Татар балалар матбугатын мәгълүмати милли тәрбия чарасы буларак куллану

 Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА,

Резидә САЛЬМАНОВА,

Чаллыдагы «Шатлык»

1 нче балалар бакчасы

тәрбиячеләре

 

      Безнең татар балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирү ике дәүләт телендә алып барыла, 4 татар  төркеме эшли. Шулай ук бакчабызга башка милләт балалары да йөри. Тәрбиячеләргә аларның милли үзенчәлекләрен, ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып эш итәргә кирәк. Яшерен-батырын түгел, балаларга саф татар телендә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә күп кенә кыенлыкларның берсе булып, татар телендә методик кулланмаларның җитешмәве тора. Педагогларга шөгыль материалларын русчадан татарчага тәрҗемә итәргә туры килә. Алар икеләтә көч, вакыт таләп итә.

Ләкин без бу авырлыклардан югалып калмадык. Бар булган көчебезне куеп, иҗади эш итәргә өйрәндек.

Халык күпчелек мәгълүматны телевизор экраннарыннан, интернет челтәреннән алган бүгенге чорда, яшь буынны басма сүз аша тәрбияләүне гаиләдән, балалар бакчасыннан башлау кирәктер.

Шуны истә тотып, бакчада үткәрелгән шөгыльләрдә газета-журнал материаллары белән эшләү нәтиҗәле булыр дигән фикергә килдек. Бигрәк тә татар төркемнәрендә моның өчен мөмкинлекләр зур. 2022 елдан «Татар балалар матбугаты – милли тәрбия  чарасы» исемле  проект буенча эшли башладык.

Максат: балалар матбугатын балалар бакчасында милли тәрбия һәм белем бирүдә куллану.

Бурычлар:

  1. Вакытлы матбугат белән даими танышып барып, баланың дөньяга карашын киңәйтү, милли традицияләргә якынайту.

2. Балаларның татарча сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыруны камилләштерү.

3. Ата-аналарны проект эшчәнлегенә җәлеп итү, балалар өчен газета-журналларның төрлелеге белән таныштыру.

4. Татар халкының гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасын дөньяга чыгару.

5. Онытылып барган уен, йола-бәйрәмнәребезне  басма  чыганаклардан күтәреп, хәтердә торгызып,  тормышыбызга кире кайтару.

6. Газета-журналларда  татар классик язучыларының (Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һ.б. Муса Җәлил) милли яшәешебезне, рухи кыйммәтләребезне чагылдырган әсәрләрен өйрәнү.

7. Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен ярдәмлек булдыру.

Проект төре: мәгълүмати, иҗади, озак вакытлы, чөнки газета-журналларны күзәтүне, материаллар җыюны даими алып барырга кирәк.

Эшчәнлекне планлаштыру һәм оештыру  өчен без юл картасын булдырдык. Ул  3 этаптан тора:

I этап –  әзерлек (октябрь ае)

II этап – төп (ноябрь – май)

III этап –  йомгаклау (май).

      Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән яхшы  нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин:

–  белем бирү процессында катнашучыларга балалар матбугаты  белән танышу өчен кирәкле шартлар тудыру;

– яшь буынга газета-журналларны  күңел ачу чарасы буларак кына түгел, танып белү чыганагы буларак тәкъдим итү;

– балалар газета—журналлары китапханәсен булдыру;

– уен, йола-бәйрәмнәребезнең, татар  фольклор мирасының  басма  чыганакларын туплау;

–  балалар бакчасының айлык җурналын бастыру;

– проектны гамәлгә ашыруда ата-аналарның актив катнашуына ирешү;

– тәрбиячеләргә  шөгыльләргә, бәйрәмнәргә  әзерләнү өчен ярдәмлекләр ясау;

–  җәмәгатьчелек белән   эшчәнлекне   оештыру.

Хәзер практикада ничек куллануыбыз турында әйтеп үтәм.

        Күп кенә ата-аналар нәниләргә журналлар сатып алмыйлар, чөнки аны кирәк дип санамыйлар. Балалар бакчасында  узган бер җыелышта  без  әти-әниләргә балалар матбугаты материаллары белән файдалану, куллану бер яктан баланың дөньяга карашын киңәйтүдә, мәгълүматын баетуда зур роль уйнаса, икенче яктан, балаларның сөйләм культурасын үстерергә дә ярдәм итүе турында сөйләдек. Балалар актив, кызыксынучан булсын һәм кайбер темаларны кабатлау максатыннан газета-журнал материалларына ешрак мөрәҗәгать итү зарур икәнен аңлаттык.

Моннан тыш, «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Салават  күпере» һәм «Сабантуй» журналлары   редакцияләренең хезмәткәрләрен кунакка чакырдык,  мәгълүматны аларның үзләреннән ишетү әти-әниләргә кызыклы булды.

Нәтиҗәсе: барлык  төркемнәрнең дә, күп гаиләләрнең татарча газета-җурналларга  язылуына  ирештек.  Тәрбиячеләр балалар өйдән  алып килгән  җурналларын   бик кызыксынып карауларын  күзәттеләр.

Мин, татар төркемендә эшләүче тәрбияче, шөгыльләремне вакытлы матбугат материаллары белән тулыландырып үткәрә башладым. Шөгыльләр нәтиҗәле  килеп чыкканын күреп, бакча мөдиребез, материалларны туплап, проект ясап карарга  тәкъдим итте һәм  нәтиҗәдә бик отышлы методик кулланма  килеп чыкты.

      Бу кулланмада ана телен өйрәткәндә, татар балалар газета-җурналлары битләрендә  бастырылган  шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар, халык авыз иҗаты  әсәрләренең исемлеге бирелгән. Әдәби әсәрләр балаларның яшь үзенчәлекләре буенча тупланып, һәр төркем өчен аерып күрсәтелгән.«Көмеш кыңгырау» газетасы, «Салават  күпере» һәм «Сабантуй», «Тылсымлы куллар» һ.б  журналларның саны, бите күрсәтелгән, лексик темалар белән тәңгәлләштерелгән.

   Без татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр, “Салават күпере” журналы белән тыгыз элемтәдә торабыз, онлайн зоом-дәресләр үткәрәбез. Балалар өчен, әлбәттә, бу яңа метод буларак кулланыла,  ләкин отышлы, аңлаешлы ысул.

«Салават күпере» журналында чыккан әкиятләрне укыйбыз, куар-кодларны кулланып, әкият геройлары җанлана, балаларда тагын да укырга  кызыксынучанлык арта.

      Шулай ук бакчабызда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары   редакцияләренең хезмәткәрләре катнашында республика күләмендә зур семинар үтте, шөгыльләрдә куар-кодлар кулланып, мавыктыргыч дәресләр күрсәттек. Бүгенге балаларны кысыксындыру өчен мультимедиа мөмкинлекләре дә бар бу журналларда, алда әйтеп киткәнчә, бу очракта хайваннар җанланып хәрәкәтләнәләр. Балалар өчен бу – бигрәк тә кызыклы алым.

Бай тарихлы «Сабантуй» журналының битләрендә күренекле балалар язучыларының әсәрләре, халык әкиятләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аларны ятлап, без «Энергетик» мәдәният йортында уза торган чараларда катнашабыз. Бу газета- җурналлар битләрендә чыккан татар әдипләренең әсәрләрен, сәхнәләштереп, «Сәйяр» театр конкурсында, татар халык әкиятләре сюжеты нигезендә мультфильмнар әзерләп, «Мультифест»та катнашабыз, милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Такмак-такмазалар, әкиятләр,  мәкальләр, мәзәкләр, башваткыч, ребус, сканвордлар да шөгыльләрдә куллану өчен җайлы.

«Көмеш кыңгырау»  газетасының төп үзенчәлеге, мөгаен, бәйгеләрдер. Бер бәйге тәмамланырга да өлгерми, икенчесе башлана. «Кошлар ашханәсе», «Тукай дөньясына сәяхәт», «Ә без кышка шат кына!», «Җәйнең онытылмас мизгелләре», «Көзге остаханә», «Нәни бакчачы»… «Көмеш кыңгырау» белән фотога төш» дигән бәйге (газета белән төшкән кызыклы фотолар) бара. Алар безнең мәгълүмати партнерларыбыз. Без газетаның электрон вариантына бик күп язмаларыбызны урнаштырабыз. Балалар бакчасының тормышын яктырту, сәләтле балалар турында язмалар урнаштыру әти-әниләрдә газетага язылу теләге уята.

     Безнең  әти-әниләребез бу бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Вакытлы матбугат материалларын кулланып, балаларга әти-әниләре белән үтәү өчен биремнәр дә биреп җибәрәм.

    «Шәһри Чаллы»  газетасы балалар газетасы булмаса да, анда кызыклы рубрикалар күп. Без, аларның «Минем балам татарча сөйләшә» проектына кушылып, быел балалар бакчалары арасында бик матур бәйге үткәрдек.

Хәзерге балаларда логик түгел, мәгълүматны фрагментлап күзаллап  фикер йөртү бар. Шуңа да мин, вакытлы матбугат материалларын кулланып, шөгыльләрдә режим вакытларында мнемотехника алымын кулланып эшлим. Мин үзем балалар белән шигырьләр өйрәнгәндә, шушы алымны бик отышлы дип күрәм. Балалар рәсемне күрәләр һәм кирәкле сүзне тиз истә калдыралар.