Яңартылган ФДББС һәм ФББП шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысының төп компетенцияләре

 

Зөлфия САДРТДИНОВА,

Казандагы 146 нчы «Ресурс» лицееның

 татар теле һәм әдәбият укытучысы

 

Аннотация

Мәкаләдә Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәреннән алынган текст нигезендә төзелгән диктант һәм аңа карата методик эшкәртмә тәкъдим ителә. Материалның төп максаты — укучыларда туган телгә мәхәббәт, сүз кадерен белү, гаилә кыйммәтләрен җиткерү һәм рухи–әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Автор баланың дөньяны танып белүендә ана теленең һәм гаиләнең алыштыргысыз ролен тирән фикерләр аша ачып бирә. Эшкәртмә яңартылган ФГОС таләпләренә туры китереп эшләнгән, ул укучыларның сабатлылыгын тикшерү белән бергә, аларның сөйләм культурасын һәм фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Материал татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен практик ярдәмлек булып тора.

 

Төп сүзләр: туган тел, Аяз Гыйләҗев, сүз кадере, рухи–әхлакый тәрбия, ана теле, гаилә кыйммәтләре, диктант тексты, методик эшкәртмә, ФГОС.

 

А.Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”

Сүзлəр, сүзлəр!

Кеше яшəешендə һəрбер аерым сүзнең нинди олы əһəмияткə ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз! Сүзлəрнең һəркайсысын үлчəп, тəмен белеп, бөтен лəззəтен тоеп сөйлəргə безнең вакытыбыз җитми, без яшəргə ашыгабыз, без алтын сүзлəрне, алмаз бөртеге кебек бəһасез сүзлəрне, болай, узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибəге очырган төсле генə очыртабыз.

Кеше туа. Шушы беренче бөек, изге сүзлəрдəн соң һəр көн, һəр минут сүзлəр дөньясына чума. Өйдə, ата-ана авызында сүзлəр бер төсле яңгырыйлар, бала тəпи-тəпи урамга чыккач, башкалар белəн аралашканда, чордашларын, иптəшлəрен күргəндə өйдə бер төрле яңгыраган сүзлəр икенче, кайчагында бөтенлəй капма-каршы мəгънəлəр алалар. «Яратам» дигəн сүзне генə алыйк. Бу сүзне беренче тапкыр һəм кем авызыннан ишетə бит адəм баласы, уйласаң, бик мөһим мəсьəлə! Бала кем авызыннан беренче ишеткəндə аның эчтəлеген аңлый, бəяли ала, хəтеренə сеңдерə дə шушы гап–гади сүзнең серен–моңын күңелендə тоя башлый.

Бала – гөнаһсыз җан, язылмаган ак кəгазь, чишмə челтерəгəндəге ак дулкын, мөлдерəп торган саф күзлəре белəн ата–анасының ачык йөзенə карап күзен ача, уяна, елмая, көтə. Əти-əни аны сүзлəр дөньясына да – катлаулы һəм бер изге илгə алып керə.

И туган тел, и матур тел,

Əткəм-əнкəмнең теле! – дип əйтəме алар?

Əйтə аламы?

Ватан, Туган ил, Казан дип телебезнең иң изге, иң бөек сүзлəрен яшьтəн үк бала күңеленə сеңдерə аламы? Сүзлəрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдəслəре бала күңеленə ата–ана аша иңə. Онытмыйк без моны, хөрмəтле укучылар! (219 сүз)

Әлеге өзекнең әһәмиятлелеге

Текстта күтәрелгән тема

Әсәрнең төп темасы – сүзнең һәм туган телнең кеше язмышындагы изге роле. А.Гыйләҗев кеше тормышында һәр сүзнең әһәмиятен, аның «алмаз бөртеге кебек бәһасез» булуын ассызыклый. Автор аерым игътибарны баланың сүзләр дөньясына керү юлына юнәлтә.

 

  1. Тел саклау проблемасы.

Татар дөньясында бүгенге иң кайнар мәсьәлә – телнең югалу куркынычы, балаларның туган телдә сөйләшмәве. Текст бу проблеманы «бала – ата—ана – сүз» чылбыры аша күрсәтә. Бу – «Татарча яз» акциясенең төп максатына туры килә: татар теленә игътибарны җәлеп итү.

 

  1. Гаилә кыйммәтләре.

Текст ата—ананың бала тәрбиясендә, аның тел дөньясын формалаштыруда төп роль уйнавын ассызыклый. Бүгенге татар гаиләсендә еш кына әти—әни балалар белән русча аралаша, «иң изге сүзләрне» туган телдә әйтми. Текст бу хакта уйландыра.

 

  1. «Яратам» сүзенең символик мәгънәсе.

Автор бу сүзгә аерым басым ясый – бала аны беренче мәртәбә кемнән ишетә? Татар баласы «Яратам» дигән хисне, мәхәббәтне туган телендә ишетергә, аңларга тиеш. Бу – бик нәфис хис һәм хәзерге заман татар яшьләре өчен дә актуаль.

 

  1. Г.Тукай рухы.

Текстта Г.Тукай шигыренең өземтәсе бирелүе аерым мөһим. Акциянең үзәк фигурасы – Габдулла Тукай. Әлеге фрагмент туган телгә мәдхияне заманча проза аша тагын бер кат яңгырата.

 

Нәтиҗә:

Бу текстны диктант өчен сайлау – актуаль. Ул бер үк вакытта:

– туган телне саклау өчен көрәшкә өнди;

– ата—аналарга мөрәҗәгать итә (балаларыгыз белән татарча сөйләшегез!);

– баланы «ак кәгазь» итеп күрсәтә (һәр әти–әни баласының күңеленә нәрсә язып калдыра?);

– һәм, иң мөһиме, диктантны язучы кешене үз тормышы, үз гаиләсе, үз теле турында уйландыра.

 

    Бу текст – диктант кына түгел,  рухи тәрбия чарасы.  (Слайд)