Логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы «Кроссенс»

 

Нәзилә ПЕТРУНИНА,

Түбән Камадагы 35 нче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Сезне үземнең мастер-классымда катнашырга чакырам. Бүгенге осталык классының девизы күренекле галим, мәгърифәтче  сүзләрен китерер идем:  

 

       Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

 эзләнү орлыгын салу һәм

 эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү –

 мөгаллим бирә торган

хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

                                                        (Галимҗан Ибраһимов)   

                  

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.

Эшкә керешкәнче, түбәндәге сорауларга хор белән җавап бирүегезне сорыйм:

  • Чиста кәгазь бите нинди төстә? ( Ак)
  • Яңа яуган карның төсе нинди? ( Ак)
  • Сыер нәрсә эчә? (Сөт) (Су)

Әлбәттә, сыер су эчә, ләкин кайберләрегез уйлап та тормыйча “сөт” дип җавап бирдегез. Нигә шулай була соң? Сездә “ак” сүзе белән күзаллаулы бәйләнеш, ягъни ассоциация туды. Сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән, туган тел һәм әдәби уку дәресләрендә кулланырга мөмкин булган логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы – кроссенс белән таныштырырга телим.

Шулай итеп, мастер-классның темасы: Логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы “Кроссенс”.

Максат: кроссенс алымы белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Нәрсә соң ул “кроссенс”? Инглиз теленнән “Фикерләр киселеше” дип тәрҗемә ителә. Әлеге алым язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, фәлсәфәче Владимир Бусленко тарафыннан уйлап табылган. Беренче тапкыр 2002 елда “Наука и жизнь” журналында басылып чыга.

Кроссенс – ул табышмак, башваткыч, ребус. Кроссенсларны  туган тел һәм әдәби уку  дәресләрендә дә кулланырга була. Әдәби уку  дәресләрендә әдипнең биографиясе белән танышкач, әдәби әсәрне укып   чыккач, анализ өлешендә кулланырга була. Тугыз квадраттан  торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле, туры килә торган рәсемнәр урнаштырылган. Кроссенс төзүнең 3 ысулын аерып карарга була. Беренче нче ысулда рәсемнәр эзлекле рәвештә урнаштырылган, икенче ысулда рәсемнәр барысы да 5 нче шакмакка карыйлар, өченче ысулда рәсемнәр эзлекле рәвештә урнаштырылган, шулай ук алар 5 нче шакмакка да карыйлар. Кроссенс  гади һәм катлаулы булырга мөмкин. Гади кроссенс – картиналар арасында бәйләнеш гади, укучылар әлеге кроссенсны рәсемнәр буенча гына аңлаталар. Катлаулы  кроссенста рәсемнәр символ ярдәмендә бирелә, шуңа күрә эчтәлекне уйлап, тирән итеп бирү сорала.

Кроссенсның берничә дөрес җавап варианты булырга мөмкин. Укучыларның игътибарын бер генә дөрес вариантка юнәлтергә кирәк түгел. Әлеге технологиянең  өстенлеге дә шунда: укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү.

Кроссенс төзү алгоритмы да бар:

– тема, идеяне билгеләү;

– темага кагылышлы 8–9 элементны аеру;

– иллюстрация, картиналар яки символлар сайлау;

– һәр сурәтнең үзенчәлеген билгеләү;

– охшаш бәйләнешләрне табу;

– кроссенс әзер.

Мин сезгә “Антонимнар” темасына караган кроссенс тәкъдим итәм. Игътибар белән карасагыз, монда антонимнар яшеренгән рәсемнәр урнаштырылган. (кайнар – салкын, зур – бәләкәй, ак – кара, көчле – көчсез). Афәрин, булдырдыгыз.

Алдагы слайдтагы кроссенсны карап китик әле. Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (сыннар, шәмаил, музей..). Әлеге кроссенс нәрсә турында?  Скульптор, сынчы, рәссам Бакый Урманче  турында.

Бик дөрес җавап бирдегез! Димәк бу кроссенсны Бакый Урманче иҗатын өйрәнгәндә кулланып була.

Әйдәгез әле, алдагы кроссенсны мин сезгә  үзегезгә чишәргә тәкъдим итәм. Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (Алар – фразеологизмнар)

Әлеге  кроссенска нинди исем биреп була? (Фразеологизмнар)

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, дәреснең кайсы этабында кроссенсларны кулланырга була? (теманы ачыклаганда, проблемалы ситуация тудыру өчен, иҗади өй эше итеп тә бирергә була)

Хәзер мин сезгә укучылар ролендә булып карарга тәкъдим итәм.  Өстәлдә рәсемнәр һәм 9 квадраттан торган буш шакмак. Сезгә рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә әлеге шакмакларга урнаштырырга һәм кроссенсны чишәргә кирәк булачак. (рәсемнәр таратыла, төркемнәрдә эшлиләр).

Кайсы төркем әзер?

Сүз 1 нче төркемгә бирелә. Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Һөнәрләр). Бик зур рәхмәт.

Сүз 2 нче төркемгә бирелә. Рәхим итегез. Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Театр сәнгате). Искиткеч матур җаваплар бирдегез,  рәхмәт!

Рефлексия. Хөрмәтле коллегалар, мастер классыбыз ахырында Кроссенс технологиясен 3 сүз төркеме белән  белән  тасвирласагыз иде.

Сыйфат – кызыклы, файдалы, катлаулы; фигыль – уйлата, фикерләтә, кызыксындыра; исем – ассоциация, логика, алым. Шулай итеп, кроссенсның максаты – нәрсә дә булса өйрәтү түгел, укучының мөстәкыйль рәвештә эзләнүе өчен шартлар тудыру.