Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе
(3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Маһинур ГӘРӘЕВА,
Түбән Кама районы
Кама Аланы бистәсе
2 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
- Танып белү максаты:
– укучыларны Ихсан Әхмәтнең “Ана рәхмәте” хикәясенең эчтәлеге белән таныштыру;
– анда өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә актив кулланылышка кертү.
- Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү:
– укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;
– максат куя, бурычларны билгели белүне үстерү;
– парларда һәм күмәк эшләү осталыгын камилләштерү.
- Тәрбияви максат:
– аналарга ихтирамлылык хисләре тәрбияләү;
– өлкәннәргә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;
– мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык кебек хисләр формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр (УУД)
Шәхескә кагылышлы: туган телгә/фәнгә карата кызыксыну уяту, хезмәттәшлек итә белү.
Регулятив: үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, дәреснең максатын куярга өйрәнү, үз-үзеңне бәяләү.
Танып-белү: мәгълүматны анализлау, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.
Коммуникатив: төркемдә/парда эшли белү, үз фикереңне дөрес һәм дәлилле җиткерү.
Дәрес тибы: ЛКК (лексик күнекмәләр камилләштерү)
Материал: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Рус телендә белем бирүче дүрьтеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф, 2013;
Җиһазлау: презентация «Ана рәхмәте», видеоролик, рольләп уку өчен яулык, автор сүзе язылган маска, түбәтәй, өч ромашка, үзбәя өчен кечкенә ромашкалар, һәр укучыга теләкләр язылган зур ромашка, яңа сүзләр һәм өй эше язылган карточкалар.
- Оештыру-мотивация этабы (2–3 минут)
Укытучы эшчәнлеге: Укучыларны сәламләү, психологик уңайлык тудыру
Укучы эшчәнлеге: Дәрескә әзерләнү, игътибарны туплау.
- Актуальләштерү һәм проблемалы ситуация тудыру (5 –7 минут)
Укытучы эшчәнлеге. Яңа темага алып керердәй сорау, кыска видео тәкъдим итү. Укучылар каршында чишеп булмый торган «проблема» яки сорау кую.
Укучы эшчәнлеге. Тәкъдим ителгән биремне үтәргә тырышалар, ләкин белемнәре җитмәвен аңлыйлар (капма-каршылык туа).
III. Максат кую һәм теманы билгеләү (3–5 минут)
Укытучы эшчәнлеге. Сораулар ярдәмендә укучыларны дәреснең темасын һәм максатын үзләренә әйтергә этәрү.
Укучы эшчәнлеге: Дәрестә үзләре өчен максат куялар («Нәрсәне белергә тиешмен?», «Нәрсәгә өйрәнәчәкмен?»).
- Яңа белемнәрне ачу (Адымлап өйрәнү) (10 –12 минут)
Укытучы эшчәнлеге: Мәгълүматны тикшеренү, эзләнү эшчәнлеге аша бирү. Төркемнәрдә текст белән эш.
Укучы эшчәнлеге: Төркемнәрдә фикер алышалар, гипотезалар куялар, алгоритм төзиләр. Парлап яки төркемнәрдә бердәм нәтиҗә ясыйлар.
- Беренчел ныгыту (Практик өлеш) (7–10 минут)
Укытучы эшчәнлеге: Яңа алган белемнәрне тормышта яки практик биремнәрдә куллану өчен күнегүләр тәкъдим ителә.
Укучы эшчәнлеге: Эталон (дөрес җавап) буенча үз-үзләрен тикшерәләр, хаталар өстендә эшлиләр.
- Рефлексия һәм бәяләү (3–5 минут)
Укытучы эшчәнлеге: «Дәрес башында куелган максатка ирештекме?» дигән сорау куя.
Укучы эшчәнлеге: Дәрестәге үз эшчәнлекләрен бәяләү өчен ромашкаларны саныйлар. («Мин белдем…», «Миңа авыр булды…», «Мин үземне … дип бәялим»).
VII. Өй эше бирү (2 минут)
Укытучы эшчәнлеге: Дифференциаль (сайлап алу мөмкинлеге булган) өй эше бирә.
Дәрес барышы.
- Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
- 1. Уңай психологик халәт тудыру. (положительный настрой)
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт.
– Дәрес күңелле үтсен өчен сез актив булырсыз, дип уйлыйм.
- Фонетик күнегү. [ә] авазы өстендә эш.
- Актуальләштерү:
– Белемегезне бәяләп бару өчен җавап биргән саен зур тартмадан кечкенә ромашка алыгыз. Дәрес ахырында без аларны санарбыз һәм мин билге куярмын.
Видеоролик “Булышчы”.
– Хәзер экранга карыйбыз һәм игътибар белән тыңлагыз. Сейчас внимательно посмотрите на экран и скажете, о чём это видеоролик.
– Укучылар, бу видеоролик нәрсә турында? (Өйдә булышу турында.)
– Сез өйдә булышасызмы? Нинди вазыйфалар үтисез? Какие обязанности выполняете по дому?
– Мин тузан сөртәм, савыт-саба юам, идән юам, һ. б.
– Сез булышкач сезгә нәрсә әйтәләр? (Рәхмәт әйтәләр.)
– Кто больше всех вас благодарит дома? (Әниләр.)
– Димәк, балалар, без бүген дәрестә кемнең рәхмәте турында сөйләшербез, кем рәхмәт әйтә дидегез? (Әниләр рәхмәте.)
Үзбәя: зур тартмадан кечкенә ромашка алалар.
– Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән «Ана рәхмәте» дигән текст белән танышырбыз.
III. Яңа теманы өйрәнү
– Димәк, дәреснең темасы: Ихсан Әхтәмнең «Ана рәхмәте» тексты өстендә эш. Дәрестә үзебезгә нинди максат куябыз? (Дәрестә актив булырга, кул күтәрергә, сорауларга җавап бирергә, фикер алышуда катнашырга).
- «Тәрҗемәче» уенын уйнау.
– Текстны укыр алдыннан уен уйнап алыйк әле. Чтобы понять рассказ, мы изучим новые слова.
– Ребята, мы с вами убедились, что помощь детей очень важна для семьи. А знаете, есть в России праздник – День семьи, любви и верности. И его символ – ромашка.
– Тактада өч ромашка эленгән, берсенең уртасына «Өйрәнелгән сүзләр» (сүзләр язылган таҗлар тактаның аерым җиренә эленә.
Укучылар белгән сүзләрен алып, тәрҗемәсен әйтеп, беренче ромашкага беркетәләр.
Үзбәя.
– Икенче ромашкага «Яңа сүзләр» дип язылган.
– Уртадагы буш ромашканы (уртасына смайлик рәсеме ясалган) тутыру дәрес ахырында башкарыла.
- Яңа сүзләрнең тәрҗемәсе белән танышыйк.
гаҗәпләнде – удивилась
соң кайтты – поздно вернулась
чисталык – чистота
үзем – сам(а)
үпте – поцеловала
- 3. Сүзләрне укытучы артыннан кабатлыйлар;
а) хор белән һәм аерым-аерым әйттерү;
б) яңа сүздән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.
– На ваших партах лежат карточки с новыми словами. На каждой карточке одно слово отличается от другого. Обведите это слово и прочитайте с переводом. (Укучы басып үзенең пунктир белән язылган сүзен укый.)
– Встаньте те, у кого такое же слово.
– Кому другое слово попалось? Прочитайте с переводом.
Үзбәя.
– Бу сүзләрне сез сүзлегегезгә ябыштырырсыз. Новые слова дома приклеете в словарь.
- Хәзер текстны укыйбыз.
– Текстны тыңлагыз. Нәрсә турында укыганны аңларга тырышыгыз.
– текстны укытучы укый;
– балалар пышылдап укый;
– русча эчтәлеген сөйлиләр;
Үзбәя.
– текстны балалар (чылбырлап) укый.
Үзбәя.
– Әйдәгез, ял итеп алыйк.
Физкультминут
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз.
Тиздән үсеп җитәрбез
Шунда эшкә китәрбез.
Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
- Мин хәзер сезгә русча җөмләләр әйтәм, сез шул җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табып укыгыз. Найдите предложения, где говорится о том, что:
– Сегодня мама поздно вернулась.
– Она удивилась чистоте.
– Кто вымыл полы?
– Я сам вымыл.
– Мама поцеловала в лицо.
– Она поблагодарила сына.
– Не забудьте осенить себя и взять ромашку.
Үзбәя: зур тартмадан кечкенә ромашка алалар.
- – Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши. Сезнең сыйныфта да төрле милләт балалары укый. 2026 елны Россия Президенты В.В.Путин «Россия халыкларының бердәмлеге елы» дип игълан итте.
– Укучылар, әниләр безнең иң газиз кешеләребез. Сез әниегезгә ничек эндәшәсез? (Әни, мама…). Без укыган текстның авторы Әхтәм Сөләймән улы Ихсанов абыегыз башкорт язучысы, ул әнисенә әсәй дип эндәшкәндер. Кайсы телдә әйтсәк тә ул матур яңгырый торган сүз. Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Газиз кешеләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз.
- Икенчел ныгыту:
- Текстны рольләргә бүлеп укыту.
(Катнашучы укучыларга яулык бәйләтү, түбәтәй, автор маскасы кигерү.)
Үзбәя.
- Монологлар тыңлау.
– Текстның эчтәлеген кем татарча сөйли ала? А мы оценим, какой он рассказчик, поблагодарим его и скажем спасибо.
Үзбәя.
Рефлексия:
– Укучылар, сезнең парталарда ромашка таҗлары ята. Әйдәгез әле, тактадагы өченче ромашканы да бизик. Сез һәрберегез бер таҗ алып, дәрестә нәрсәләр эшләгәнне әйтеп тактага беркетә барасыз. Менә нинди матур букет килеп чыкты.
(Яңа сүзләр белән таныштык, текстны укыдык, тәрҗемә иттек, рольләргә бүлеп укыдык, эчтәлеген сөйләдек…)
– Безне бу хикәя нәрсәгә өйрәтә?
– Яхшы булырга, әниләргә булышырга.
Үзбәя.
– Дәрес башында куелган максатка ирештекме?
– Әйдәгез хәзер кем ничә ромашка җыйганны саныйк.
– Ребята, вы сегодня поработали как настоящая дружная семья. Помогали друг другу, старались, были внимательны. За активное участие на уроке я хочу подарить каждому ромашку – символ семьи. Пуст она напомнит вам, что наши добрые дела и слова благодарности делают дом теплее. Прочитайте мои пожелания, которые написаны на обороте ромашки родителям и расскажите, что нового узнали сегодня на уроке. Всем ставлю отметку «5».
Теләкләр.
Бүгенге тырышлыгың өчен рәхмәт! Яңа белемнәр сиңа гел ярдәм итсен! Белем алу юлында гел уңышлар юлдаш булсын! Сәләтеңне һәрвакыт үстерергә тырыш! Һәрвакыт шулай кызыксынучан булып кал! Һәрвакыт шулай тырыш бул! Һәр көнең шатлыклы булсын! Алган белемең тормышта ярдәм итсен! Яңа үрләр яуларга беркайчан да курыкма! Яңа ачышлар ясарга омтылып яшә! Кәефең һәрчак күтәренке булсын!
VII. Өй эше.
– На обороте ваших новых слов написано домашняя работа. Думаю, что сможете выполнить задания на выбор.
- Яңа сүзләрне ятларга.
- Иҗади бирем: «Мин әнигә булышам» дигән темага рәсем ясарга.
- Сез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Сау булыгыз, укучылар!
