Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм
Алинә ГАЛИМҖАНОВА,
Казандагы 405 нче балалар
бакчасының музыка җитәкчесе
Бәйрәм барышы
- Кереш өлеш (Музыка яңгырый. Балалар парлап, залның уртасына керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар).
Алып баручы:
Хәерле көн, кадерле әбиләребез, хөрмәтле бабайларыбыз! Бүген без бик дулкынландыргыч һәм якты бәйрәмгә – Өлкәннәр көненә җыелдык. Сез – безнең тормыш хәзинәсе, акыллы киңәшчеләребез, үрнәк алырлык олы җанлы кешеләребез. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез. Бу бәйрәм көнендә безнең нәниләребез сезгә үзләренең иң җылы котлауларын җиткерә.
1 нче бала:
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм,
Әбиләрнең бәйрәме!
Сезнең өчен җыелды
Балаларның бәйләме.
2 нче бала:
Бабаемның ак сакалы,
Йөзләрендә нур уйный.
Безнең белән шаярырга,
Уйнарга ул һич туймый.
3 нче бала:
Котлы булсын бәйрәмегез,
Кадерле һәм олы җаннар!
Гел елмаеп, шатлык белән
Каршылагыз яңа таңнар!
4 нче бала:
Дәү әнигә күчтәнәч (Ш.Галиев)
Тутырдык без тартмага
Өрек, йөзем, алманы.
Салдык чәй дә, конфет та –
Буш урыннар калмады
Әй сөенер дәү әни
Килеп төшкәч күчтәнәч.
Кызык булыр ул аңа.
Алдан белеп көтмәгәч.
(Әзерлек төркеме балалары җыр башкара)
“ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ БЕРГӘЛӘП”
Балалар урыннарына утыралар
- Әбиләргә багышланган өлеш
Алып баручы.
Әбинең җылы куллары, йомшак тавышы, тәмле коймаклары һәр баланың күңелендә мәңгегә кала. Кызларыбыз әбиләренә багышлап матур шигырьләр әзерләделәр.
5 нче бала (Кыз бала):
Әбиемнең җылы кулы
Маңгаемнан сыйпаса,
Барлык авырулар кача,
Күңелем бик шатлана.
6 нче бала.
Йомшак җептән оекбашлар
Бәйли миңа әбием.
Бу дөньяда иң кадерле,
Ак яулыклы әбием!
«Яулыклы кызлар биюе»
(Кызлар татар халык көенә кулларына матур яулыклар тотып бииләр. Бию ахырында алар яулыкларын әбиләренә бүләк итә яки һавага күтәреп матур фигура ясыйлар
- 3. Күңелле уеннар
Алып баручы.
Хәзер, әбиләребезнең никадәр җитез һәм уңган булуын тикшереп алабыз. Безнең белән бергә уйнап алырга теләүче әбиләрне уртага чакырабыз!
1 нче уен: «Җеп йомгаклау»
Кагыйдәсе: Уртага 2–3 әби һәм аларның оныклары чыга. Һәр парга сүтелгән җеп беләзеге бирелә. Сигнал буенча әби оныгы белән бергә җепне тизрәк йомгакка чорларга тиеш. Кайсы пар тизрәк һәм пөхтрәк ясый – шул пар җиңә.
2 нче уен: «Оныгыңны киендер»
Кагыйдәсе: Ике әби уртага чыга. Аларның каршында кәнәфидә яулык белән алъяпкыч ята. Әбиләр үз оныкларын тиз генә алъяпкыч киертеп, яулык бәйләп куярга тиешләр. Ахырдан оныклар басып әбиләренә баш ия.
Алып баручы.
Сүзне зурлар төркемә бирәбез. Алар да матур шигырьләр, җырлар әзерләгәнәр. Рәхим итеп каршы алыгыз.
Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)
Бәлки, минем әбине
Сез дә белә торгансыз?
Әбиемне “әби” диеп
Әйтүе дә уңайсыз.
Минем әби яшь әле
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, – диләр.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбием күк
Җылы, якты буласы?!
“Әбием турында җыр “
- Бабайларга багышланган өлеш
Алып баручы.
Безнең бабайларыбыз – өйнең терәге, батырлык һәм акыл үрнәге. Малайларыбыз бабайларына карап үсәләр, аларга охшарга тырышалар. Бабайлар өчен шигырьләр чираты!
6 нчы бала. (Малай бала):
Минем бабай бик батыр,
Күп эшкә ул бик оста.
Без аның белән һәрвакыт
Иң якын, тугры дуслар.
7 нче бала.
Бабаемның киңәшләре
Миңа һәрчак ярдәм итә.
Аның белән балыкка да,
Урманга да йөрисе килә!
8 нче бала. «Бабаемның киңәшләре»
Бабам минем – үрнәк кеше,
Иртән тора, гел эштә.
Аның кебек тырыш булырга
Сүз бирәм мин һәр эштә.
«Яхшы бул, улым», – ди һәрчак,
Матур сүзләр калдыра.
Бабаемның җылы сүзе
Күңелемне яндыра.
Җыр “ИҢ ШӘП БАБАЙ” (зурлар төркеме)
- Сызгырамы, җырлыймы –
Оркестр күңелне ача!
Безнең уйнауны тыңласаң,
Аяклар үзе баса! - Йөзләрендә гел елмаю,
Кулларында – уен кораллары.
Гөрләтеп бер уйнап алсын
Безнең татар балалары!
Каршы алыгыз: татар халык көе – «Әпипә»!
Оркестр “Әпипә”
- Йомгаклау өлеше
(Барлык балалар яңадан уртага түгәрәккә басалар).
8 нче бала.
Йөзләрегез һәрчак көлсен,
Кайгы күрмәгез бер дә.
Сез булганга дөнья якты,
Яшәгез йөзгә кадәр!
“Әбием алтыным – минем иң якыным”
Алып баручы.
Кадерле кунакларыбыз! Сезгә тагын бер кат соклануыбызны белдерәбез. Балаларыбыз сезнең өчен үз куллары белән матур открыткалар (бүләкләр) ясадылар. Алар сезне бик яраталар!
(Музыка астында балалар үз әби-бабайларына йөгереп барып, аларны кучаклыйлар һәм бүләкләрен тапшыралар).
Алып баручы.
Йөрәкләрдә калсын бу бәйрәм,
Шатлык тулсын һәрбер өйгә.
Сау-сәламәт булып яшәгез,
Очрашканга кадәр, сау булыгыз!
