Гаилә һәм мәктәп бердәм булса

    №37

   Ләйсән МӨЛИХОВА,

  Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Һ.Атласи исемендәге хәйрия фондының «Фидакарь укытучысы»

   Бала тәрбияләүнең башы, нигезе – гаилә, чөнки бала күп вакытын әти-әниләре белән гаиләдә үткәрә, ата-ана үзенең киләчәгенә нигез сала.

   Баланы  инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп белән гаиләнең изге  бурычы. Ике як бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәп белән гаиләнең  бер юлдан атлавында  төп рольне сыйныф җитәкчесе уйный. Сыйныф җитәкчесе – сыйныфта тәрбия эшен оештыручы, баланы һәрьяклап үстерүче, укучы тормышында иң мөһим роль уйнаучы шәхес. Безнең гимназиядә тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы, югары белемле 15 сыйныф җитәкчесе 300 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Фән укытучыларыннан аермалы буларак, сыйныф коллективының эше, укуы, тормышы, әхлакый тәрбиясе өчен  җаваплы алар. Гимназиябездә сыйныф җитәкчеләре уку елы башында укучылар, ата-аналар белән берлектә анкета үткәрәләр: укучыларның дуслары, гаилә шартлары, сәламәтлеге, кызыксынган, мавыккан шөгыльләре, киләчәккә планнары, аралашу дәрәҗәләре, мәктәпкә тәкъдимнәре ачыклана.  Сыйныф җитәкчесе, анкетаны эшкәртеп, тәрбия эшен алып бару өчен мәгълүмат туплый. Шуның нигезендә тәрбия эшенең максатын һәм бурычларын билгеләп, уку елы дәвамында эшләү өчен план төзи, тәрбия эше планын методик берләшмәдә барлап, педагогик киңәшмәдә раслата.

  Гимназиябездәге сыйныф җитәкчеләре тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашыруда төрле  педагогик технологияләр куллана:

          • «Түгәрәк өстәл»ләр («Мин һәм минем тирә-як», «Шәхес һәм мәдәният» һ.б.);

          • семинарлар («Ата-аналар белән аралашу проблемасы», «Гаиләдә ата кешенең роле» һ.б.);

          • милли бәйрәмнәр (Сабантуй, Нәүруз, Каз өмәсе һ.б.);

          • бәйгеләр («Егет солтаны», «Нәүрүз чибәре», «Ел укучысы» һ.б.);

          • «Эшлекле уеннар» (ситуатив һәм педагогик мәсәләләр чишү);

          • дискуссия (диспут, проект яклау);

          • сыйныф сәгатьләре  («Наркомания – афәт ул», «Сәламәт булырга теләсәң», «Ничек матур булырга?», «Сафлык нәрсә ул?» һ.б.)

Кайбер гаиләләр бала тәрбияләүдә зур кыенлыклар кичерә. Сәбәпләре төрле-төрле:

         • мәктәптән кирәгенчә ярдәм булмау;

         • тормыш шартларының начар булуы;

         вакыт җитенкерәмәү;

          • акча кытлыгы  һ.б.

          Сыйныф җитәкчесе бу сәбәпләрне вакытында күреп алырга һәм ярдәм кулы сузарга тиеш. Шуңа да гимназиябездәге сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар белән даими элемтәдә торып, бала – гаилә – гимназия эшчәнлегендә түбәндәге формаларга басым ясыйлар:

          • хезмәт эшчәнлеге (мәктәп тирә-ягын чистарту, ярминкәләр, күргәзмәләр оештыру);

           • ата-аналар җыелышы, конференцияләр, чәй өстәле артында сөйләшү;

           • ял һәм бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрү («Әниләр көне», «Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә», «Халкымның күңел байлыгы» һ.б.);

            • танып-белү эшчәнлеге (уеннар, төрле темага бәйге, ярышлар);

            • индивидуаль эш (әңгәмә, өйләренә бару, психолог ярдәме һ.б.).

Мондый төр эшләр эзсез үтми, үз җимешен бирә. Җимеш биргәнче, вакыт һәм сабырлык, даимилек кирәк. Сыйныф җитәкчеләрендә ул сыйфатлар булырга тиеш.

Мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге – баланы гармоник яктан тәрбияләүдә иң кирәкле фактор.  Сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була.

Материал (rtf).