САН ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ
(4 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Румия САХРОВА,
Казандагы
Фатиха Аитова исемендәге
12 нче гимназиянең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат:
– сан, саналмыш төшенчәләре белән таныштыру;
– балаларның логик фикерләвен үстерү, дәрестә алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү;
– бер-берсенең фикерен тыңларга, дәрес карар кабул итәргә, үз эшчәнлегенә бәя бирергә өйрәтү.
Дәреснең тибы: катнаш.
Дәрестә кулланылган материал: перфокарталар, компьютер, мультимедиа, «Алтын бөртекләр» мультфильмы, карточкалар (текст белән).
Дәреснең барышы.
Оештыру өлеше.
— Хәерле көн, укучылар!
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Татар теле дәресен башлыйк
Урыннарга утырып.
Актуальләштерү.
– Балалар, алдагы дәресләрдә сез нинди сүз төркеме белән танышкан идегез?
– Алмашлык.
– Нәрсә соң ул алмашлык?
– Башка сүз төркемен алмаштырып килә торган сүз төркеме алмашлык дип атала.
– Ничә төрле алмашлыклар беләсез?
– Зат һәм сорау алмашлыклары.
– Сезнең бу сүз төркемен ничек үзләштерүегезне минем бик тә беләсем килә. Алдыгызда яткан перфокарталарны кулыгызга алыгыз әле. Беренче баганага бары тик 1 нче зат алмашлыкларын гына билгелисе, 2 нче баганага 2 нче зат алмашлыкларын гына, 3 нче баганага 3 нче зат алмашлыкларын гына билгелисе.
1 рәт: миңа, сез, алар.
2 рәт: бездә, кая, нинди.
3 рәт: минем, сездән, ул.
4 рәт: кем, кайчан, аларның.
5 рәт: безнең, сезгә, аның.
– Хәзер карагыз әле, нәрсә килеп чыкты? (…)
– Сез үз-үзегезгә билге куйдыгыз. Кемнәрнең килеп чыкмады – борчылмагыз. Сезнең алдагы дәресләрдә билгегезне үзгәртергә мөмкинчелегегез булачак.
Яңа тема өстендә эш.
Мин сезнең игътибарыгызны экранга юнәлтер идем. Анда сез нәрсә күрәсез? Укыгыз әле. Бу нәрсә?
«Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бир» (Мәкаль).
– Әйе, халкыбызның күңел җәүһәрләрен үзенә туплаган мәкальләр. Мәгънәсен аңлатып карагыз әле.
Бу мәкальнең мәгънәсе: җиде йортның (халыкның) телен, гореф-гадәтләрен (обычаи) бел һәм шулкадәр яхшы бел: икенче кешеләргә белем бирерлек булсын һәм үз гыйлемең белән икенче кешеләр белән дә бүлеш дигәнне аңлата. Без хәзер XXI гасырда яшибез. Бу – телләр гасыры. Ә кеше, иң беренче чиратта, башка телләрне белү өчен, үзенең ана телен яхшы белергә тиеш.
Бу мәкальдә нинди сүз төркеменә караган сүзләр бар?
– Исем, фигыль.
– Без өйрәнмәгән сүз төркеме бармы?
– Бар. «Җиде» сүзе.
Сез ничек уйлыйсыз, бу сүз кайсы сүз төркеменә керер икән?
– Сан.
Сезнең алдыгызда сүз төркемнәрен тикшерә торган модель бирелгән. Әлеге модель буенча сан сүз төркемен тикшереп карыйк әле. Нәрсә килеп чыгар икән?
| Сүз төркеме |
| ↓ |
| Сораулары |
| ↓ |
| Нәрсәне белдерә? |
| ↓ |
| Нәрсәне ачыклый? |
| ↓ |
| Җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?
|
Модель буенча эшләү. Кагыйдә китереп чыгару.
– Тормышта сан ни өчен кирәк?
– Сәгатьне белер өчен.
– Акча санарга, әйбер сатып алганда күләмен белергә…
– Әкиятләрдә, табышмакларда, мәкальләрдә кулланыла.
Нәтиҗә. Димәк, сан һәр өлкәдә дә актив кулланыла.
Карточкалар белән эш.
– Сезнең алда карточкалар ята. Анда кодлаштырылган сүзләр язылган. Кайсы команда җитезрәк икән, карап карыйк әле.
6н-алтын, к3 – көч, 5ек – бишек, 100ек – йөзек, 5 мәт – бишмәт, б6рга – балтырган, 1дәм – бердәм, 1лек – берлек.
Кар атышып уйнап алыйк әле. Мин сезгә сан кергән сүзтезмә атам, сез миңа бер сүз белән генә әйтеп бирергә тиеш буласыз.
7 көн – атна.
30 – 31 көн – ай.
12 ай – ел.
100 ел – гасыр.
60 секунд – минут.
60 минут – сәгать.
24 сәгать – тәүлек.
1000 грамм – килограмм.
1000 килограмм – тонна.
Сезнең алдыгызда текст ята. Ул тексттагы хаталарны табып төзәтергә кирәк. Хаталар санлы сүзтезмәләр белән бәйле.
Бакчада.
Без язын бакчада бик тырышып яшелчә, җиләк-җимеш утырттык. Җәй буе үсентеләрне карадык, чүпләрен утадык. Көзен исә мул уңыш җыеп алдык. Барлыгы ун түтәлләрдән җиделәп капчыклар суган чыкты. Калган ике олы түтәлдән уникешәр чиләк кишер җыйдык. Бакчада биш алмагачлар бар. Аларның икесеннән егерме тартмалар алма алдык. Өченчесеннән ун тартма чыкты. Карлыган куакларыннан илле биш кило җимеш җыйдык.
Нәтиҗә: сан янында килгән исем һәрвакыт берлек санда була. Күпчелек очракта сан исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип атала.
Өй эше бирү.
1 Сан кергән 5 мәкаль яисә табышмак язарга.
- «Минем гаиләмдә – саннар» темасына хикәя язарга.
Рефлексия.
Өстәлдә кул рәсеме төшерелгән кәгазь тора.
– Әлеге рәсемдә һәр бармак – үзеңнең фикереңне белдерә торган позиция. Сорауларга җавап биреп карыйк әле.
Баш бармак: бу дәрестә мин (нәрсә?)… белдем.
Имән бармак: бу дәрестә мин үземне (нәрсә өчен?)… мактар идем.
Урта бармак: бүген минем исемдә әеруча (нәрсә?)… калды.
Атсыз бармак: миңа бүген (нәрсә?)… кыен бирелде.
Чәнти бармак: дәрестә мин үземне (ничек?)… хис иттем.
