Язгы чәчү алдыннан йомырка җыю йоласы
Фәнүзә НУРГАЛИЕВА,
Балтач районы Норма авылы
“Тургай”балалар бакчасы тәрбиячесе
«Язгы чәчү башланыр алдыннан йомырка җыю йоласы”(сценарий)
Максат:
–Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.
– Үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
- Балаларны ата-аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.
Сүзлек өстендә эш:
1. Балаларны сузык һәм җиңел сүзләрне ачык әйтеп жырларга өйрәтү.
2. Сүзләрдәге аерым авазларга басым ясатып, аларны ачык һәм дөрес әйтү.
Җиһазлар. Залда татар авыл йорты күренеше, йортның ике ягында койма, өстәл һәм агач озын урындыклар, йортның эчке бизәлеше милли рухта бизәлгән: кичке күренеш – уртада өстәл тора, өстәлдә чигүле ашъяулык ябылган, аның өстендә буялган йомыркалар салынган тәлинкә, самавыр һәм милли ризыклар куелган. Бер як койма янында агач озын урындык һәм икенчесендә катнашучылар утырган. Иртәнге күренеш – өстәл һәм бер озын агач урындык алына, ишегалдына охшатып уртага агач макеты куелган.
Катнашалар. Өлкәннәр – хуҗабикәләр, малайлар һәм кызлар.
Бәйрәм барышы.
(“Тәфтилләү” көе астында тәрбияче кичәне ачып җибәрә.)
Тәрбияче. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, онытылып юкка чыккан. Әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәрнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте зур. Шуны истә тотып бүген сезнең игътибарыгызга “Йомырка җыю өмәсе” бәйрәмен тәкъдим итәбез. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!
Сәхнәдә төрле яшьтәге балалар төркеме “Әбәкле” уенын уйныйлар. Зәринәне, куып барганда егыла, елый. Балалар аны үртиләр:
Җылак-җылак, җылтын колак,
Караман таяк, карт әтәч
Кикрикү-үк! (Балалар юата.)
(Авылча чуар күлмәк кигән, башына чөеп яулык бәйләгән хатын-кыз (әни) чыга.)
Әни. Бу нинди тавыш ? Җылыйсыз да, көләсез дә кебек. Зәринәне кыерсытасызмы әллә?
Зәринә. Юк авыртмады, мин юри генә.
Ән. Балалар, бик озак уйнамагыз. Иртүк торасыгыз бар. «Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә», дигән әйтемне ишеткәнегез бармы икән?
Нариман. Бар, бар.
Әни. Үзегез күкәй пешердегезме соң?
Нариман. Юк, без төш пешердек. Әни әйтә: «Быел нишләптер тавыкларым киреләнде, узган ел ишеп кенә торганнар иде. Быел бик саранландылар, күкәй салмыйлар» – ди.
Әни. Ярар, ярар.
- Балалар, кайсыгыз күкәй пешерде соң?
Булат. Без пешердек!
Габдулла. Без дә!
Әни. Нәрсәләр белән кызарттыгыз аларны?
Сылу. Суган кабыгы белән. Шундый шәп манылды безнең күкәйләр, куе кызыл төстә килеп чыктылар.Кибеттдән буяу алып мангандай инде менә!
Зәринә. Минем әнием суган кабыгын күп салмады, күкәйләрне дә суда бик озак тотмады, шуңа да саргылт әфлисун төсендә килеп чыктылар.
Әни. Тагын кемнәр нинди төсләргә манды?
Булат. Без каен себеркесе суында пешердек. Күкәйләр яшькелт төскә керде.
Рәзилә. Без буяп тормадык, күкәйләр сөттәй ак, үзләре шундый эреләр. Безнең кара тавык та ак йомырка сала бит.
Раяз. Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы да баш кебек! Мактанышып соңга калмыйк! Иртәгә иртәнге 5тә безнең капка төбенә җыелабыз.
Рәзилә. Чишмә башы Шамил бабайларга да барырга кирәк. Безгә балалар әз керәләр, дип үпкәли икән.
Габдулла. Карале, аларга ике тапкыр кереп чыгарга кирәк алайса!
Нариман. Кит, булмаганны! Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың!
Әни. Балалар, киемнәрегезнең барысын да рәтләп, хәстәрләп куегыз.Йомырка җыю – борынгыдан калган изге йола ул. Йомырка тереклекне, муллыкны аңлата. Ярый, балалар, барыгыз да таралыгыз. Алайса йоклап калуыгыз да бар. (Балалар таралышып, чүпрәктән тегелгән янчыклар тотып керәләр).
(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.) Музыка уйный.
Зәринә. Тавык белән бер вакытта йокларга ят, әтәч белән тор, дигәндәй беренче әтәч кычкыруга уянып киткән идем, шуннан бирле йокламадым.
Илида. Мин дә шулай яттым. Тәрәзәдән таң сызылып атканын карап тордым. Шулкадәр матур ул! Әби әйтә: Бәйрәм таңы бигрәк күркәм, бигрәк ямьле була, –ди.
Рәзилә. Кемнәрдән башлыйк?
Нариман. Башта Атау урамына барабыз, аннары Яңа урамга менәбез.
Нарима. Иң элек Закирҗан бабайларга барабыз, алар узган ел да ике күкәй биреп чыгардылар.
Нариман. Янчыгың тизрәк тулсын, дип беренче маяны әни салды.
Зәринә. Әниләрнең кулы җиңел була ул, янчыгынны тутырасың болай булгач! (Такмак әйтеп бара-бара капка төбенә килеп туктыйлар. Закирҗан бабай килеп чыга.)
Нариман. Өйдәме түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә бер күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Илида. Әби, бабай өйдәмесең?
Бер йомырка бирәмсең?
Әгәр йомырка бирсәң:
Тавыгың салып утырсын,
Чиләк-чиләк тутырсын,
Йомыркагыз күп булсын,
Гомерегез озын булсын!
Закирҗан бабай. Әссәламегаләйкүм, балалар! Әйдәгез, сезне көтә-көтә көтек булдык инде!
Барысы бергә. Вәгаләйкем әссәлам, бабай!
Нариман. Исәнмесез, саумы сез!
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Закирҗан бабай. Булырдайның – сүзеннән, булмастайның – күзеннән күренеп тора, дигәннәр. Кем малае бу?
Барысы бергә: Кибетче Кәрим абый малае!
Закирҗан бабай. И-и, шулаймени? Үскәнем, синең әтиең җырчы бит. Безгә берәр җыр да җырлап бирерсең, бәлки? Күкәйгә өстәп кәнфит тә бирермен.
Нариман. Җырлыйм бабай, җырлыйм!
“Кәләпүшем-кәләпүш” җыры
Закирҗан бабай. Һай, булдырдыгыз, балалар! (Янчыгына күкәй, конфет сала)
Балалар йөгереп килә. Миңа да кәнфит кирәк, миңа да, – ди икенчесе.
Закирҗан бабай. Син нишли беләсең соң, улым?
Бала. Мин такмак әйтәм.
- Булат.–Ай диләр, вай, – диләр
Бу абзый бик бай, – диләр.
Бу абзыйның капчыгында
Баллы прәннек бар, – диләр.
2) Габдулла.
– Мин бии беләм. (өчесе бергә бииләр)
(Балалар биегәндә калган балалар такмак әйтә)
Бие әйдә, бие әйдә,
Бер биедем, диярсең,
Чабатаңның төбе төшсә,
Яланаяк биерсең!
Әтәчтә дә кикерик,тавыкта да кикерик!
Барыбыз да бергә чакта
Сикерик тә сикерик!
Нариман. Җитәр, җитәр уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың,
Аягыңны тыпырдатып,
Башмагыңны туздырдың.
Закирҗан бабай. Исә-сау йөрегез, балалар, көннәр аяз булсын! Яңгыр яуса да борчылмагыз! Май башында яңгыр яуса, җәй уңышлы килә ул!
Балалар. Рәхмәт, бабай! Тормышыгыз тигез булсын, тавыкларыгыз симез булсын!
Закирҗан бабай. Авызыгызга бал да май, балалар!
(Балалар китәләр һәм тулы янчыклар белән әйләнеп керәләр)
(Балалар таралышып, чүпрәктән тегелгән янчыклар тотып керәләр. Бер-берсенең янчыкларын тотып карыйлар, мактанышалар.)
Нариман. Әйдәгез, күкәйләрне саныйбыз, күчтәнәчләрне карыйбыз! (Янчыкларны бушаталар). Миндә ун күкәй!
Габдулла. Миндә унике күкәй! Җиде кәнфит! Өч перәннек!
Рәзилә. Миндә чуар күкәй дә бар! Кем тавыгыныкы икән? (торып күрсәтә, түгәрәк буйлап әйләнеп чыга)
Зәринә. Бытбылдык күкәедер әле. Минем печәнгә барганда йодрык кадәр бытбылдык күкәе күргәнем бар!
Нариман. Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә дигәннәр! Әйдәгез, булмаса, күкәй тәгәрәтәбез! (Күкәй тәгәрәтәләр, “кемнеке ерак китте, дип ярышалар)
Габдулла. М инеке Соснага китте!
Зәринә. Минеке Нормага җитте!
Нариман. Бигрәк уздырып җибәрәсең Сосна тау башында бит ул. Күкәй тауга тәгәрәп менгән ди. (Балалар көләләр)
Нариман. Карагыз, кара, күк йөзен кара болыт каплады. Яңгыр килә!
Барысы. Яңгыр килә!Ур-ра!
(Әни кеше керә)
Әни. Балалар, борынгы йолабызны үтәп, яңгыр чакырып китердек бит. Гади яңгыр гына түгел бу, табигатькә, иген кырларыбызга шифалы дым иңдерүче, тормышыбызга муллык китерүче бәрәкәтле яңгыр! Яңгыр яуса, җиргә – май, дигәннәр борынгылар. Игеннәр гөрләп уңсын, ил-көнгә иминлек булсын! (Шатланышып, шау-гөр килеп кайтып китәләр).
(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә) Музыка
(Балалар таралышып, чүпрәктән тегелгән янчыклар тотып керәләр).
Зәринә. Тавык белән ят, әтәч белән тор дигәндәй, беренче әтәч кычкыруга уянып киткән идем, шуннан соң йокламадым мин.
Сылу. Мин дә тәрәзәдән таң сызылганны карап яттым. Шулкадәр матур! Әби әйтә. Бәйрәм таңы бигрәк күркәм, бигрәк ямьле була ул, – ди.
Булат. Тагын кемнәргә барабыз?
Нариман. Башта Атау урамына барабыз, аннары Яңа урамга менәбез.
Раяз. Әйдәгез, Галия әбиләргә барабыз. Алар узган ел ике күкәй биреп чыгардылар.
Нариман. Янчыгың тизрәк тулсын, дип беренче маяны әни салды.
Зәринә. Әниләрнең кулы җиңел була ул, янчыгынны тутырасың болай булгач! ( Такмак әйтеп бара-бара капка төбенә килеп туктыйлар. Әби килеп чыга)
Нариман. Өйдәме түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә бер күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Сылу. Әби, бабай өйдәмесең?
Бер йомырка бирәмсең?
Әгәр йомырка бирсәң:
Тавыгың салып утырсын,
Чиләк-чиләк тутырсын,
Йомыркагыз күп булсын,
Гомерегез озын булсын!
Әби. Әссәламегаләйкүм, балалар! Әйдәгез, сезне көт-көтә көтек булдык бит инде!
Барысы бергә. Вәгаләйкем әссәлам, әби!
Нариман. Исәнмесез, саумы сез!
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әби. Сөбханалла, мәшалла! Булырдайның – сүзеннән, булмастайның – күзеннән, дигәннәр. Кем малае бу?
Булат. Кибетче Кәрим абый малае!
Әби. И-и, шулаймени? Үскәнем, синең әтиең җырчы бит. Безгә берәр җыр да җырлап бирерсең бәлки? Күкәйгә кәнфит тә өстәр идем.
Нариман. Җырлыйм, әби, җырлыйм!
“Кәләпүшем-кәләпүш”
Әби. Һай, булдырдыгыз, балалар! ( Янчыгына күкәй, конфет сала)
Балалар йөгереп килә.Миңа да кәнфит кирәк. Миңа да кирәк – ди икенчесе.
Әби. Син нишли беләсең соң, улым ?
Кәрим.
Мин бии беләм. (Сылу белән бииләр )
Бию көе
(Балалар биегәндә калган Әмир такмак әйтә )
Бие әйдә, бие әйдә,
Бер биедем диярсең,
Чабатаңның төбе төшсә,
Яланаяк биерсең!
Әтәчтә дә кикерик, тавыкта да кикерик!
Барыбыз да бергә чакта
Сикерик тә сикерик!
Нариман. Җитәр, җитәр уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың,
Аягыңны тыпырдатып,
Башмагыңны туздырдың.
Әби. Исән-сау йөрегез, балалар, көннәр аяз булсын! Яңгыр яуса да борчылмагыз!Май башында яңгыр яуса, җәй уңышлы килә ул!
Балалар. Рәхмәт, әби! Тормышыгыз тигез булсын, тавыкларыгыз симез булсын!
Әби. Авызыгызга бал да май, балалар!
Нариман. Әйдәгез, йомыркаларны саныйбыз, күчтәнәчләрне карыйбыз!
Миндә ун йомырка!
Кәрим. Миндә утыз йомырка! Җиде кәнфит! Өч перәннек!
Рәзилә. Миндә чуар йомырка да бар! Кем бирде икән? (Торып күрсәтә мактана)
Зәринә. Бытбылдык йомыркасыдыр әле. Минем печәнгә барганда йодрык кадәр бытбылдык йомыркасы күргәнем бар!
Нариман. Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә дигәннәр! Әйдәгез, булмаса, йомырка тәгәрәтәбез! ( Йомырка тәгәрәтәләр, “кемнеке ерак китте, дип ярышалар)
Кәрим. Минеке Соснага китте!
Зәринә. Минеке Нормага җитте!
Нариман. Бигрәк уздырып җибәрәсең Сосна тау башында бит ул. Йомырка тауга тәгәрәп менгән имеш. (Балалар көләләр)
Күк күкрәгән тавыш.Музыка
Нарима. Карагыз, кара, күк йөзен кара болыт каплады. Яңгыр килә!
Барысы. Яңгыр килә!Ур-ра!
(Әни кеше керә )
Әни. Балалар, борынгы йолабызны үтәп, яңгыр чакырып китердек бит. Йомырка җыю – борынгыдан калган йола ул. Бу гади яңгыр гына түгел, табигатькә, иген кырларыбызга шифалы дым иңдерүче, тормышыбызга муллык китерүче бәрәкәтле яңгыр! Яңгыр яуса, җиргә – май, дигәннәр борынгылар. Игеннәр гөрләп уңсын, ил-өнгә иминлек булсын! Яңгыр килеп җиткәнче кайтып җитәргә кирәк. Әйдәгез тизрәк булыгыз, балалар.
Нариман. Әни, кайткач күчтәнчләр белән чәй эчәрбез. (Шатланышып, шау-гөр килеп кайтып китәләр).
Тәрбияче. Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Гаиләләрегезгә татулык, күңелләрегезгә тынычлык, бәхетле матур киләчәк телибез. Сау-сәламәт булыгыз! Балаларыгызны татар җанлы итеп, милли рухта тәрбияләгез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
