Уку күнекмәләре формалашу дәрәҗәсен билгеләү
(3 нче сыйныфта диагностик эш)
Айсылу ӘХМӘТГӘРӘЕВА,
Ләйсән ФАЗЛЫЕВА,
Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучылары.
Татарстанның күркәм урыны
Чатыр тау – Татарстанның иң биек ноктасы. Аның биеклеге – диңгез дәрәҗәсеннән 321,7 метр югарылыкта. Халык ышануларына караганда, тау эчендә магнит-патша яшеренгән, аннан бәреп чыккан чыганаклар шифалы һәм изге санала. Тау битендә Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. Алар арасында садә оносма, төрле сабаклы кәсәле гөл дә бар. Шулай ук Чатыр тауда Татарстандагы иң зур байбаклар колониясе яши. Аларның саны 7000 нән артык. Тау территориясендә гади таш чыпчыгы яши. Ул үз оясын ташландык йомран һәм байбак ояларында ясарга ярата. Урманлы өлешләрдә кызылтүшләрне һәм урман тургайларын, шулай ук сары чәперчек һәм гади солы чыпчыкларын күрергә мөмкин. Әлеге урын туристлар һәм спортчылар арасында популяр. Чатыр тау өстендәге күктә дельтапланчылар һәм парапланчылар оча.
Чатыр тауны элеккеге заманнардан ук зурлыйлар, ихтирам итәләр, аңа багышлап шигырьләр, җырлар язалар. Чатыр тауны зурлаган шагыйрьләребез арасында Илдус Гыйляҗев, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев… һәм башка күренекле якташларыбыз бар. Без аларны Чатыр тауга дан җырлаучылар дип йөртәбез.
- Текстны файдаланып түбәндәге җөмләне дәвам ит:
–Тау битендә кызыл китапка кертелгән _________________________
______________________________________________________________
- Чатыр-тау турында кайсы дәлилләү дөрес түгел, шул җөмләне тап һәм билгелә:
□ Чатыр-тау Татарстанның иң биек ноктасы;
□ Чатыр-тау Татарстанның иң түбән ноктасы;
□ Чатыр-тауда байбаклар яши.
- 3. Ни өчен Чатыр тау изге урын дип атала. Үз фикереңне яз.
____________________________________________________________________________________________________________________________
- 4. Аңлатмалы сүзлекне файдаланып, байбак сүзенең лексик мәгънәсен аңлатып яз ____________________________________________________
______________________________________________________________
5.Текстны кулланып Чатыр-тау турында мәгълүматны таблицага тутыр:
| Биеклеге | |
| Байбаклар колониясе саны | |
| Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр |
6.Чатыр-тауда яшәүче хайваннар турында мәгълүматлар вакыт үткән саен тулыланып тора. Рәсемнәрне игътибар белән карап чык. Бирелгән мәгълүмат белән рәсемне туры китереп тиешле санын куй:
- Гади таш чыпчыгы оясын ташландык йомран оясында ясый.
- Кызыл түшләр үсемлекләренең орлыклары һәм җимешләре белән тукланалалар.
- Кара каргалар – яз хәбәрчеләре. (Слайд)
□ □ □
- 7. Рәсемдә сурәтләнгән кайсы кош турында текстта мәгълүмат бирелмәгән? Җавабыңны яз. (Слайд)
□ □ □
________________________________________________________________
- 8. Өстәмә материаллар кулланып, Чатыр-тауда үсүче Кызыл китапка кертелгән бер үсемлек турында мәгълүмат яз:
______________________________________________________________
______________________________________________________________
____________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
Текст биремнәрен үтәү һәм бәяләү буенча тәкъдимнәр
| № | Дөрес җавапның эчтәлеге | Баллар | Уку күнекмәләрен бәяләү төркемнәре | Бәяләнә торган уку күнекмәләре | Дәрәҗә | ||||||||||||||||
| 1 | Җавап: …сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. | Мәгълүматны таба һәм ала белү | Тексттан ачык тасвирлана торган детальне табарга һәм чыгарырга | Түбән | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 2 | Җавап: Чатыр-тау Татарстанның иң түбән ноктасы | Мәгълүматны таба һәм ала белү | Тексттан ачык тасвирлана торган детальне табарга һәм чыгарырга | Түбән | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 3 | Җавап:Тау эчендә магнит-патша яшеренгән, ә аннан бәреп чыккан чыганаклар шифалы һәм изге санала. | Мәгълүматны таба һәм ала белү | Тексттан ачык тасвирлана торган детальне табарга һәм чыгарырга | Югары | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 2 | ||||||||||||||||||||
| Өлешчә җавап | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел
|
0 | ||||||||||||||||||||
| 4 | Җавап: Көз һәм кышны йокыда үткәрүче байбаклар нәселеннән булган эре дала кимерүчесе. | Мәгълүматны таба һәм ала белү | Мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген бәяләү | Уртача | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 5 | Җавап:
|
Тексттагы мәгълүматтан гади нәтиҗә ясый белү | Мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген бәяләү | Уртача | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 6 | Җавап:
|
Мәгълүматны таба һәм ала белү | Тексттан ачык тасвирлана торган детальне табарга һәм чыгарырга | Югары | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 7 | Җавап: саескан | Мәгълүматны таба һәм ала белү | Тексттан ачык тасвирлана торган детальне табарга һәм чыгарырга | Уртача | |||||||||||||||||
| Җавап дөрес | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән яки дөрес түгел | 0 | ||||||||||||||||||||
| 8 | Җавап төрләре:
Оносма — 35 сантиметрга кадәр биеклектәге, озын соры төстәге төкләр белән капланган, күпьеллык үлән үсемлеге. 2-7 см озынлыктагы сызыкча яфраклы бәбәкләре бар. Эре чәчәкләре ике бөдрәдән торган чиләксыман чәчәклекләргә җыелган. Майдан августка кадәр чәчәк ата.
Кәсәле гөл – икеләтә чәчәк тирәлегенең бер яки берничә тышкы түгәрәген барлыкка китерүче, еш кына яшел төскә буялган кәсә яфраклары җыелмасы. Чәчәктә касә яфракларының саны икедән билгесез санга кадәр җитә , ләкин күпчелек икеөлешлеләрдә алар ешрак дүртме , әллә бишме була. |
Мәгълүматны таба һәм ала белү | Өстәмә материаллардан кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып ала белү | Югары | |||||||||||||||||
| Төгәл җавап | 2 | ||||||||||||||||||||
| Өлешчә җавап | 1 | ||||||||||||||||||||
| Җавап бирелмәгән | 0 |
Укучыларның текстны аңлау һәм аңлау дәрәҗәсен билгеләү буенча тәкъдимнәр
| Укучыларның уку күнекмәләренең формалашу дәрәҗәсе | Түбән | Уртача | Югары |
| 0-4 | 5-7 | 8-10 |
