Исем. Кабатлау дәресе
(3 сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе)
Сиринә ШӘФИГУЛЛИНА,
Казандагы
52 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Исем турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системалаштыру. Иҗади фикерләргә, белемнәрне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын үстерү. Туган ягыбызга, шәһәребезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырган метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
- исемнәрне аерып ала белү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба, исемнәрне күплек санга куя, килеш белән төрләндерә белү;
- предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;
- текст белән эшләү, килешләрнең ни өчен кулланылуларын ачыклау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- парларда эшли белү;
- җөмлә төзи, үз фикерләрен әйтә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү, үзләренә бәя бирә белү.
Предмет нәтиҗәсе: исем сүз төркеме турындагы белемнәрне ныгыту.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәсе: туган ягыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре уяту.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
Җиһазлау: дәреслек (туган тел (татар теле). 3 сыйныф. Ике кисәктә. Икенче кисәк: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). / М.М.Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, О.Р.Хисамов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020), проектор, карточкалар, биремнәр, аудиоязма.
Дәрес барышы:
- оештыру моменты.
Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез
Яхшы кәефләр сезгә!
Эшебездә бары уңыш
Юлдаш булсын һәркемгә!
- Шушы матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрик!
- актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, минем сезгә бик матур бер әкият тыңлатасым килә. Аны Марсель Галиев язган. Әкият “Сәяхәтче бал корты” дип атала.
Укытучы. Кем соң ул сәяхәтче? (укучылар җавап бирә)
Укытучы. Бал корты кайларда булды икән, кемнәр белән танышты икән, әйдәгез тыңлап карыйк әле. (әкиятне тыңлау)
Укытучы. Әкият ошадымы?
Укытучы. Анда кем исемле малай турында сүз бара? (Айдар)
Укытучы. Айдар кая барган? Кем белән барган?
Укучылар. Төркиягә, әнисе белән барган.
Укытучы. Айдар үзе кайсы шәһәрдә яши?
Укучылар. Казанда.
Укытучы. Айдар самолетта “кемне” очрата?
Укучылар. Бал кортын.
Укытучы. Бал корты самолётта нишләп йөри?
Укучылар. Ул сәяхәтче бал корты, төрле илләрдә булган.
Укытучы. Ни өчен Казан сүзен ишетүгә аның күзендә яшьләр күренә?
Укучылар. Ул да Казанда туган, анда яшәгән, шәһәрен сагынган.
Укытучы. Ни өчен ул туган ягыннан киткән?
Укучылар. Өлкән бал кортлары аны эшләмисең дип ачуланганнар, ул үпкәләп очып киткән.
Укытучы. Бал корты туган ягына кайтып җитәме? (әйе)
Укытучы. Димәк, туган як ул һәркемгә дә кадерле, шулай бит. Менә без дә бүген үзебезнең туган шәһәребез, республикабыз турында сөйләшербез.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Текстта кем? соравына җавап биргән нинди сүзләр ишеттегез?
Укучылар. Айдар, әни.
Укытучы. Песи, бал корты сүзләре нинди сорауга җавап бирә?
Укучылар. Нәрсә?
Укытучы. Ни өчен икән? (татар телендә кем? соравы бары тик кешеләргә генә бирелә).
Укытучы. Әкияттә ишеткән кайсы сүзләрне сез баш хәрефтән язар идегез?
Укучылар. Истанбул, Мәскәү, Казан, Австралия, Америка, Африка, Идел.
Укытучы. Әйдәгез, тикшерик әле! (слайдтан тикшерү)
Укытучы. Без кем? нәрсә? соравын, баш хәрефтән языла торган сүзләрне искә алдык. Димәк, бүген нинди сүз төркеме турында сөйләшүне дәвам итәрбез?
Укучылар. Исем сүз төркеме турында.
Укытучы. Нинди сүз төркеменә без исем дибез? (укучылар җавап бирә)
- Уку мәсьәләсен чишү.
1 бирем (слайдта кроссенс)
Укытучы. Айдар бал кортына Казанның матур, истәлекле урыннарын санап күрсәтә алмады. Бездә бармы соң андый урыннар? Без дәрестә шәһәребез белән бәйле урыннарны искә алырбыз.
Укытучы. Тактага карыйк әле. Сез рәсемнәр күрәсез, аларның атамаларын әйтми генә анда нәрсә сурәтләнгәнен әйтеп чыгыйк! (малай, әни, песи, шәһәр, мәчет, елга, күл, манара) (Слайд)
Укытучы. Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (укучылар җавап бирә) Алар нинди исемнәр дип атала?
Укучылар. Уртаклык исемнәр.
Укытучы. Хәзер шул ук рәсемнәрне исемнәре, атамалары белән әйтик! (Айдар, Алсу (әниләренең исемнәре), Мырауҗан (песиләренең кушаматлары), Казан, Кол Шәриф, Казансу, Кабан, Сөембикә)
Укытучы. Болар нинди исемнәр булыр?
Укучылар. Ялгызлык исемнәр.
Укучылар. Ялгызлык исемнәренә нәрсәләр керә? Алар ничек языла? (укучылар җавап бирә)
2 бирем
Укытучы. Казан нинди республиканың башкаласы?
Укучылар. Татарстанның башкаласы.
Укытучы. Татарстан бик бай республика, шулай бит. Анда куе урманнар да, яшел болыннар да, елга-күлләр дә күп. Мин сезне хәзер урманга чакырам. Минем кулымда тартма, анда безнең урманнарда яшәүче хайваннар, кошлар бар. Сезгә исә, аларны үз урманнарына җибәрергә кирәк. Алар бит берәр генә түгел, шулай бит, әйдәгез без аларны күбәйтик! Нинди кушымчалар безгә ярдәмгә килер?
Укучылар. –лар,–ләр, –нар,–нәр кушымчалары.
Укытучы. Чиратлап чыгып хайваннарны, кошларны тиешле кушымчалы “урманга җибәрәбез”. (кушымчалы сумкаларга салу). Шул ук вакытта урыннарда да эшлибез. Бирелгән сүзләргә күплек кушымчасы ялгыйбыз.
| 1 нче карточка
Күплек кушымчасы ялгап яз: Аю ______ поши _______ Бүре ______ керпе ________ Төлке ______ ябалак _______ Тиен _______ тукран _______ Куян _______ сандугач ________ |
Физминутка. (“Салаватик”ларның “Кояшлы ил” җырына)
3 бирем
Укытучы. Бүген мин сезгә бизәргә тәрәзә рәсеме алып килдем. Еракта, читтә яшәүчеләр туган йортларының тәрәзәләре турында да күп кенә җырлар, шигырьләр иҗат итә.
Укытучы. Бу гади тәрәзә генә түгел, анда нинди язулар бар?
Укучылар. Килешләр.
Укытучы. Әйдәгез, бергәләп укып карыйк әле! (килеш исемнәрен уку)
Укытучы. Мин сезгә бу тәрәзәләрне кар бөртекләре белән бизәргә тәкъдим итәм. Тик болар гади генә кар бөртекләре түгел, аларның артына исемнәр язылган. Сез шул сүзләргә сорау куеп, килешен билгеләргә тиеш. Килештекме? (чиратлап чыгалар)
Укытучы. Урыннарда исә, бирелгән сүзләрне дөрес итеп таблицага урнаштырасыз.
Укытучы. Дөрес итеп җыйсак, монда безнең бер сүз җыелырга тиеш. Нинди сүз җыелды? (Бауман)
Укытучы. Нәрсә ул Бауман? Әйдәгез әле бу сүз белән җөмләләр төзеп әйтик! (укучылар җөмләләр төзиләр)
Укытучы. Тәрәзәне “бизәүне” дәвам итәбез. Нинди сүз җыелды? (Кремль)
Укытучы. Әлеге сүз белән дә җөмләләр төзеп әйтик! (укучылар җөмләләр төзи)
| 2 нче карточка
Бирелгән исемнәрнең килешен таблицага билгелә: 1. шәһәр 7. паркта 2. театрдан 8. йортның 3. урамда 9. урманнан 4. Казанны 10. Иделне 5. Татарстанның 11. елгага 6. күлгә 12. башкала
|
4 бирем
Укытучы. Сезнең алдыгызда текст. Карагыз әле, анда нәрсәләр төшеп калган?
Укучылар. Кушымчалар.
Укытучы. Хәзер сез парларда эшлисез, төшеп калган кушымчаларны ябыштырасыз, ялгыйсыз.
Без Казан____ яшибез. Ул – Татарстан____ башкаласы. Быел Казанга____ 1019 ел була. Ул – борынгы һәм матур шәһәр. Безгә башка илләр____ дә кунаклар, туристлар килә. Мин шәһәрем____ яратам.
Укытучы. Бергәләп тикшерәбез (слайдта). Исемнең килеш белән төрләнүе ни өчен кирәк? (укучылар җавап бирә)
- Рефлексия
Укытучы. Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык?
Укучылар. Исем.
Укытучы. Исем турында нәрсәләрне искә төшердек?
Укучылар. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне, исемнең килеш белән төрләнүен.
Укытучы. Тагын нәрсә турында сөйләштек?
Укучылар. Туган як, Татарстан, Казан турында.
Укытучы. Казанның нинди истәлекле урыннарын искә төшердек? (укучылар җавап бирә)
Укытучы. Сез үзегезнең шәһәрегезне яратасызмы? (укучылар җавап бирә)
- Билге кую.Үзбәя.
Укытучы. Сез алдыгызда шушындый рәсемнәр күрәсез. Хәзер сез миңа үзегезнең исем сүз төркемен ни дәрәҗәдә аңлавыгызны күрсәтерсез (слайдта).
| “Кояш” рәсеме – барысын да аңладым, башкаларга да аңлата алам диючеләргә елмая
“Болыт арасыннан карап торган кояш” – аңладым, берничә хатам булды диючеләр өчен “Болытлар артына качкан кояш” исә, аңлап бетермәдем, хаталарым булды диючеләр өчен |
Укытучы. Яхшы, хәзер үзегезнең эшегезгә билге дә куегыз инде!
VII. Өй эше.
Укытучы. Өй эшен болайрак алырбыз (слайдта).
– “Кояш” ны сайлаучылар – 41 биттәге 41 нче күнегү
– “Болытлар арасындагы кояш” – 41 нче биттәге 38 нче күнегү
– “Болыт артындагы кояш” – 41 биттәге 37 нче күнегү
VIII. Йомгаклау.
Укытучы. Сау булыгыз! Сезгә уңышлар телим!
