Сәләтле балалар белән эшләгәндә
Альбина ГЫЙЛӘҖИЕВА,
Казандагы
Һ.Такташ исемендәге
27 нче гимназиянең
башлангыч сыйныф укытучысы
Мәктәптә укытучы эшчәнлегенең төп күрсәткече – ул белем сыйфаты. Педагогик яктан караганда, белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, бәлки шәхес үсешенә, укучының аның танып-белү, конкурентлык сәләтен үстерүгә, эшчәнлекле сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы укытучы өчен мөһим. Белем сыйфатын күтәрүгә күп төрле факторлар йогынты ясый.
Үз тәҗрибәмә таянып, белем сыйфатын күрсәтүче төп юнәлешләренең берсе – сәләтле балалар белән эш тәҗрибәм белән уртаклашырга телим.
Сәләт – мәдәни кыйммәткә ия булырлык нәрсәләр тудыра алу сыйфаты . Ә сәләтле булу – шул мөмкинлеккә ия булу ул.
Сәләтле балалар белән эшләү– мөһим һәм дәвамлы проблема булып тора. Укытучының педагогик эшчәнлеге түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: 1) табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган
балаларны туплау һәм үстерү; 2) һәр укучының сәләтен үстерүгә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.
Кайбер баланың сәләте үзеннән-үзе ачыла, ләкин әйләнә-тирәдәгеләр аны вакытында күрергә өлгермиләр. Шунлыктан сәләтле балаларның барысы да мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмый кала. Һич шикшез, баланың сәләте башкалар тарафыннан танылган булуы шарт. Моңа, беренче чиратта, этәргеч кирәк һәм бу эш гаилә ярдәме белән башкарыла. Ата-ана балага һәрдаим ярдәм итәргә тиеш. Ләкин баланың теләге булмаса, аны нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә мәҗбүр итү хата. Бала үз теләге белән максатына омтылса гына уңышка ирешеп була. Минемчә, сәләтле бала башкалар ярдәменә аеруча мохтаҗ. Чөнки ул үз сәләтен башкалар алдында күрсәтсен, танылсын, сәләтен үстерсен өчен, аны күрүчеләр кирәк.
Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Укытучыга шул өлкәне табарга
һәм балага, талантын күрсәтү өчен, шартлар тудырырга кирәк. Башлангыч
сыйныфларда укучының аерым юнәлештәге кызыксынуы гомуми сәләтлелек
кебек кабул ителсә дә, мәктәбебезнең тәҗрибәле педагоглары сәләтлелекнең
предметлы юнәлеш алуын күрәләр һәм балага нинди дә булса иҗади
эшчәнлектә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирәләр. Мәсәлән, концертларда чыгыш ясау, конкурсларда катнаштыру, олимпиадалар оештыру һәм катнаштыру.
Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференциальләштерү.
Яңа теманы өйрәнү алдыннан, тиешле белем һәм күнекмәләрне, нинди метод
һәм алымнар куллану максатка ярашлы булуын, нинди күрсәтмә әсбаплар
кирәклеген, укучыларның сыйныфта һәм өйдә нинди күләмдә эш башкарырга
тиешлеген билгеләргә кирәк. Укытучы балага дәрестә: “Синнән тагын нәрсә сорыйм икән инде?” дигән сорау бирергә тиеш түгел. Нинди сорау бирәсен, биремне нинди очракларда тәкъдим итәсен укытучы дәрескә әзерләнер алдыннан төгәл уйлап куярга тиеш. Яңа теманы өйрәткәндә – сәләтле укучыларга, аны ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Укучыларның белем дәрәҗәләрен искә алып, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр белән эшләгәндә, вакытын да отып, уңай нәтиҗәгә дә ирешеп була. Мөстәкыйль эш өчен катлаулы һәм җиңелерәк карточкалар әзерләнә. Контроль эшләр вакытында сәләтле укучылар өчен алдан өстәмә биремнәр яки тестлар әзерләнә. Чөнки алар биремнәрне, гадәттә, башкаларга караганда 7– 8 минут алдан эшләп бетерә.
Мәсәлән, төрле авырлыктагы мисаллар чишкәндә, сәләтле укучыларга мисаллар санын башкаларга караганда күбрәк бирергә, күнегүләр эшләгәндә, сәләтле укучыларга биремне катлаулырак итәргә кирәк. Текстлы биремнәр, шулай ук тестларны да киң кулланырга мөмкин.
Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү – җиңел эш түгел. Бу очракта бала уйлый, белгән материалны тулысы белән искә төшерә һәм куллана.
Шулай итеп, укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү –
дәрестә барлык эшне балаларның үсеш, белем дәрәҗәсен искә алып оештыру
зур әһәмияткә ия. Укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгы арта, гомуми
күнекмәләре генә түгел, бәлки аерым сәләтләре дә үсә.
Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Бүгенге көндә без баланың сәләтен үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала.
Бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балаларны үстерү максатын күздә тотып оештыру мөһим. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Мәсәлән, укучыларының уңышлары өчен укытучыга бирелгән Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм коллективта бәяләү – шуның бер мисалы. Дәреслекләрдәге мәгълүмат-белемгә, белем исә күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар туплаган тәҗрибәләре белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр без җәмгыятьнең алга китешен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) боларның барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.
Файдаланган әдәбият
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001
