Без Татарстанда яшибез
(Рус мәктәпләрендә татар телен чит тел буларак өйрәнүче
7 нче сыйныф укучылары өчен)
Эльвира ЗАРИПОВА,
Казандагы
52 нче гимназиянең
туган (татар) тел һәм әдәбият
укытучысы
Аннотация. Әлеге материал мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесен хореография чаралары аша үстерү өлкәсендәге мәсьәләгә багышланган. Хореография дәресләрен системалы рәвештә уздыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик сәламәтлеген ныгытуга, эстетик зәвык һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.
Тема.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
– Татарстан темасына карата өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны гамәлгә ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
– укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
– укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим
сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек:Татар теле. Р.З.Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова ( 74– 75 нче битләр), слайдлар, сораулар.
Дәреснең тибы. Яңа белемнәрне үзләштерү.
Метод һәм алымнар. Күрсәтү, аңлату, иллюстратив, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек эше, коммуникатив.
Дәрес барышы.
I .Оештыру:
- Исәнләшү. (1 нче слайд)
– Исәнмесез, укучылар!
- Кәефегез ничек?
– Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Хәзер нинди дәрес?
- Татар теле.
- Татар теле дәресендә без нәрсәләр эшлибез?
– Укыйбыз, язабыз, тәрҗемә итәбез, сорауларга җавап бирәбез, тыңлыйбыз, татарча сөйләшәбез.
- Коммуникатив разминка
Спроси
Какой день недели?
Какая сегодня погода?
В какой школе он учится?
Где он живёт?
Знает ли он по-татарски?
- Актуальләштерү:
– Укучылар, экранда сез нәрсә күрәсез? (2 нче слайд)
– Без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез ? Дәреснең темасы нинди булыр?
Әйе, укучылар, бүген без дәрестә Татарстан турында сөйләшүне дәвам итәрбез.
- Сүзлек эше (Сүзләрне уен рәвешендә кабатлыйбыз) (3нче слайд )
– Укучылар, әйдәгез, парларын табыйк әле.
https://learningapps.org/view10449926
2.– Хәзер, игътибар белән мине тыңлагыз, ашыкмыйча гына сорауларыма җавап бирегез:
– Укучылар, без кайсы республикада яшибез?
- Татарстанда.
– Татарстан нинди республика?
– Татарстан – зур, матур, бай республика.
- Татарстанның башкаласы кайсы шәhәр?
– Аның башкаласы – Казан шәhәре.
- Скажи что:
– В Татарстане есть большие реки: Волга, Кама, Вятка.
- В Татарстане есть храбрые дочери и сыновья.
- Родной край, мой родной край, я люблю мой родной край.
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
Аудирование. (Аудиотекст тыңлап, карточкадагы биремнәрне үтиләр) (4 нче слайд)
Карточка № 1.
Тыңлагыз һәм биремне үтәгез./ Прослушайте текст и выполните задание.
1.Минем туган ягым – …
а) Татарстан республикасы
ә) Россия
б) Башкортстан республикасы
2.Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
а) бик күп
ә) ике
б) өч
3 .Җөмлә текстка туры килсә (+ ) тамгасы куясыз, туры килмәсә (–).
а) Татарстанда матур шәһәрләр, зур авыллар, посёлоклар бик күп.
ә) Татарстанда 3 дәүләт теле бар: рус, инглиз һәм татар теле.
б) Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, азәрбайҗаннар һәм башка милләт вәкилләре яши.
– Хәзер игътибар тактага. Карточкаларны алышынып, тикшерәбез. (Экранда текст чыга) (5 нче слайд)
Минем туган ягым – Татарстан республикасы. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, посёлоклар бик күп. Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, азәрбайҗаннар һәм башка милләт вәкилләре яши. Бу милләтләр дус һәм тату яшиләр.
Татарстанда 2 дәүләт теле бар: рус һәм татар теле.
Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштырыгыз. (Парлап эш, җөмләләр белән карточкалар таратыла.)
Карточка № 2:
Минем туган ягым – Татарстан республикасы.
Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, посёлоклар бик күп.
Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, азәрбайҗаннар һәм башка милләт вәкилләре яши.
Бу милләтләр дус һәм тату яшиләр.
Татарстанда 2 дәүләт теле бар: рус һәм татар теле.
1.Төзелгән җөмләләр белән диалог төзү
2.Ситуатив биремнәр. Фронталь эш (6 нчы слайд)
- Вы живёте в Татарстане?
- В Татарстане живут люди разных национальностей.
- Самое большое богатство Татарстана – это его люди.
- Все народы живут дружно.
- Йомгаклау. РефлексияНәтиҗә ясау.
– Укучылар, без нинди республикада яшибез?
– Татарстанда ничә милләт вәкиле яши?
– Алар үзара ничек яшиләр?
– Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
– Сезнең сыйныфта нинди милләт вәкиле бар?
– Сез сыйныфта ничек яшисез?
Өй эше бирү.
74 бит, 9 күнегү (текст буенча сораулар төзергә) (7 нче слайд)
- Билгеләр кую.
- Саубуллашу.
