. Сез 9 кеше, уртага сезнең каршыгызга 8 баш киеме куябыз. Түгәрәк буенча биеп барасыз. Көй туктауга, баш киемнәрен тизрәк башларыгызга киеп куясыз. Кем баш киемсез кала – шул уеннан чыга. Уен бер кешегә калганчы дәвам итә.
(Уенга нәтиҗә ясала.)
Кыз. Синең үз кулларың белән баш киеме ясаганың бармы?
Егет. Нәрсәгә ясап торыйм мин аны? Кибет тулы бит алар.
Кыз. Ә якында кибет булмаса? Мәсәлән, урманда.
Егет. Ну, мин шуның кадәр надан түгел бит инде, урманга баш киемсез барырга!
Кыз. Онытып калдырсаң?
Егет. Уф, йә ярар, синеңчә булсын, оныттым ди…
Кыз. Ә беләсеңме, нәрсәдән ясап була?
Егет. Белмим.
Кыз. Кәгазьдән. Хәзер без командаларга гәзит битләре өләшеп чыгабыз. Сез шулардан үзегез теләгән баш киеме ясарга һәм аны якларга тиеш буласыз.
(Командаларга гәзит битләре бирелә. Ясалган баш киемнәренә нәтиҗә ясала.)
Егет. Баш киемнәренең иң күп төрен кайсы өлкәдә күрергә була? (Армиядә, флотта.)
Егет. Әйе, хәрби баш киемнәренә мода борынгы заманда туа һәм кием шикелле һаман үзгәреп тора. Мәсәлән, рыцарьлар яшәгән заманда шлем популяр булса, хәзерге армиядә, флотта нинди баш киемнәрен беләсең?
Кыз. Армиядә хезмәт иткәнем булмады.
Егет. Эх, син! Фуражка, пилотка, бескозырка, папаха.
Кыз. Баш киемнәрнең күптөрлеге хәрбиләрдә генә дип уйламагыз тагын! Һәр халыкның үз милли баш киеме бар. Әйтик, кубанка, түбәтәй, чалма, кәләпүш һәм башкалар.
Егет. Менә хәзер без командаларга кәләпүшләр өләшәбез. Боларны әле тулысынча кәләпүш дип әйтеп тә булмый, шуңа күрә сезгә аларны фломастерлар һәм төсле кәгазьләр белән матур итеп бизәргә кирәк.
(Командалар биремне башкар. Нәтиҗә ясала.)
Егет. Менә, дуслар, безнең бүгенге «Хикмәтле эшләпә» дип аталган кичәбез ахырына якынлашты. Әйдәгез әле, командаларның эшләпәләрендәге каурыйларын саныйк. Командаларыбызны сәхнәгә чакырабыз.
(Гомуми нәтиҗә ясала.)
Кыз. Баш киемнәре, гадәттә, берничә төрле була. Аларның матурлык өчен генә түгел, кояштан, җил-давылдан, салкыннан саклану өчен дә кияләр. Ләкин нинди генә баш киемен кисәгез дә, башыгызда гел чиста, якты уйлар гына яшәсен дигән теләктә калабыз.
Егет. Бүгенге бәйгедә катнашкан һәркемгә, аны оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм барыгызга да яхшы кәеф, нык сәламәтлек теләп саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!