Времена года

(Интегрированный урок на английском и татарском языках в 5 классе)

 

  Гульнара ФАССАХОВА,

  учитель английского языка

  Индира ХАЛИМУЛЛИНА,

 учитель татарского языка

  средней школы № 4

  г.Альметьевска РТ

 

Аннотация.Урок разработан в соответствии с требованиями ФГОС второго поколения. В основе урока лежит системнодеятельностный подход. Компьютерная презентация способствует лучшему усвоению материала, облегчает подготовку учителя к уроку, позволяет провести работу на уроке интересно, нестандартно. 

 

Цель урока:  Систематизировать знания учащихся по теме

 

Задачи:

  • развить коммуникативные навыки;
  • развить способности к сравнению и сопоставлению английского и татарского речевых единиц по теме урока;
  • формирование выводов из прочитанного или услышанного на английском и татарском языках.

Тип урока: комбинированный урок с применением ИКТ

Метод урока: словесный, наглядно-иллюстративный, контроль, оценивание, поощрение.

Формы организации деятельности обучающихся:

– мозговой штурм

– фронтальная работа (вопрос – ответ)

– групповая работа (выполнение проекта)

Приемы  технологии РКМ:

– синквейн

– кластер

– приём дефиниции

– приём пазлы

Виды речевой деятельности:

– монологическая речь

Дәрескә аннотация

 

Дәрес икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры китереп эшләнгән. Дәрес нигезендә системалы эшчәнлеккә якын килү ята. Компьютер презентациясе материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, укытучыны дәрескә әзерләүне җиңеләйтә, дәрестә эшне кызыклы, стандарт булмаган рәвештә алып барырга мөмкинлек бирә.

Тема: «Времена года»/«Ел фасыллары»/«Seasons».

Дәреснең максаты: укучыларның «Ел фасыллары» темасы буенча белемнәрен инглиз һәм татар телләрендә системалаштыру.

Бурыч:

  • коммуникатив күнекмәләрне үстерү;
  • дәрес темасы буенча инглиз һәм татар сөйләм берәмлекләрен чагыштыру һәм, гомумән, чагыштыру сәләтен үстерү;
  • инглиз һәм татар телләрендә укылган яки ишетелгәннәрдән нәтиҗәләр ясау.

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Предмет: укучылар татар һәм инглиз телләрендә ел фасылларын, айларны һәм һава торышын атарга өйрәнәчәкләр; хәл фигыльләрне кулланырга өйрәнәчәкләр («бар/килә» мәгънәсендә is/are, bar/yuk).

Метапредметные: тел күренешләрен чагыштыра белү (мәсәлән, сүз тәртибе, татар телендә артикльләр булмау), сүзлек мәкаләсе белән эшләү.

Шәхес: туган як һәм инглиз телле илләрнең табигатенә эстетик мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телнең кыйммәтен аңлау.

Дәрес төре: ИКТ кулланып катнаш дәрес

Дәрес методы: сүз, күрсәтмә-иллюстратив, контроль, бәяләү, бүләкләү.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формалары:

–  баш мие штурмы

– фронталь эш (сорау-җавап)

– төркемле эш (проектны үтәү)

РКМ технологиясе алымнары:

– синквейн

– кластер

– дефиниция кабул итү

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты һәм мотивация (5 минут)

Учитель татарского языка: Исәнмесез, укучылар! Бүген бездә гадәти булмаган дәрес. Без табигать белән сөйләшәчәкбез.

Учитель английского языка: Good morning, children! Today we have a special journey. We are going to travel through the year.

hello how are you? What’s the weather today? Today we have tatar–english lesson.

«Идеяләр кәрзине»кабул итү:

«Идеяләр кәрзине» алымы: тактада дүрт рәсем (кар бөртеге, яшел яфрак, чәчәк, сары–кызыл өрәңге яфрагы). Укытучылар үз телләрендә сораулар бирәләр: «Нәрсә бу?» / «What is this?». Укучылар сүзләрне русча атыйлар, укытучылар шунда ук эквивалентлар бирәләр.

Проблемный вопрос:What’s the theme of our lesson today?

Учитель татарского языка: исәнмесез, укучылар, хәлләр ничек? Бүген һава торышы нинди? Бүген бездә татар-инглиз теле дәресе. Проблемалы сорау: бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

  1. Фонетик корылма (5 минут)

Учитель татарского языка УТ: [ө] авазын эшкәртү (көз, бөтен) һәм [ү] (күк). Тиз сөйләшү: «көзге  көн-күңелле көн».

Учитель английского языка: тешара [θ] һәм [ɪ] авазларын (three, this, the сүзләрендә) һәм дифтонгны (Autumn сүзендә) эшкәртү. Тиз сүз: «Whether the weather be fine, w whether the weather be not…»(беренче юл).

  1. Лексиканы кертү һәм беренчел беркетү (10 минут)

Учитель английского языка: How many seasons do you know? What are they? Tell them in Tatar and English (Слайд 1) Ел фасылларын татар һәм инглиз телләрендә атыйлар

 

Учитель английского языка:  What are the winter  (spring,summer, autumn) months? (Слайд 2 – 5)

 

Учитель английского языка:  Let’s play the game “What  is it?” (слайд 6,7.8,9) Балалар рәсем буенча киемнәрнең исемен белергә тиеш.

Teacher: What weather types do you know? Балалар һава торышын татар теленә тәрҗемә итәләр

 

 

Teacher: Let’s play the game. Табышмакны татар теленнән табыгыз, җавапны инглизчә әйтегез

Teaher: What activities do people in different seasons? Елның төрле вакытында кешеләр нәрсә белән шөгыльләнә? Балалар татар һәм инглиз телләрендә җавап бирәләр.

 

Teacher: Let’s make a project. Әйдәгез рәсемнәргә күз салыйк. Һәр эшчәнлекне инглиз телендә һәм татар телендә атыйк.

 

  1. Физкультминутка (3 минут)

 

Хәрәкәт аша интеграция. Командалар ике телдә чиратлап бирелә.

Учитель татарского языка: «Яз!»– укучылар куяннар кебек сикерәләр.

Учитель английского языка:  «Суммер!»– укучылар, эссегә охшатып, кулларын селтиләр.

Учитель татарского языка УТ: «Көз!» – укучылар коелган яфраклар кебек акрын гына әйләнә башлыйлар.

Учитель английского языка: «Winter!» – укучылар кулларын җылыталар һәм «чаңгыда шуалар».

  1. Практик блок: Проектларны яклау ( Һәр командадан әзерләнүгә 5 минут, чыгыш ясауга 3 минут)

–Укучылар, сезнең алдыгызда төсле каләмнәр һәм ватман.Хәзер ике төркемгә бүленеп,проект эше башкарачаксыз. Игътибар итегез, башта теләгән ел фасылыгызны сайлыйсыз, айның исемен язасыз. Дәвам итеп, шул айга хас булган һава торышын, елның бу аена хас эшчәнлекне, (мәсәлән, чаңгыда шуу кыш көненә генә хас), бу айда нинди киемнәр кияләр – шуны күрсәтәсез. Төркемнәрдә эшчәнлекне тәмамлагач, һәр төркемнән бер кеше проектны якларга тиеш.

 

  1. Рефлексия һәм өй эше (6 минут)

Рефлексия «Ики телле чемодан»: Укучылар дәрестән «Хәтер чемоданына» салган берәр сүзне (берсе татарча, берсе инглизчә) атарга тиешләр.

Укучылар, сезгә бүгенге дәрестә нәрсә ошады? Үзегез өчен нинди яңа сүзләр, алымнар ачтыгыз? Нәрсә эшләргә өйрәндегез?  Дәреснең кайсы урынында сезнең алда авырлыклар туды? Шушы сораулар белән бәйле рәвештә, исегездә калганнарны стикерларга язып, тактада ясалган «Хәтер чемоданы» на куябыз. Һәрберегез ике сүз яза: бер сүзне татарча, икенчесен инглиз телендә язу мөһим.

Өй эше: «Минем яраткан фасылым» / «My favourite season» исемле мини-сочинение (5 – 6 җөмлә) язарга.