Кием кайчан барлыкка килгән?
Энҗе ХӨСӘЕНОВА,
Әтнә районы
Олы Мәңгәр төп мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Предмет: Әйләнә–тирә дөнья
Сыйныф: 1 нче сыйныф
Тема: «Кием кайчан барлыкка килгән?»
Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе.
Максаты: Киемнең тарихы, аның төрлелеге һәм атамалары белән таныштыру.
Фаразлана торган нәтиҗәләр:
– укучыларны киемнең барлыкка килү тарихы, кием төрләре белән таныштыру;
– кайбер очраклар өчен яраклы кием сайларга өйрәтү;
– фикерләүне, хәтерне, тыңлый белүне үстерү;
– балаларда тышкы кыяфәткә җаваплы караш тәрбияләү;
– ИКТ чараларын куллану юлы белән предметка кызыксыну тәрбияләү; УУД формалаштыру.
Шәхси уд:
- укучыларны шәхси әһәмиятле дәрәҗәдә эшчәнлеккә кертү.
Регулятив УУД:
- бирелгән уку максатын кабул итү һәм саклау;
- укытучы билгеләгән гамәлләрне уку материалында исәпкә алырга;
- нәтиҗә буенча йомгаклау һәм адым саен тикшереп торырга;
- олы кешенең бәясен адекват аңларга;
- уку эшчәнлегендә өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашырга.
Танып белү УУДлары:
- мәктәптә укуга укыту–танып белү кызыксынуын тормышка ашыру;
- алынган белемнәрне гомумиләштерергә;
- телдән сөйләм әйтелешен аңлы рәвештә һәм ирекле рәвештә төзү;
- сүзлек белән эшләү;
- Иллюстрация белән эшләргә, аннан кирәкле мәгълүмат алырга, нәтиҗәләр ясарга, иллюстрацияләр ярдәмендә киемнең барлыкка килү һәм мода үсеше тарихын күзәтергә; кешеләрнең киемнәрен рәсем буенча тасвирларга, киемнең функциональ билгеләнешен билгеләргә;
- тукыма үрнәгенең төзелешен карарга һәм анализларга;
- үз халкының милли аерырга (киемнәрен башка халыкларның киемнәреннән;
Коммуникатив УУД:
- әңгәмәдәшне тыңларга;
- хезмәттәшлек процессына уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлар һәм укыту материаллары:
– 1 сыйныф өчен А.А.Плешаковның «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге, презентация «Кием кайчан барлыкка килгән?», Татарча аңлатмалы сүзлек, микроскоп, марля, тукыма кисәкләре, тактада «Вакыт тасмасы», Кием сүзе хәрефләре, уку мәсәләләре кую өчен сораулар Кайчан?, Нинди?, Ничек?, Ни өчен?, микроскоп өчен яулык/тукыма, «Тукыма һәм җепсел үрнәкләре» күрсәтмә әсбабы, эрләп күрсәтү өчен каба, йон, орчык.
Дәрес барышы
- Оештыру. Психологик настрой.
– Һәрвакыттагыча, балалар, дәрес башында мин сезгә уңышлар телим. Зур уңышка юл кечкенә уңыштан башлана.
II Алган белемнәрне актуальләштерү.
–Узган дәрестә нәрсә турында сөйләшкән идек?(динозаврлар турында)
– Нинди динозаврларны исегездә калдырдыгыз? (Слайд 1)
Фронталь, үзара тикшерү. (Слайд 2)
| Әйе/юк | |
| Динозаврлар борынгы заманда яшәгәннәр. | |
| Барлык динозаврлар да үсемлекләр белән тукланганнар. | |
| Ерткычларының тешләре кечкенә, яссы булган. | |
| Динозаврларны өйрәнүче галимне палеонтолог дип атыйлар. | |
| Динозаврлар заманында Җирдә кешеләр булмаган. |
+, – тамгалары куярга, күршесенең эшен тикшерергә.
Кемдә 1 хата (2, 3,4,5) хата?
III. Дәрес темасын билгеләү.
– Балалар, миңа сезнең ярдәм кирәк. Хәрефләрем чәчелде. Кем бу хәрефләрдән сүз җыяр икән? (Кием)
– Ничек уйлыйсыз, бүген безнең дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (кием турында).
– Дәреснең темасы “Киемнәр кайчан барлыкка килгән?” (Слайд 3)
Яңа тема өйрәнүгә әзерлек эшләре.
– Киемнең нәрсә икәнен беләсезме? (балалар җаваплары)
– Сүзнең төгәл мәгънәсен без кайда күрә алабыз? (Сүзлектә.)
– Сүзләрнең мәгънәсен татар теленең аңлатмалы сүзлегендә күрергә була. (Аңлатмалы сүзлектән уку)
Кием – тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.
– Ә киемегез турында нәрсәләр белергә теләр идегез? (Балалар җаваплары: нинди була, нәрсәдән эшлиләр һ. б.)
– Бу сорауларга җавапны без дәрес барышында табарбыз. Моның өчен, без сезнең белән Вакыт тасмасына сәяхәт кылырбыз.
IV Яңа белемнәр формалаштыру.
- – Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр кайчан барлыкка килгән? (күптәннән)
– Борынгы кешеләр турында без бер сөйләшкән идек. Исегезгә төшерегез әле, ул нәрсә турында сөйләшкәндә булды әле? (Ташлар турында).
– Нишлиләр алар таш белән? Кайларда яшиләр? Киемнәре булдымы икән ул вакытта? (Юк)
– Тактадагы рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез, сезнеңчә кайсы кием иң беренче барлыкка килгән? (Җәнлек тиресе). (Борынгы заманда) 1 урынга бу рәсемне куябыз. Әңгәмә.
– Ничек уйлыйсыз, кайдан килгән аларга, бу кием? Материал булып үлгән кыргый хайваннарның тиреләре хезмәт иткән. Борынгы кешеләргә кием ни өчен кирәк булган? (Балалар җаваплары: җилдән, салкыннан, яңгырдан саклану өчен). Саклану.
– Башта кешеләр гади тире белән уралганнар, ләкин вакыт узу белән аларны эшкәртеп, энә урынына балык сөякләре, җеп урынына – хайван сеңерләре кулланып тегә башлыйлар. (Слайд 4).
(Слайд 5). – Вакыт узу белән, кешеләр тирә–юньдәге агачларга, үләннәргә,чәчәкләргә игътибар итә башлыйлар һәм алардан җеп эшләп булганын аңлыйлар. Җепләрне мамыктан, җитеннән, һәм башка җепселләрдән ясыйлар (ясалма һәм табигый тукыма үрнәкләрен һәм җепселләрне карау).
Җепне бармаклар белән борганнар, бөтергәннәр.
Тора–бара хайваннар асраганнар. Сарык йоныннан җеп эрләү өчен эрләгеч һәм орчык уйлап тапканнар. Әңгәмә.
– Андый эрләгеч күргәнегез бармы? (Каба белән эрләп күрсәтү)
– Әйдәгез, зурайта торган пыяла аша тукыма кисәген карыйк әле. Нәрсә күрәсез? Лупа белән эшләү (лупа астына тукыма кисәге салабыз)
– Карагыз, тукыма җепләрдән тора. Җепләр бер тәртиптә генәме? Үзара ничек беркетелгән (алар үрелгән).
– Чыннан да җепләр үрелгән. Моны лупасыз да күреп була торган кайбер тукыма төрләре бар. Бу, мәсәлән, капчык һәм марля
Партагызда яткан марля кисәген карагыз. Күрәсезме, җепләр ничек үрелгән?
– Ә бу җепләрне кем үргән соң? (Тукыма, марля кулда)
(Слайд 6). – Кешеләр моны туку станогында эшләгәннәр.
– Ә хәзер җепләрне гаять зур эрләү машиналары эрлиләр, ягъни бөтерәләр.
- – Шулай итеп, тора-бара кеше тиредән тукымага киенгән. Ләкин бу әле без күнеккән кием булмый. Мондый киемне Борынгы Грециядә киеп йөргәннәр. Аны әле хәтта текмәгәннәр дә. Бары тик зур турыпочмаклы тукыма кисәген алып, гәүдә тирәли берничә тапкыр әйләндергәннәр. Очларын кадаганнар. Һәрвакыт эссе булган илләрдә мондый кием уңайлы.
– Кайсы киемне Вакыт тасмасына урнаштырабыз? Вакыт тасмасына беркетү
- – Хәзер мин сезгә бөтенләй гадәти булмаган киенгән кешене күрсәтергә телим?
– Кем ул? (Рыцарь). Ул нинди киемнән? (металдан) Ә кием-салым аңа ни өчен кирәк? (яклау өчен.)
(Слайд 13) Сез ничек уйлыйсыз, рыцарь өчен киемнәрне кем ясаган? (Тимерче).
- Балалар, бу киемне кайсы вакытта кигәннәр? (яуга чыкканда)
– Хәзерге вакытта да илебездә махсус хәрби операция бара. Анда авылыбыздан – 9 кеше. Алар да шундый кием кияләрме икән? (юк) (Слайн 7).
- – Вакыт уза, кешеләр энә, аңа җеп тагу җаен да уйлап тапканнар, тегәргә өйрәнәләр. Матур киемнәр, шарфлар һәм эшләпәләр уйлап табалар. Бу, әлбәттә, башта Франциядә, Англиядә була.
– Кайсы рәсем туры килер икән? Вакыт тасмасына беркетү
– Сез ничек уйлыйсыз, бу кешеләргә кием салкыннан, җилдән, эсседән, яңгырдан саклану өчен генә кирәкме?
– Ни өчен шундый кием кигәннәр (матурлык өчен. «Матурлык» табличкасын беркетәм.
- – Болары шушы чордагы бердәм рус дәүләтендәге киемнәр. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? Хәлле, ярлы кешеләр)
Әйе, гади крестьяннар 400 –500 ел элек киң, җайлы киемнәр кигәннәр. Байлар исә, кыйммәтле тукымадан тегелгән киемнән йөргәннәр.
- (Слайд 8). Һәр халыкның үзенең киеме булган, аларны киемнән таныганнар. Экрандагы рәсемгә игътибар итик әле. Башта һәр милләт аерым-аерым яшәсә, тора бара бер җирдә төрле милләт халыклары яши башлаган.
– Без сезнең белән хәзер күпмилләтле республикада, илдә яшибез. Быел 2026 елны президентыбыз В.В.Путин нинди ел, дип игълан итте әле? (2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы).
– Бездә нинди милләт кешеләре яши? Ничек яшибез?
Җыр «Менә сиңа уң кулым».
(Слайд 9). Г.Тукай турында әңгәмә. Укучы «Ана догасы» шигырен сөйли.
Яңа теманы ныгыту.
– Әйтегез әле, борынгы кешенең киеме күп булдымы икән? (җавап)
- – Сезнең киемегез күпме? (балалар җаваплары)
– Сез һәрвакыт бер үк киемнән йөрисезме яки аны сайлыйсызмы? (балалар җаваплары)
Дәреслек буенча эш. 21 бит. Нинди киемнәр кигәннәр?
– 21 нче биттә бер төркем кешене табыгыз, мондый кием стиленең ничек аталуын укыгыз. (Рәсми эш киеме).
– Сезнең андый киемегез бармы? (Мәктәп формасы).
(Слайд 15). Сез андый киемне ничек атыйсыз? (спорт). Сездә андый бармы? Кешеләр мондый киемне кайчан кияләр?
(Слайд 16 –17). Шундый ук эш киеме һәм өй киеме
– Кешенең кием-салымы аның кем булып эшләве турында сөйләп бирә аламы? (балалар җаваплары)
Бу киемнәр нинди һөнәр ияләренеке? (Слайд 10).
Рефлексия.
Парларда эш.
– Балалар, безнең киемнәр өстендә кемнәр эшли соң? (Модельер, дизайнер, тегүче)
Без дә бүген сезнең белән «Модель агентлыгы»нда эшләп алабыз. Бирелгән курчакларны киендерегез һәм әйтегез, бу кием нинди очракта киелә?
III. Нәтиҗә.
Өстәлләрдәге йомгаклар ярдәмендә дә үзегезнең дәрескә, дәреснең темасына карата мөнәсәбәтләрегезне күрсәтегез.
- Дәрес ошаса – яшел йомгак;
– Тема бик кызык тоелмаса, аңлап бетермәсәгез – сары;
– Дәрес ошамаса – кызыл.
