Өлкән булып үткән балачак
Дилә ГАРИФУЛЛИНА,
Саба районы
Югары Симет урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Тема: Өлкән булып үткән балачак. ( 2 сыйныфта тәрбия дәресе)
Аннотация. Бу дәрес укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә булыша, совет кешеләренең батырлыгы өчен милли горурлык хисе, сугыш елларын кичерүчеләр өчен кайгыру, кызгану хисе тәрбияли. Шулай ук укучыларда үз иленең тарихы белән кызыксыну уята, аларны эзләнү эшчәнлегенә, тарих, әдәбият куллану аша җәлеп итә һәм гражданлык җаваплылыгын, өлкәннәргә хөрмәт хисе формалаштыра. Фашизмны җиңгән халыкның батырлыгы һәм фидакарьлеге мисалларында буыннарның тере элемтәсен саклап кала
Максат:
- Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңүнең 81 еллыгы турында
тулырак мәгълүмат бирү.
Саба районы Советлар Союзы геройлары белән
танышу.
3. Әтиләргә, бабайларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам
хисләре, патриотизм тәрбияләү.
Дәрес планы
I. Оештыру өлеше
II. Төп өлеше:
1. Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңүнең 81 еллыгы турында
әңгәмә.
2.Ә.Мөәминованың «Моңсу бәйрәм» шигыре белән укып та–
ныштыру.
3. «Сугышка уралган язмышлар»– тылда эшләгән әби-бабалары
турында укучылар чыгышы.
4. Батырлык турында мәкальләр әйтү. «Мин башлыйм, син тәмамла».
5. Билгесез солдат һәйкәле.
6. Саба районы Советлар Союзы геройлары белән таныштыру.
7. Тылда эшләгән ветераннарның чыгышлары.
8. Укучыларның шигырьләре
9. “Дуслык турында” җыр.
III. Йомгаклау.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
II. Төп өлеш
- Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңүнең 81 еллыгы турында
әңгәмә.
– Исәнмесез, укучылар!
– Хәерле көн!
– Рәхмәт, укучылар, утырыгыз. Хәзер бездә тәрбия дәресе. Бүгенге
дәрес бераз үзенчәлекле. Ул бераз моңсу да, шул ук вакытта
шатлыклы да. Ни өчен шулай булганын сез аны дәрес барышында үзегез үк
аңлатып бирерсез. Яз аенда бәйрәмнәр бик күп. Шулар арасында бер бәйрәм
шатлыклы да һәм кайгылы да. Ул нинди бәйрәм?
– 9 май – Җиңү көне.
– Әйе, укучылар. Бу көнне халкыбыз түземсезлек белән көтте, һәм
менә зур корбаннар биреп, безнең илебез фашист илбасарларын тар-мар итте.
– Бөек Ватан сугышы кайчан башланды?
– Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башлана.
– Әйе, укучылар, 1941 елның 22 июнендә немец фашистлары безнең чикне
бозып илебезгә басып керәләр. Тыныч кына йоклап яткан авылларны,
шәһәрләрне сугыш утына тоталар. Сугыш башлануны хәбәр итәләр.
Сугышка яраклы бар халык бердәм булып көрәшкә күтәрелә.
– Аларның максатлары нинди була?
– Алар безнең җирләребезне басып алып, андагы байлыкларны үзенеке
итмәкче, халкыны кол итәргә тели.
– Дөрес, укучылар. Безнең халык нәрсә эшли?
– Халык үзенең җирен, байлыкларын саклап калу өчен, хәтта гомерен дә
кызганмыйча сугыша.
– Сугыш ничә ел дәвам итә?
– Сугыш 4 ел дәвам итә.
– Кайчан тәмамлана?
– Сугыш 1945 елның 9 маенда тәмамлана.
– Димәк, укучылар, быел Бөек Җиңүгә ничә ел?
– Быел Бөек Җиңүгә 81 ел.
– Әйе, без сезнең белән 81 ел буе тыныч тормышта яшибез. Бу сугышка
безнең авылдан да 240 кеше киткән (Югары Симеттән – 136, Түбән Симеттән
–104). Шуның бары 94 кенә исән-сау әйләнеп кайткан (Югары Симеттән – 52,
Түбән Симеттән –42). Бүгенгесе көндә исән-сау әйләнеп кайткан сугыш
ветераннарының берсе дә калмады.
Иң соңгы сугыш ветераныбыз, Хатыйм абый, 2009 елны вафат
булды .(Мөхәммәтгалиев Гали, Мифтахов Гыймай, Зәйнетдинов Җәмил
абыйлар турында сөйләү)
2. Ә.Мөәминованың «Моңсу бәйрәм» шигыре белән укып таныштыру.
– Ни өчен Ә.Мөэминова шигырен «Моңсу бәйрәм» дип атаган?
– Нинди бәйрәм турында яза?
– Бу шигырь 9 май – Җиңү көне турында.
– Ни өчен моңсу ул бәйрәм?
– Чөнки бу көнне сугышта булганнар сугышны кабат искә төшерәләр, аналар улларын, ветераннар сугышчан дусларын, балалар әтиләрен искә төшерәләр.
- «Сугышка уралган язмышлар» – тылда эшләгән әби—бабалары турында укучылар чыгышы.
1) Гарифуллин Рәмис;
2) Хабибуллина Сөмбел;
3) Загриева Нәргиз;
4) Имамиева Зөбәрҗәт чыгышлары.
4. Батырлык турында мәкальләр әйтү. «Мин башлыйм, син тәмамла».
• Батыр – яуда беленер.
• Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
• Батыр иле өчен үләр
• Кыю бер үләр, куркак мең үләр.
• Ил тыныч булса, без дә тыныч.
• Илең күрке – тынычлык. - Билгесез солдат һәйкәле.
Сугыш кырында башларын салган, хәбәрсез югалган ветераннарны да онытмый безнең илебез. Аларның каберләрен барлап «Хәтер» китабы бастырып чыгарды. Ул китапта сугышта һәлак булган ветераннарның исемнәре тупланган.
– Каберләрен белмәгән, батырларча сугышып, яу кырында ятып калган
сугышчыларыбызга һәйкәл куелды. Бу һәйкәл безнең авылда да бар. Һәм анда сугышта катнашкан авылдашларыбызның исемнәре язылган. Каберләре дә билгеле булмаган сугышчыларны без һәйкәлгә килеп 1 минут тынлык
белән искә алабыз, чәчәкләр куябыз.
1 минут тынлык. - Саба районы Советлар Союзы геройлары белән таныштыру.
Хөкүмәтебез сугышта катнашкан батыр сугышчыларны күп төрле медаль һәм орденнар белән бүләкли. Аеруча батырлык күрсәткән, хәтта туган ил өчен гомерен дә кызганмаган батыр сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
– Әйтегез әле. Шушы исемгә лаек булган батырлардан сез кемнәрне беләсез? Советлар Союзы Геройлары – Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин.
- Газинур Гафиятуллин нинди батырлык курсәтә?
– Ул дошман пулеметын күкрәге белән каплый.
– Муса Жәлил?
- Муса Жәлил пленга эләгә. Ләкин илен сатмый ул. Шуңа күрә аны җәзалап үтерәләр. Туган иленә тугрылыгы аның язган шигырьләрендә күренә.
– Михаил Девятаев турында нәрсә әйтә аласыз?
– Укучылар, Саба районында бу исемгә лаек булган 4 ветеран бар. Хәзер мин сезне аларның исемнәре белән таныштырып китәм. Башкиров Иван Сергеевич (1910–1941, Завод Нырты авылы). Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы (1913–1940, Югары Утар авылы), Закиров Гали Закир улы (1913–1944, Байлар Сабасыннан), Хаҗиев Вәлит Хаҗи улы (1921–1994, Оет авылы)
- Тылда эшләгән ветераннарның чыгышлары.
Сугыш беркемне дә читләтеп үтми. Ир-атлар сугышка киткәч, бөтен эш хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Алар беркайда сыгылып төшмиләр, көнне–төнгә ялгап эшлиләр. Хатыннар ирләрен, аналар улларын балалар әтиләрен исән-сау әйләнеп кайтырлар дип көтәләр. Ләкин озакка сузылган сугыш күпләрнең гомерен өзә. Бер тапкыр да, әти сүзен әйтә алмаган, хәтта йөзен дә хәтерли алмаган балалар, бүген дә әтиләрен көтә.
Ихлас куңелдән сөйләүләрегез, оныкларыгызга биргән әхлакый киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, өлкәннәребез! Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтләрен тоеп, тыныч, матур картлык кичерүегезне телибез.
- Укучыларның яттан өйрәнгән шигырьләрен тыңлау.
- «Дуслык турында» жыр
III. Йомгаклау.
- Әйтегез әле, сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?
- Без сезнең белән нәрсә эшләргә тиешбез?
–Тырышып укырга. Тәртипле булырга. Туган илебезнең тынычлыгын саклаучы ул һәм кыз булып үсәргә. Әтиләрне, бабайларны хөрмәт итәргә тиешбез. Мин дә сезгә ышанып калам.
Кулланылган әдәбият.
– интернеттан алынган мәгълүматлар
– әдәби уку, 2 класс
– гаилә архивы (фотографияләр)
