«Ел укытучысы» бәйгесе – һөнәри осталыкның чын көзгесе
Фәния ЗАКИРОВА,
Казандагы
152 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тиздән һәр укытучы өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша — “Ел укытучысы” бәйгесенең мәктәп этабы башлана. Бу – һөнәри осталыкның чын көзгесе, үз эшеңә тугрылыкны һәм иҗади потенциалны ачарга мөмкинлек бирүче олы юл.
Әлеге бәйге һәркем өчен ачык һәм гадәттә иң җылы, дустанә мохиттә уза. Монда син үзеңнең көн саен укучыларың белән үтә торган эшеңне, яраткан дәресләреңне, авторлык алымнарыңны күрсәтәсең. Бу этап – үз-үзеңә ышанычны ныгыту, җылы карашлы хезмәттәшләреңнең теләктәшлеген тою һәм беренче җиңү шатлыгын кичерү вакыты.
Аннары сине яңа, җитдирәк сынау көтә – район яки шәһәр этабы. Биредә инде син үз мәктәбеңнең генә түгел, ә күрше белем йортларының да горурлыгы булып чыгыш ясыйсың. Көчләр чагыштырыла, яңа идеяләр туа, осталык тагын да чарлана. Бу этап укытучыдан зур рухи көч, сабырлык һәм үз эшеңә чын мәхәббәт таләп итә.
Иң югары нокта – республика этабы. Монда инде син – иң-иңнәр арасында. Бу – һөнәри осталыкның Олимпы. Биредә һәр сүз, һәр хәрәкәт, һәр дәрес проектлары зур мәгънәгә ия. Бу этап – синең өчен генә түгел, бөтен коллективың, райондашларың өчен дә зур горурлык. Ул синең исемеңне республика күләмендә таныта, яңа мөмкинлекләр ача.
Ләкин бу юлларны узу җиңелләрдән түгел. Ул – йокысыз төннәр, меңләгән битле планнар, методик эшкәртмәләр, дулкынлану һәм үз-үзеңә кабат-кабат сорау бирү: “Мин иң яхшысымы соң?”, “Иң яхшысы булу өчен нинди яңа технологияләр эзләп табарга?”, “Ничек итеп җиңүчеләр исемлегенә керергә?”.
“Ел укытучысы” бәйгесе ул – педагогик осталык конкурсы гына түгел, ә һөнәри калыпларны җимерү, үз-үзеңне камилләштерү һәм, иң мөһиме, үзеңнең «мин»еңне яңадан ачу процессы. Җиңүче таҗын кию өчен дипломнар һәм грамоталар гына җитми. Бәйге ул – стресс тесты, вакыт дефициты, психологик басым һәм үз-үзеңә карата таләпләрнең артуы. Бу мәкаләдә мин, үземнең һәм коллегаларымның тәҗрибәсенә нигезләнеп, әлеге һөнәри марафонның иң авыр киртәләрен анализларга һәм аларны җиңү юлларын күрсәтергә телим.
Беренчедән, укытучыга вакыт җитми. Бәйге алдыннан укытучының гадәти тормышы туктала. Дәресләр планы, отчетлар, гаилә, шәхси вакыт – барысы да икенче планга күчә. Бәйге биремнәре (дәрес планнары, эссе, портфолио) гадәттә кыска срокларда әзерләнә. Бу очракта»Тимер тамга» принцибы ярдәмгә килә. Иң яхшы дәрес ул – 100 % әзерлек таләп иткән дәрес түгел, ә 80 % әзерлек белән дә югары нәтиҗә бирә алган дәрес. Перфекционизмны читкә куярга өйрәнергә кирәк.
Вакытны экономияләү өчен шаблоннарны автоматлаштырырга өйрәнергә кирәк. Ел саен бирелә торган документлар (үзанализ, эш планы) өчен база шаблон булдырыгыз. Бәйге алдыннан аларны яңа казанышлар белән генә тулыландырасы кала.
Бәйге вакытында син “күктә очасың”. Җирдә калган коллегаларың сине аңламый кебек тоела. Әйтерсең лә син алар өчен “йолдыз” яки акылдан язган» кеше. Бу ике чикнең уртасында калу бик авыр.
Тагын командада эшләү дә бу очракта бик нык ярдәм итә. Берүзең генә көрәшү — оттыру стратегиясе. Кулдан килгәнчә ярдәм сорау (коллегалардан, администрациядән) гаеп эш түгел, ә акыллы идарә итү дип уйлыйм мин.
Икенчедән, кеше каршында чыгыш ясаганда югалып калмау. Сәхнәгә чыгу, мәртәбәле жюри каршында дәрес бирү, видеокамералар – болар барысы да педагогик эшчәнлекнең гадәти өлеше түгел. «Барысы да миннән камиллек көтә» дигән фикер параличка китерергә мөмкин.
Жюрины “дошман” итеп түгел, «укучы» итеп күрергә өйрәнергә кирәк. Жюри әгъзалары – алар да кайчандыр мәктәп партасы артында утырган, ялгышкан һәм эзләнгән кешеләр. “Мин булдыра алам”, – дип шапырынмагыз. Аларга: “Менә минем алдымда шундый проблема, мин аны менә шулай, йөрәгем белән тоеп чишәм”, – дип сөйләгез.
Ялгышу ул – табигый. Ялгышу ул – үсү. Әгәр сезнең дәрестә нидер план буенча бармый икән, елмаегыз һәм әйтегез: “Дусларым, тормыш шулай корылган, без хәзер чынбарлыкта. Әйдәгез, бу хәлдән бергәләп чыгыйк”.
Ялгышуны тану һәм аны ничек төзәтүегезне күрсәтү ул – көчсезлек түгел, ә рефлексия һәм профессионализм билгесе. Жюри моны югары бәяләячәк.
Өченчедән, бәйгедә «инновацион» һәм «иҗади» булу сорала. Шул ук вакытта федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) һәм мәктәпнең эчке кагыйдәләре рамкалары бар. Кайвакыт “креатив дәрес” уку программасына сыймый кала.
Инновацияне формада түгел, эчтәлектә эзләргә: Дәрестә интерактив такта урынына ком яки табигый материаллар куллану ул – креативлык түгел. Креативлык ул – укучының фикерләвен үзгәртү, аны яңа ысул белән фикер йөртергә өйрәтү.
Сезнең дәрестә иң мөһиме – укытучының сөйләве түгел. Иң мөһиме – укучының тын калып уйлануы. Әгәр дәрестә укучы авызын ачып, “Нигә?” дип сорамый икән, димәк, сез яңалык китерә алмагансыз. Технологияләр ул – пыяла. Ә пыяла аша кояш нуры ничек үтә – менә шуны күрсәтегез.
Дәрес планыгызны “Мин нәрсә эшлим?” (укытучы гамәле) һәм “Укучы нәрсә эшли?” (укучы гамәле) дигән ике баганага бүлегез. Әгәр икенче багана буш икән, сез иҗади эшчәнлек түгел, ә монолог күрсәтәсез.
Дүртенчедән, бәйге вакытында укытучы гадәти коллектив тормышыннан аерыла. Ул үз “кухня”сында кайный, бу исә критик фикерләүне киметә.
Географик яктан ерак булган коллегалар белән онлайн фикер алышырга кирәк, моның өчен Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә “Ел укытучысы”нда катнашучылар өчен форумнар бар.
Узган елгы чыгышларның видеоларына анализ ясагыз, финалистларның узган елгы ачык дәресләрен карагыз. Аларның хаталарын кабатламау — ярты җиңү дигән сүз.
“Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү ул – финиш сызыгын беренче булып узу гына түгел. Ул – үзеңнең мөмкинлекләреңне яңа баскычка күтәрү. Иң зур киртә ул – үз-үзеңә ышанмау һәм курку. Әгәр сез бу бәйгегә керешкәнсез икән, димәк, сез инде «уртакул» укытучы түгел. Сез – осталыкка омтылучы шәхес. Шушы сынаулар безне чыныктыра, яңа үрләргә рухландыра. Һәр этап ул – үзеңне яңадан ачу, тәҗрибә уртаклашу һәм, иң мөһиме, укучыларыбызга биргән белем һәм күңел җылысының никадәр кадерле булуын янә бер кат аңлау.
