Башлангыч мәктәптә интерактив кушымталар ярдәмендә эстетик һәм гендер-рольле тәрбия бирү нигезендә рухи-әхлакый шәхес формалаштыру

 

(проект)

 

Зөлфия ФӘЙРУШИНА,

Динара КРУТОВСКИХ,

Казандагы

Ф.Г.Аитова исемендәге

12 нче   татар гимназиясенең

башлангыч сыйныфлар укытучылары

 

 

Сыйныф җитәкчеләренең эшен анализлау барышында укучыларга тәрбия бирүне нәтиҗәлерәк  итү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ туды һәм без интерактив кушымта проектын тәкъдим итәргә булдык.

       Проектның актуальлеге мәгарифтә инновацион процессларны активлаштырудан гыйбарәт. Бала тиз үзгәрүчән дөньяга ияләшә, иҗади фикер йөртә һәм үз белемнәрен мөстәкыйль рәвештә тулыландыра белергә тиеш. Инновацияләр педагогик практикада кулланыла торган, баланың шәхесенә, аның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән яңа ысуллар, формалар, чаралар, технологияләрне билгели. Мәктәпкәчә учреждениедә шундый педагогик яңалык булып интерактив кушымта булдыру тора.

 

Максат: рухи-әхлакый, эстетик һәм гендер-роль аспектларын формалаштыручы психологик-педагогик шартларны өйрәнү һәм ачыклау,  алар нигезендә интерактив кушымта эшләү.

Бурычлар:

– башлангыч сыйныф җитәкчеләренең эшен анализлау нигезендә рухи-әхлакый шәхес формалаштыруның психологик-педагогик шартларын өйрәнү һәм ачыклау,

– шәхес буларак тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларын табу,

– сайлап алынган ысуллар нигезендә интерактив кушымта булдыру.

Продукт: интерактив кушымта.

Проектның төре – гамәли юнәлешле (гамәли).

Эшнең практик әһәмияте – интерактив кушымтаны башлангыч мәктәптә сыйныф сәгатьләрендә куллану, дистанцион укытуда тәрбия эшенең нәтиҗәсен арттыру.

 

     Интерактив кушымта   балалар өчен системалы фильмнар, уеннар, аудиоязмалар, җырлар сериясен үз эченә ала.

     Бу кушымтаның максаты – балаларда килеп туган проблемалы ситуациядән чыгу юлларын табу, куркыныч хәлләрдән качарга, игътибарлы булырга өйрәтү; балаларда мөстәкыйльлек, үз-үзенә ышаныч тәрбияләү; олылар һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре белән таныштыру; кешеләргә карата ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү; коммуникатив сәләтләрен үстерү.

 

Түбәндәге бүлекләрдән тора:

–Видеофильмнар.

– Аудиоязмалар (гыйбрәтле хикәятләр).

– Уен.

– Җыр.

– Гыйбрәтле хикәятләр.

Рухи-әхлакый тәрбия проблемаларын хәл итүнең бер ысулы булып кече яшьтәге мәктәп балалары белән эшләүдә риваятьләр куллану тора.

Гыйбрәтле хикәятнең  өстенлеге – төгәл чагылдырылган сюжет. Бу  – гаҗәеп тәрбия, укыту һәм үсеш чарасы.

Гыйбрәтле хикәят  балаларны уйларга, проблемаларны хәл итәргә өйрәтә, аларның  дөньяга  карашын үзгәртә  һәм интуициясен үстерә, үзләренең эш-гамәлләрен, үз-үзеңне тоту турында уйланырга ярдәм итә һәм аларны үз кимчелекләрен төзәтергә  мәҗбүр итә.

Гыйбрәтле хикәятнең матурлыгы шунда ки, ул кешеләргә нәрсә булырга тиешлегенә ишарә ясый.

Бурычлар: бәйләнешле сөйләмне үстерү, төркемдә эшли белү; сүзлек запасын баету; төп әхлакый төшенчәләр турында белемнәрне киңәйтү, эш-гамәлләр сайлауга аңлы мөнәсәбәт.

Гыйбрәтле хикәятнең үзенчәлеге:

  1. Кыскалык.
  2. Дәлилләр таләп итми.
  3. Конфликтлы ситуацияне хәл итү юлларын күрсәтә,
  4. Әңгәмәдәшкә аның җитешсезлекләрен яки кимчелекләрен, агрессивлык файдаланмыйча, күрсәтергә мөмкинлек бирә. Кешене түгел, аның кимчелеге хөкем ителә.
  5. Чагыштыру өчен төзелә.
  6. Фикерләү эшчәнлеген күздә тота.

Уку процессында гыйбрәтле хикәятләрне куллануның нинди ысуллар  бар?

Гыйбрәтле хикәятнең төп идеясе һәм мәгънәсе турында фикер алышу.

Сораулар  кую  яки куелган сорауга  җавап бирү.

Гыйбрәтле хикәяткә исем уйлап табу.

Гыйбрәтле хикәяткә ахырын уйлап, тәмамлау (фикер алышу).

Төп сүзләрнең  төшенчәләрен табу, аларны аңлату.

Гыйбрәтле хикәятне сәхнәләштерү.

Табышмак, аңа җавап табу.

Мәкальләр, әйтемнәр җыю.

Гыйбрәтле хикәятне мәсәл белән чагыштыру.

Төшереп калдырылган сүзләрне табу.

Төрле культураларда булган  берничә гыйбрәтле хикәятләрне  чагыштыру.

  • Гыйбрәтле хикәяттә чагылдырган кыйммәтләрне билгеләү.

«Урман кисүче».

Без алга барабыз, хәтта бер минут та утырып уйланырга, үз эшеңне бәяләргә вакыт  тапмыйбыз.  Осталык  гади  үзсүзлелекне  җиңә. Балта кайрау  үз өстеңдә эшләргә, үз белемнәреңне яхшыртырга дигән нәтиҗәгә китерә.

Гыйбрәтле хикәят белән эш:

– Бу хикәят нәрсә турында?

– Беренче урман кисүчегә нәрсә  киңәш итәр идегез?

– Ни өчен беренче Урман кисүче ярышта җиңелде?

– Гыйбрәтле хикәятнең мәгънәсе нәрсәдә?

«Ике кар бөртеге».

Мораль: бәхетле яки бәхетсез булу – бу синең сайлау! Барысы да үз кулыңда.

– Гыйбрәтле хикәянең дәвамын  уйлагыз.

– Аларның һәркайсының язмышы ничек хәл ителәчәк?

– Сез кешеләрнең тормышыннан шундый мисаллар китерә аласызмы?

Җырлар.

Ватанга, якыннарына мәхәббәт тәрбияли. Әйләнә-тирә дөньяда матурлыкны күрергә өйрәтәләр. Укучыларның эстетик һәм әхлакый хисләрен үстерәләр. Сыйныф сәгатьләрендә җырларны куллану эмоциональ атмосфера бирә, позитивка кәеф өсти. Бу кушымтада түбәндәге темаларга җырлар тәкъдим ителде:

  • Дуслык.
  • Хайваннарга карата мәхәббәт.
  • Әни турында.
  • Бөек Ватан сугышы турында җырлар.

Санап үтелгән җырларны сыйныф сәгатьләрендә, тематик бәйрәмнәргә әзерлек вакытында кулланырга мөмкин:

Мультфильмнар.

Мультфильмнарның максаты: балаларда әхлакый тәрбия нигезләре формалаштыру.

Күп кенә психологлар мультфильмнарның балалар өчен файдалы булуын раслыйлар. Әмма барлык мультфильмнарның да яхшы эчтәлекле булуы һәм уңай эш алып баруы бик мөһим, ул чакта балада яхшылык һәм явызлык, начар һәм яхшыны аңлау барлыкка килә. Безнең балалар экраннарда күргәннең барысын да кабул итәләр, бу медицина, психология белән дә исбатланган. Нәкъ менә шушы факт педагогик практикада,  дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә мультфильмнарны актив кулланырга мөмкинлек бирә.

     Мультфильмнарның өстенлекләре:

  • Игелеккә, ихласлыкка, хезмәт сөючәнлеккә, зирәклеккә, дуслыкка һәм сабырлыкка өндиләр. Мультфильм геройлары бирешмәскә, явызлык белән көрәшергә, барлык кыенлыкларны җиңәргә өйрәтәләр.
  • Мультипликациядә бала үз-үзен тоту модельләрен күрә. Ул теге яки бу ситуациядән ничек чыгарга, ничек максатка ирешергә кирәклеген өйрәнә. Күп кенә мультфильмнар чын кеше сыйфатларын тәрбияләү программасын бирә. Алар баланы башкаларга ярдәм итәргә, дуслашырга, ата-аналарын хөрмәт итәргә чакыралар, яхшылык һәм явызлыкның нәрсә икәнен аңлаталар.

* Мультфильмнарда табигатьнең матурлыгы күрсәтелә, мультфильм геройлары аны яратырга һәм сакларга өйрәтәләр. Үзенә яхшы мөнәсәбәттә булучыларны табигать  тәмле җиләк-җимеш, яшелчә һ.б. белән сыйлый. Балалар хайваннар һәм үсемлекләрне танырга, тәрбияләргә күнегәләр.

* Мультипликация геройлары балаларны әти-әниләренә, дусларына булышырга өйрәтәләр. Ялкаулык  хурлана, иренчәк кеше, ахыр чиктә, хезмәтнең файдалы  икәнлеген аңлый.

* Нәкъ менә мультфильмнар сәламәт яшәү рәвеше, аның файдасы турында сөйлиләр, спортның төрле төрләре белән таныштыралар, хулиганлыкның начарлыгын күрсәтәләр. Гомумән, буш вакытларын файдалы  үткәрергә өйрәтәләр.

  • «Дөрес» мультфильмнар фикерләү, сөйләм, хәтер, логика һәм игътибар үсешенә ярдәм итә.

 Үрнәкләр:

Бүләк

Бу дулкынландыргыч мультфильм саф һавада йөрү урынына видеоуеннарга өстенлек биргән малай турында. Бервакыт әнисе аңа кечкенә генә сюрприз ясарга карар кыла…

Әлеге мультфильм – Баден–Вюртембург киноакадемиясе студентының чыгарылыш эше. Ул 180 фестивальдә күрсәтелә һәм 59 тапкыр бүләккә лаек була.

Күпләр якыннары, дуслары белән чын күңелдән бүлешергә, уртаклашырга сәләтле түгел, бигрәк тә үзләре мохтаҗ булганда. Тик  бу кыска гына мультфильмдагы малай бик күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.

Гади, әмма бик кешелекле адым турындагы күңелләргә үтеп керә торган мультфильм.

Буш куык

Куян балалары  җәй көне  урман аланында, бакча ясап, кишер утырттылар, аннары түтәлләрне йомшарттылар, чүп утадылар, су сиптеләр. Бер куян баласы эшләмәгән,  бары тик хыялланган гына: «Менә кишер агачта үскән булса, аларны канатлар ярдәмендә җыяр идек, менә шәп булыр иде!»

Интерактив уеннар.

Танып белү интерактив уеннарын куллану бала үсешенә уңай тәэсир итә. Гомумиләштерү һәм классификацияләү, логик фикерләү кебек операцияләр үсә, аңның билгеле функциясе, моторика һәм күрү һәм мотор анализаторларының уртак эшчәнлеген координацияләү, танып белү мотивациясе һәм активлыгы, ирекле хәтер һәм игътибар арта бара. Уен уңыш ситуациясен булдырырга ярдәм итә, бу укучылар өчен көчле стимул булып   тора.

Уен традицион формаларны һәм укыту методларын тулысынча алыштырмый, ул рациональ рәвештә аларны тулыландыра, уку-укыту процессын нәтиҗәле итәргә мөмкинлек тудыра. Уен укучыларның дәресләргә кызыксынуын арттыра, танып белү активлыгы артуны стимуллаштыра. Бу үз чиратында укучыларга күбрәк мәгълүмат тупларга һәм үзләштерергә мөмкинлек бирә, төрле ситуацияләрдә кирәкле карарлар кабул итү күнекмәләрен, әхлакый сайлау тәҗрибәсен формалаштыра. Уен балалар һәм педагоглар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, чөнки уен үзара формаль булмаган аралашуны күздә тота һәм шәхси сыйфатларын, үз характерындагы иң яхшы якларын ачарга мөмкинлек бирә; ул уеннарда катнашучыларның үзбәясен арттыра, чөнки сүзләрдән конкрет эшкә күчү һәм үз сәләтләрен тикшерү мөмкинлеге барлыкка килә. Уен катнашучыларның әйләнә-тирә чынбарлыкка мөнәсәбәтен үзгәртә, билгесезлек алдындагы курку хисен бетерә.

«Мемо» интерактив уенының максаты:

– укучыларга шәхси гигиенаның сәламәтлеккә йогынтысын күрсәтү,

– кеше эшчәнлеге турындагы белемнәрен тирәнәйтү,

– үз сәламәтлегеңне ныгыту күнекмәләренә өйрәтү.

«Табын әзерләү» интерактив уенының максаты:

– табын әзерләү буенча балаларның белемнәрен камилләштерү һәм системалаштыру,

– балаларның актив сүзлегендә савыт-саба исемнәрен ныгыту,

– хәтер һәм игътибарны үстерү.

Әлеге проектны куллану өчен интерактив ресурс эшләнелде.