Туган телем – байлыгым
(Дәрестән тыш эшчәнлек – этноквест)
Миләүшә АЛЕКСЕЕВА,
Диләрә НУГМАНОВА,
Казандагы
187 нче күппрофильле лицейның
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы: төрле халыклар мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында күзаллавын формалаштыру;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: төрле милләт халыкларының милли орнаментларын, дәүләт символикасын аера белү өстендә эшләү;
Коммуникатив УУГ: төрле милләт вәкилләренең (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар һ.б.) милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белү;
Регулятив УУГ: туган телгә, үзеңнең һәм башка милләт халыкларына, күренекле шәхесләргә карата хөрмәт тәрбияләү; әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белү, күзәтергә өйрәнү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Предмет: укучыларга үз сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру.
Тукталыш саен өстәлләр куелган. Һәр өстәл милли ризыклар, кул эшләре, бизәкләр, рәсемнәр, квест биремнәре белән баетылган. Милли киемнәр кигән укучылар чыгыш ясыйлар. Тукталышка килгән укучылар квест биремнәрен үтиләр. Дөрес җавап җыйган укучылар карталарына билгеләр алалар.
Дәрестән тыш эшчәнлек барышы
“Дуслык турында җыр” (С.Сәйдәшев көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре) яңгырый.
Укытучы. Җыр нәрсә турында?
– Халыклар дуслыгы турында.
Укытучы. Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши: руслар, татарлар, башкортлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башкалар. Алар ничек яшиләр?
– Алар бер-берләре белән аралашалар, үзара дус яшиләр.
– Алар бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар.
Укытучы. Без дә бүген төрле милләт вәкилләренә кунакка йөрербез. Аларның милли киемнәре, ризыклары, җыр-биюләре белән танышырбыз. Безгә алып баручыларыбыз ярдәм итәрләр. Алар безне тукталышларга кадәр алып барырлар. Анда сезне һәр милләтнең сәламләве һәм сынаулары көтәчәк. Сез әзерме, укучылар?
- Без әзер.
1нче тукталыш. “Татарлар” (Татар халык көе яңгырый)
Татар милли киеменнән бер укучы:
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә,
Шатланып, гөрләшеп.
(Татар егете белән татар кызы биюе)
Алып баручы. Элек-электән татар халкы бик тырыш, хезмәт сөючән, ачык йөзле, кунакчыл булган. Аларның киемнәре белән башка халыкныкыннан аерылып торган. Әйдәгез, квест биремнәрен үтәп карыйк әле.
Квест биреме (1). Татар халкының милли баш киемнәрен беләсезме?
- Әйе, беләбез! Калфак һәм түбәтәй.
Квест биреме (2). Вак-вак итеп турап, майда йөздереп, бал белән катырып, әлеге татлы камыр ризыгын кунакка күчтәнәч итеп алып баралар. Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы?
- Бавырсак.
Квест биреме (3). “Туган тел” шигырен кем язган?
- “Туган тел” шигырен Габдулла Тукай язган.
2 нче тукталыш. “Башкортлар”
Бер укучы башкорт милли киеменнән:
Ут-күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.
Алып баручы. Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән.
Квест биреме (1). Камыштан ясалган, башкорт халкының яраткан уен коралы?
- Курай.
(Бер укучы курайда “Карабай” дигән башкорт көен уйный)
Квест биреме (2). Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле эчемлек?
- Кымыз.
Квест биреме (3).”Ана”, “Ана теле” шигырьләренең авторы?
- Татар һәм башкорт халкының классик язучысы Мәҗит Гафури.
3нче тукталыш. ”Марилар” (Мари халык биюе башкарыла)
Тыпырдатып, матур итеп,
Без марича биибез.
Марича да, русча да,
Татарча да сөйлибез.
Алып баручы. Мари халкы – җырлы-моңлы халык. Алар иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Егетләре агачны кисеп, бизәкләр төшерәләр, кызлары чигү чигәләр. Бәйрәм итәргә, күңел ачарга яраталар.
Квест биреме (1). Мариларның яраткан уен кораллары?
- Сыбызгы, гөслә, ике кыллы скрипка.
Квест биреме (2). Мари халкының төп бәйрәме?
- Семык бәйрәме.
Квест биреме (3). Әлеге шигырь юлларын кем язган?
“Кая гына барып йөрсәм дә мин,
Искә алам Тукай җырларын.
Кардәш халкым минем – татар халкым,
Сагынам Кушлавычын, Кырлаен.
Барысы да газиз минем өчен,
Якын миңа татар, марилар…”
- Мари халык шагыйре Макс Майн язган.
4 нче тукталыш. “Руслар”
(Рус халык җыры “Во поле береза стояла”. Кызлар башкаруында бию)
Алып баручы.
Родной язык – народа достоянье,
Он с детства каждому из нас знаком,
Стихи и проза, сказки и преданья,
Все мило нам на языке родном.
Учите, берегите речь родную,
Стихи слагайте, украшая жизнь!
Потомкам передайте речь живую,
Чтоб память о народе сохранить.
Квест биреме (1). Татарстанда, татарлардан кала, иң күп санлы милләт кайсысы?
- Руслар.
Квест биреме (2). Рус халкының төп уен коралы?
- Балалайка.
Квест биреме (3). Әдәби рус теленә нигез салучы?
- А.С.Пушкин.
5 нче тукталыш. “Чувашлар” (Чуваш халык биюе башкарыла)
Дуслар белән күңелле,
Яшәве рәхәт!
Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт.
Алып баручы. Чувашлар элек-электән җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, арпа, арыш, җитен, ясмык, тары үстергәннәр.
Квест биреме (1). Чувашларның Язгы сабан эшләре төгәлләнгәч оештырыла торган бәйрәме?
–Уяв дип атала.
Квест биреме (2). Чувашларның милли ризыгы булган түгәрәк, күп катламлы, төче камырга пешерелгән пирог ничек атала?
- Хулпу дип атала.
Квест биреме (3). Халык шагыйре Педер Хузангай кемне әдәби укытучысы итеп санаган?
- Ул, әдәби укытучысы итеп, Һади Такташны санаган.
6 нчы тукталыш. “Удмуртлар”
Удмурт милли киеме кигән укучы:
Милли киемнәр киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык күпере диеп.
“Эх сез, матур кызлар”җыры яңгырый.
Алып баручы. Бу җырның сүзләрен Николай Васильев, көен Петр Кубашев язган. Удмурт галиме, филология фәннәре докторы, профессор Риф Насыйбуллин татар теленә тәрҗемә иткән.
Удмуртлар – тырыш халык. Алар җир эшкәртү, аучылык, бакчачылык белән шөгыльләнгәннәр.
Квест биреме (1). Удмурт халкының борынгыдан килгән бәйрәмнәренең берсе?
- Гырон быдтон дип атала.
Квест биреме (2). Удмурт халкының камыр ризыклары ничек атала?
- Табани, перепечи, бискыли, шекера дип атала.
7 нче тукталыш. “Татар керәшеннәре”
Әй керәшен, карендәшем минем –
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй – туган әнкәдәй.
Гәрәй Рәхим
«Кәвәл авылы көе» яңгырый.
Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә, тырышып хезмәт итү белән бергә, күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә яраткан.
Квест биреме (1). Кайсы халыкның борынгыдан килгән йоласы буенча, кияүгә китәсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган?
- Татар керәшен кызы туй вакытында елап жырларга тиеш булган.
Квест биреме (2). Һәр елны 12 нче июльдә нинди бәйрәм үткәрелә?
- Питрау бәйрәме үткәрелә.
Квест биреме (3). Керәшеннәрдән беренче шагыйрь кем ул?
- Яков Емельянов.
Алып баручы
Без-бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт һәм руслар без.
Укытучы. Укучылар, күрдегезме, һәр халыкның үз теле, үз тарихы, гореф-гадәтләре һәм дә күренекле шәхесләре бар. Барлык милләт вәкиле, үзара дус булып, менә шулай бер-берсен хөрмәт итеп, күңелле итеп яши. Туган телебез безнең бик бай, аны саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру – төп бурычыбыз. Башка милләт вәкилләренең дә телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итик, аралашып яшик, укучылар.
