Хыяллар шушында тормышка аша…

  №38

Рәфис ШӘЙМӘРДАНОВ,

Сургут шәһәренең  татар милли-мәдәнияте әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, профессор

Сургут татарларның якшәмбе мәктәбе быел алтынчы уку елын башлап җибәрде. Ул үзенең эшчәнлеген милли мөхтәрият бинасы булган Сургут шәһәре, Бажов   урамы, 31 нче фатирда алып бара. Билгеле, сыйныф бүлмәсе – яраклаштырылган бүлмә. Шулай булуга да карамастан, анда дәрес алып бару өчен шактый уңайлы шартлар тудырылган. Сыйныфта парталар, кара такта, музыкаль үзәк, телевизор, санак машинасы бар. Күрше бүлмәдә – татар китапханәсе. Кирәк булган татар телендәге китапларны шуннан юнәтергә була. Ел да Казаннан – Бөтендөнья татар конгрессыннан уку әсбаплары белән китапханәбезне баетып торабыз. Дәресләр һәр якшәмбедә ике дәрес күләмендә алып барыла. Анда татар җанлы өч мөгаллимебез эшли.  Алар – безнең мөхтәриятнең йөзек кашлары – Гүзәл Шәрәфетдинова, Велэра Кадыйрова, Гөлия Садретдинова. Аларның тырышлыгы белән бер генә якшәмбе көнне дә дәресләр уздырылмыйча калынмый. Ел дәвамында бу сыйныфта 15 ләп мәктәп яшендәге бала һәм унлап өлкәннәр татар теленә өйрәнә. Татар телен үзләштергән балаларыбыз аннан сәхнәгә күтәреләләр һәм татар җырларын башкаралар. Чөнки алар шушы якшәмбе мәктәбеннән «Сандугач» вокаль-хореография ансамбеленә йөри башлый. Аннан Сургутта, Төмән, Казанда уздырылган татар бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бу гына да түгел: якшәмбе мәктәбе үз эшен бик кызыклы һәм нәтиҗәле оештыра. Беренчедән, укучы балаларыбызның якшәмбе мәктәбенә йөртү ел дәвамында алар өчен шактый кыенлыклар тудыра. Күз алдына гына китерегез: якшәмбе мәктәбенә йөргән баланың ел дәверендә бер генә ял итү өчен көне калмый. Ул арый. Аның да ял итәсе килә. Әмма бу – мондый режимда укыганда мөмкин түгел. Шул сәбәпле балалар акрынлап якшәмбе мәктәбенә сабакка йөрми башлыйлар, һәм аларны мәҗбүриләп йөртә дә алмыйбыз. Әлеге четрекле мәсьәләне хәл итү өчен, мөгаллимнәребез бик тә үтемле эш ысулы уйлап таптылар. Алар якшәмбе мәктәбе дәресләрен тәрбия белән тыгыз бәйләделәр, һәм бик матур эшләү алымнары туды. Коры дәрес кысаларына буйсынып, дәрескә әзерләнеп килүгә караганда, балалар тәрбия эше формасында катнашуны кулайрак күрәләр. Якшәмбе мәктәбендә бертуктаусыз татар милләте тормышына бәйле вакыйгалар булып тора. Әйтик, менә быел 15 октябрь көнне Казан ханлыгы җимерелүнең 463 еллыгына багышланган Хәтер көнен уздырдык. Бу кичә ел да үткәрелә, һәм без балаларыбызда милли тарихи аң формалаштырабыз. Мәчеттән килгән муллабыз белән берлектә Казанны саклаганда шәһит киткән бабаларыбыз  рухына дога багышлыйбыз, ул вәгазь әйтә, тарихчыларыбыз Казан ханлыгын саклау белән бәйле вакыйгаларны сөйли. Аннан барыбыз да җыелып, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөхтәрият әгъзалары, әти-әниләр бергә чәй өстәле артында әңгәмәбезне дәвам иттерәбез. Тәрбия татар телендә алып барылу сәбәпле, шәкертләребез туган телләре – татар теле мохитенә кереп чумалар. Менә сиңа тел үзләштерү өчен бер дигән тәҗрибә. Сабакта алынган тел тәгълиматы тәҗрибәдә шулай отышлы ныгытыла. Чираттагы якшәмбе көн дәресләре шәһәр музейларына, мәчетебезгә, Русскинская бистәсендәге хантлар музеена сәяхәтләр белән, «Сандугач» вокаль-хореография ансамблендә чыгышлар ясап, шәһәрдә бара торган татар концерт һәм спектакльләренә йөреп баетыла һәм ныгытыла. Бу шәкертләребез, үсә төшкәч тә, үз кыйблаларын югалтмыйча, милли үзаң белән тормышларын татар мохите кысаларында дәвам итәчәкләр.

Инде гел мактанып эш пешмәс. Безнең Сургут шәһәре тормышы татар мохите булудан ерак. Шәһәребездә, кызганычка каршы, шәһәр бюджеты кысаларында яши торган татар китапханәсе, татар китаплары, видеотасмалар сата торган кибет, шәһәр телевидениесендә эшләп килә торган татарча радио һәм телеведение тапшырулары җитенкерәми. Хөкүмәт хисабына яши торган татар мәктәбебез, татар балалар бакчасы юк. Бу проблемалар көн кадагында булган проблемалар рәтендә. Чөнки шәһәребездә 40 меңнән артык татар милләте вәкилләренә 8 меңгә якын мәктәп яшендәге бала туры килә. Кызганычка, аларның бик күбесе татар мохитеннән читтә кала бирә һәм, һичшиксез, манкортлашып баралар. Чөнки якшәмбе мәктәбенең эшәләп килүе, билгеле ки, уңай күренеш булса да, ул безнең мөхтәриятебез алдында торган күпсанлы проблемаларны хәл итми шул.

 Материал (rtf).