Г.Тукай «Печән базары» Яңа караш (авторлык эше)
Айгөл ГАТАУЛЛИНА,
Зеленодольск шәһәрендәге
5 нче гимназиянең
туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация. Статья посвящена проекту «Сенной базар – продолжение наследия Габдуллы Тукая и традиционных ценностей», направленному на создание интерактивного пространства «живого музея». Через совместную деятельность детей и родителей – изготовление экспонатов, костюмов, утвари, элементов декора и блюд – участники воссоздают атмосферу Сенного базара времён Габдуллы Тукая и приобщаются к культурному наследию татарского народа.
Социальная значимость проекта заключается в укреплении семейных и школьных связей, передаче практического опыта народных ремёсел и кухни, формировании культурной идентичности и чувства сопричастности наследию. Практическая ценность – в создании готового сценария реконструкции, метода «музей своими руками», передвижной экспозиции и закладке ежегодной ярмарки в духе эпохи Тукая.
Автор приходит к выводу, что собственноручное воссоздание исторической среды превращает изучение истории из пассивного получения фактов в живое эмоциональное переживание. Дети и взрослые становятся не зрителями, а сотворцами, что повышает интерес к локальной истории и традиционным ценностям, укрепляет семью и школу и позволяет сделать проект воспроизводимой ежегодной традицией.
Сәхнәдә Печән базары күренеше. Тукай чоры мохите. Укучыларның киемнәре дә шул чорга карап әзерләнгән. Әлеге сәхнәләштерелгән күренешнең вакыты төгәл 10 минут. Җыр-биюләр сезнең карамакка.
Зәринә. Базааааараар? Нинди базаааар?
Аяз чабып чыга.
- Печән базары, Печән базары
Зәринә. Кайсы әйтә: «Мин иртәгә итек алам».
Кайсы әйтә: «Мин амиркан читек алам».
«Бирә күр, бай, бүген, – дидер берсе тагы,
– Гарәфә көн мин авылга китеп барам».
Барыйм тизрәк, күрим, базарны мин дә.
(Музыка талгын)
Әнисә. Бер заман бардым Печән базарына, –
Шунда мин таптым азык язарыма.
Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.
Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.
Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.
Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..
Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:
Кызлар бии, өздерәләр үзәкне, ачыла театр пәрдәсе.
( Музыка башлана, кызлар: Раянә, Сафинә, Әдилә, Ясминә, Азалия татарча бииләр)
Әби-Диана. – Иииии, нәрсә майтарасыз? Таралыгыз моннан (кулында кәрзин, кәрзиндә әйберләр, акрын гына уйнаган көй ишетә.) Чү, бу нинди көй? (Кәрим печән күтәреп чыга, Бабай – Кәримнән килеп сорый.)
–Кардәш, бу көй нинди көй?»
Бабай – Кәрим. – «Бу көй була – «Әллүки!»
Диана. Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле–төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Әнисә. Менә берзамааааан…
Тәгәрәп юл уртасыннан килә таш,
Таш түгел лә – кабак икән, менә баш.
Кабак килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып.
Кәрим. – Уф, чаптым, кабактан коры кала яздым, иң зурысын алдым, мәгәр әбиегез сорый кабак, иң зурысын, иң тәмлесен.
(Музыка) Аяз
Гәҗит, гәҗит сатып алыгыз (кулында төрелгән гәҗитләр). Төп яңалыклар монда. Кемгә кирәк алыгыз, тизрәк укып калыгыз.
–Гәҗит сатам, гәҗит алыгыз. (дип кычкырып китеп бара, олыларга гәҗит тарата)
(Музыканы басып торабыз) Рамазан (этен ияртеп чыга)
– Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
(этне утырта, өйрәтә)
– Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңгайсыз ул!
Әнисә. Ә мондааааа…
Күз ачырмаслык чыгып комлы буран,
Басты золмәт Җир йөзене шул заман.
Һич кеше белми: ни хикмәт бу, ни бу?
Әллә чынлап та кыямәт көнме бу?
Әллә бер «койрыклы йолдыз» төштеме?
Әллә Тәңре сур өрергә куштымы?
Дөньяга соңгы минутлар килдеме?
Әллә Ханның мәсҗеде җимрелдеме?
Әллә тәүбә капкасы ябылдымы?
Әллә бер бай корсагы ярылдымы?
Ташпулатлар җөмлә дер-дер селкенә…
Каршылык юктыр Ходайның иркенә.
Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала,
Һәм өеп куйган кәләпүшләр ава.
Танымый дуст дустны, кардәш кардәшен,
Һәр кеше куркып укый «ләхәүлә»сен.
Йосыфны өстерәп диярлек керә Азалия.
Йосыф. Бүген генә сабакка бармыйм инде, уйныйсым килә, анда барганчы, кырларга чыгып уйныйм, бармыйм дим бит инде (аягын тери)
(Әни-Азалия Йосыфка сөйли)
- Азалия. Әйдә, әйдә дим, сабак укырга кирәк, надан булу мәгкуль түгел, әйдә
– Йосыф. Бармыйм инде, бармыйм (малай киреләнә, уйныйм, сабакка бармыйм ди)
- Азалия. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса у-сулга,
Уенга салмаса ихлас –менә бәхте аның шунда.
- Әйдә, әйдә (алып кереп китә)
(Музыка) Әнисә. Менә нәрсә, сабакка бармаган бала икән ич ком-буранга сәбәп исә. Балаларны тәрбия итү ай-ай авыр, булырга кирәк анага да, балага да сабыр.
(пауза)
Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде…
Кирилл – бала, ямщик – Сабир
Сабир. – «Асрамага бала бирәм, кем ала?!» Кем ала? Асрамага бала бирәм.
Рамазан. – Кара әле, әнисе, әйдә, безнең бала юк бит, алып кайтыйк?
Айгөл. – Иии, Ходаем, кем баласы икән бу? Әйдә, ярар соң, хуш, алыйк.
Кириллны җитәкләп алып чыгып китәләр.
Саидә. – Балаларга уен уйнатучы (музыка)
- Уйныйбыз, уйныйбыз. Бу әйбер песинең уйнаган уенчыгы. Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән? (Йомгак. «Шаян песи»)
Бу әйбер кәҗәнең ашамлыгы. Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән? (Печән. «Гали белән кәҗә»)
Бу әйбер Су анасына кирәк. Нәрсә ул һәм кайсы әкияттән? (Алтын тарак. «Су анасы»)
Бу әйбер Былтыр исемле егеткә кирәк. Нәрсә ул һәм кайсы әкияттән? (Утын. «Шүрәле»)
Сабир. Йосыф җиңде, менә сиңа, энем, бүләк. (Йосыф, Раяз, Камилә,Зәринә җавап бирәләр. Йосыф җиңә, сәгать ала.)
Әнисә.
Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…
Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Печән базары халкы күңле шат!
Биюнең икенче өлеше
Алиана (бай хатыны) керә, биюне туктата, кызлардан сорый:
- Мәскәүски урамы кая?
- Мондаааа (кереп чабалар)
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт-хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!
Ап–ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!
(Мәликә, Сабина, Сафина чыга.)
Сафина. – Тукта, тукта. Нурулла мәчетеме? 1845–1849 елларда беренче гильдияле сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов улларына васыять итеп калдырган акчаларына төзелгән. (биюче кызларга әйтә)
Мәликә. – Элек Җиденче җәмигъ мәчете, Печән базары мәчете, Юныс мәчете дип аталган.
Сабина. – Әәәәәәә.
(Малайлар бии)
Үтеп баручылар. – Сәгыйт һәм Раяз (эшләпә, кәчтүм-чалбар, таяк, рәсми стиль)
Сәгыйт. – Менә шул: башка шагыйрьләр тынычлык бер дә бирмиләр,
Шигырь язганда, һәр юлга минем мәгънәне урлыйлар.
Раяз – Дидем: «Ай-һай, явызлар, нинди залим, уңмаганнар бит,
Моның шигърен алар чынлап та алган, урлаганнар бит!»
(Зәйнәб белән Зәйнәб – карчыклар, берсе уенчык тавык күтәргән, берсе көрәк, тырма)
Зәйнәп.
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр;
Анда йөзгәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр.
Зәйнәп Сәләхова
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
Камилә белән Жасмин чыга
Камилә. Якын дустым! сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
Әнисә. Карим, иткел канәгать барына,
Итмәсәң – әйдә Печән базарына.
(музыка)
(Музыка астында төрле яктан төрле сүзләр ишетелә)
Раяна.
Кирәк булса, менә казнамнан ал пот-пот көмеш-алтын;
Әдилә.
Сиңа булсын менә пар ат, көмеш көпчәкле бу фәйтун.
Клара.
Күзең туйганчы һәртөрле читек–кәвеш, кызыл мал ал!
Гөлназ.
Кирәк булса – вәзир бул яки ярты ханлыгымны ал!»
Ясминә.
Рәхим итегез базарга
Гөлләмәләр алыгыз
Татлы-баллы ризыклардан
Авыз итеп калыгыз
(Сатып алучыларны аптыраталар:Раяна, Әдилә, Әнисә, Зәйнәп Ашимова)
Алкаларың якты бриллиант ич, –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син теләк ич миңа, син салат ич, –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син хәят ич миңа, син мәмат ич, –
Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы?
(Бик актив рәвештә һәрберебез базарда сату итәбез, андагы әйберләр турында сөйлибез. Базарда сату-алу эшләрендә һәрбер бала катнаша.)
Әнисә. Күп сөйләндем. Яхшы инде, мөнәкъкыйдләр сүкмәсә,
Рәхмәт инде, тик берәрсе
Язганымны читкә себреп түкмәсә.
