Көзге уңыш бәйрәменә багышланган «Сөмбелә»  кичәсе

 

Гөлназ ФАРУКШИНА,

 Әлмәттәге 10 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, урып-җыю тәмамлануга багышлап,  татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргән.  Шушы бәйрәмгә багышлап  төзегән  сценарием балаларны татар халкы мәдәнияте белән кызыксындыруга һәм әлеге мөһим вакыйга традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Сценарий шатлык һәм бердәмлек атмосферасы тудырырга да ярдәм итә, бу исә аны тәрбия процессының мөһим элемент.

 

Сәхнәгә малай килеп керә. Кулында урак.

    Малай. Әти, әти, син кайда? Әти, кара әле, мин келәттән нәрсә  таптым! Кемнеке икән бу? Моның белән ни эшлиләр?

    Әти. (Уракны кулына алып). Улым, бу – урак. Бабаңныкы ул.

(Бу вакытта бабай керә)

    Малай.Аның белән ни эшлиләр соң?

    Әти. Анысын бабаңнан сора.

    Бабай. (Бабай уракны кулына ала, уйланып кала). Без яшь чакларда игеннәрне урак белән уралар, чалгы белән чабалар, көлтәләрне кул арбасы белән амбарларга ташыйлар иде, улым.

(“Уракчы кыз” җырына балаларурак тотып бииләр) 

Ай урагың салып иңбашыңа,

Кояш нурларыннан нур алдың;

Кояш нурларыннан нур алдың да

Салкын чишмәләрдән су алдың.

 

Басма өстенә басып су алганда

Кулъяулыгың кемгә болгадың?

Талир тәңкәләрең чыңлаганда

Кем исеменә җырлар җырладың?

 

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,

Сөйгән ярың ауга киттеме?

Әллә мылтык алып, кылыч тагып,

Дошманнарга каршы киттеме?

 

 

Әйтче, нидән шулай яшь егетләр

Гөл сибәләр синең алдыңа?

Йөзләрең шул синең таң кояшы,

Урагың да – тулган ай гына.

 

Әти. Заманалар үзгәргәч, җирне тракторлар белән сөрә, ашлыкны комбайннар ура, амбарларга машиналар белән ташый башладылар. Көз коры, матур, кояшлы килеп, игеннәр уңышлы урнашса – игенче өчен зур бәхет ул, улым!

Бабай.Әйе, игенчегә һәр көз бәйрәм, һәр көз хикмәт ул. Ләкин көзне бәйрәмгә әйләндергәнче күпме көч куярга, күпме тир  түгәргә кирәк. Моны бары игенчеләр генә белә.(“Игенче” презентациясен карыйлар)

Алып баручы.

Баш очыннан киек казлар оча,

Их аңлыйсы иде, кош телен!

Кош теленнән җиргә моң түгелә

Киек казлар моңы: “Хуш илем!”

Кошлар китә… Бераз гына моңсу

Ләкин көзләрнең бит үз яме.

Игенченең олы куанычы –

Гөрли илдә уңыш бәйрәме.

Сый-нигъмәттән тулы ил табыны,

Бәйрәм күрке – яңа икмәк ул

Кемгә ничек – ләкин игенчегә

Һәр көз бәйрәм, һәр көз – хикмәт ул.

«Чайкала иген кырлары» җыры.

(И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре)

Алып баручы.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

      Алып баручы.

Уңыш, муллык бәйрәме татар халкының электән килгән милли бәйрәме дә ул. Аны “Сөмбелә” дип йөрткәннәр. Без дә бүген бирегә уңыш алиһәсе Сөмбеләне чакырдык. Рәхим ит, Сөмбелә.

(Сөмбелә керә.Кулында чигүле сөлге өстенә куелган икмәк.)

Сөмбелә. Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда .

(Кулларына башаклар тотып балалар бииләр)

Сөмбелә. Балалар, мин хәзер сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйм әле.Табышмакларга җавап табыгыз әле!

Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил,

Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

Сөмбелә. Булдырдыгыз, балалар!

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәт бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге. (Сөмбелә тамашачыларны икмәк, бавырсак белән сыйлый).

Бабай, малай, әти чыгалар.

Малай. (Кулында урак). Ипи, өстәлгә килгәнче, бик озын юл үтә, күп хезмәт сорый. Күпме көч, тырышлык сорый икән!