Өйрәтүче юллар

(Язучы-укытучылар белән VIII сыйныф укучыларының  очрашуы)

 

Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Яр Чаллы шәһәрендәге

 «Адымнар-Чаллы»

59 нчы күптелле гимназия

педагог-психологы,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Катнашалар:

Роза Хәмидуллина – язучы, шагыйрә. 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Зимфира Исламова – шагыйрә.

Шәҗәрә Нургатина – прозаик.

Зөлфия Җиһан – композитор, шагыйрә.

Флюра Борһанова – «Адымнар-Чаллы»  59 нчы күптелле гимназия  китапханәсе мөдире.

Гөлфия Насыйбуллина – «Адымнар-Чаллы» 59 нчы күптелле гимназиянең педагог-психологы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Лилия Хөрматуллина – «Адымнар-Чаллы» 59 нчы күптелле гимназиянең  хезмәт укытучысы.

8 А сыйныфы укучылары

Җиһазлау: «Өйрәтүче юллар» презентация, М.Ш.Шәймиевка багышланган китап күргәзмәсе, начар гадәтләрне булдырмауга багышланган китап күргәзмәсе, микрофон.

  

Кичә барышы.

Алып баручы. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, укытучылыр һәм укучылар! «Адымнар-Чаллы» гимназиясе китапханәсендә язучылар белән очрашу циклының яңа проектын башлап җибәрәбез.

Кичәбезне башлап җибәрү өчен сүзне «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең директоры Азат Таһир улы  Галиевкә бирәбез.

Галиев Азат Таһир улының сүзе.

Алып баручы. Быелгы проект Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итү уңаеннан оештырылачак. Бүген без аны башлап җибәрәбез.

Укучылар, сез барыгыз да Минтимер Шәймиевнең кем икәнен беләсез!!! Шулай да искә төшереп китик әле. Сүзне гимназиябезнең китапханә мөдире Флюра Мәвләви кызы Борһановага бирелә.

Флюра Борһанова М.Ш. Шәймиев турында сөйли.

Алып баручы: Алдагы елдагы эшчәнлегебез «Әдәби кунакханә» проекты Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм 2026 елдан эшли башлады. Шуның нәтиҗәсе буларак, эш программасы төзелде һәм китап буларак эшләнелде. Ул VII–VIII сыйныф гимназия укучылары өчен Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре – «Ләйсән» иҗат берләшмәсе әгъзалары белән «Адымнар-Чаллы» 59 нчы күптелле гимназиясенең китапханәсендә оештырылган кичә проекты буларак төзелде. Әйдәгез, шул эшчәнлеккә нәтиҗә ясап китик. «Май чүлмәге тышыннан билгеле», – ди халык. Сүзне әлеге китапны бизәүче, укучыларның яраткан укытучы Лилия Хөрмәтуллинага бирәбез.

Лилия Хөрмәтуллина сүзе.

Алып баручы: Инде кунакларыбыз белән дә таныштырырга вакыт җитте. Алда сөйләнелгәннәр барысы да бүгенге кунакларыбыз белән бәйләнешле.

Тагын бер кунагыбыз Роза Хәмидуллина – язучы, шагыйрә. 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Сез аның белән алдагы очрашуда танышкан идегез. Ул үзе белән «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларын алып килгән. Кунаклар белән таныштырып китик әле.

Роза Хәмидуллинага сүз бирелә.

  Роза Хәмидуллина. Беренче кунак – Зимфира Насыйх кызы Исламова 1958 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Бакалы районы Катай авылында туа, 1965–1975 елларда шунда урта мәктәптә  белем ала, 1980 елга кадәр Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Кияүгә чыгып, гаиләсе белән Михайловка авылында яши башлыйлар, урта мәктәптә математика, немец теле, физика фәннәрен укыта. 1986 елда Чаллы шәһәренә күчеп киләләр. Зимфира Насыйх кызы алты ел 105 нче балалар бакчасында эшли. 1992 елдан Чаллының 37 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта,  укытучы-методист. 2003-2006 елларда Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә икенче югары белем ала. Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында оешкан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә 2003 елдан бирле йөри. Хәзер Тукай районының Зур Шилнә авылында гомер кичерә. «Бер тамчы җәй» (2006), «Яшәү көче» (2008), «Күңел шәмем язны көтә» (2010), «Ялгыз бүре» (2012), «Көзге тәлгәшләр» (2012) китаплар авторы.

Икенче кунак – Шәҗәрә Әхмәтҗан кызы Нургатина 1956 елның 20 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Ак Бүре авылында туа, шунда  сигезьеллык, күрше Яңа Ибрай авылында уньеллык мәктәптә белем ала. 1975–1979 елларда Алабуга Педагогия институтының башлангыч класслар өчен педагогика һәм психология факультетында укый. Шәҗәрә Әхмәтҗан кызы 1974 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. 1980–2004 елларда балалар бакчасында тәрбияче, татар теле укытучысы вазифаларын башкара. 2004 елдан лаеклы ялда. Иҗат белән шөгыльләнә хикәяләр, шигырьләр яза. ТАТМЕДИА филиалы «Мәйдан» журналы оештырган «Авыл шагыйрьләре» бәйгесе проекты «Тәүге хикәя» бәйгесендә «Насыйп яр» хикәясе белән катнашып III дәрәҗә дипломга лаек булды (2025). 2023 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы. «Күңел көзгеләрем» (2024) исемле киап авторы.

Өченче кунак – Зөлфия Рамиз кызы Фаткуллина (Фазылбакова) – Зөлфия Җиһан) 1964 елның 8 мартында Башкортстанның Туймазы районы Карат авылында дүртенче бала булып туа. Туган авылында өч сыйныф, аннан күрше Өязетамак авылында унъеллык урта мәктәптә белем ала. Моң-җырга булган мәхәббәте аны Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумының оркестр бүлегенә алып килә. Хезмәт юлын туган авылында башлап җибәрә. 1994 елдан Чаллы каласында яши. 1998 елда үзенең иҗат эшчәнлеген «КамАЗ» мәдәният сараенда эшләп килүче «Сердәш» җыр төркемендә дәвам итә. Аннан «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында, Тукай районы мәдәният йортында директор булып эшли. Зөлфия Җиһан өч дистәдән артык җырларын туплаган ике диск чыгара. Иҗат белән шөгыльләнә, көйләр яза. Ул төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр: З.Минһаҗева, Р.Мөхияр, Р. Насыйбуллина, Р.Сәетгәрәева, Г.Шаһи, З.Нигманова, К.Наил, А. Шәйхетдинов, Р.Әбделманов, Р.Хәмидуллина, Р.Гыймадиев, В. Галимовларның сүзләренә җырлар язган. 2012 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы. «Гомер агышы» (2024) китап авторы.

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз безнең сораулар барыгызга да берүк булыр һәм сезнең һәрберегездән дә җаваплар алырбыз.

–Аңлавыбызча, сезнең һәрберегез укытучы булган кеше. Укытучы авыр һөнәрме? Укытучы булу өчен нәрсә эшләргә яисә нәрсә эшләмәскә кирәк?

–Начар гадәтле кеше укытучы була аламы? Мәсәлән, кешеләр белән конфликтка керсә, начар сүзләр сөйләсә?

–Укытучы кеше гел укучылар турында гына уйлыймы? Аның иҗаты тагын нинди темалар белән бәйле? Сезнең шигырьләрне тыңлап китик әле.

Һәрбер кунак үзенең бер-ике шигырен укып китә.

Алып баручы. Укучылар, кайчандыр укытучы булып, хәзер язучы, шагыйрә булып киткән апаларга сорауларыгыз бармы? Бәлки сезнең укытучыларга бирә алмый торган сорауларыгыз да бардыр? Читенсенмичә, кунакларга сораулар бирегез әле.

– Укытучы мәктәптә укытучы гына булып эшләми: ул укучыларын җырларга да, биергә дә, матур итеп сөйләргә дә өйрәтә.

–Кунакларыбызга шундый тәкъдим: безгә матур, канатлы сүзләр, матур гыйбәрәләр өйрәтеп калдырыгыз әле.

Һәрбер кунак матур гыйбарәрәләр өйрәтә.

Алып баручы. Кичәбез, ахырына якынлашты. Аны тәмамлар өчен сүзне Зөлфия Җиһанга бирәбез. Ул безгә «Юллар – еллар» җыры башкарыр. Әйдәгез, бергәләп, җырлап, кичәбезне тәмамлыйк.

«Юллар – еллар» җыры башкарыла һәм очрашу шуның белән тәмамлана.