Табигать фәннәрен укыту һәм тәрбия процессында инновацион технологияләр куллану
Әлфия КӘЛИМУЛЛИНА,
Сарман районы
А.Тимергалин исемендәге
Иске Минзәләбаш төп мәктәбенең
биология һәм химия укытучысы
Аннотация. В данной статье рассматривается актуальная проблема модернизации процесса обучения естественнонаучным предметам с использованием инновационных технологий. Основное внимание уделяется применению современных цифровых инструментов и платформ в образовательном процессе, направленных на повышение мотивации учащихся и развитие их критического мышления.
Анализируются успешные практики внедрения интерактивных методов обучения, таких как виртуальные лаборатории, образовательные игры и мультимедийные презентации. Особое внимание уделяется роли технологий в формировании экологической культуры и воспитании ответственности за окружающую среду у подрастающего поколения.
Ключевые слова: инновационные технологии, естественнонаучное образование, интерактивные методы, виртуальные лаборатории, экологическое воспитание, критическое мышление, цифровая образовательная платформа, мотивация учащихся, интерактивные игры.
Тормыш үзгәрә, белем бирү тормыштан да алданрак үзгәрә. Заман таләпләре бүгенге көндә табигать фәннәрен укыту һәм тәрбия процессында зур үзгәрешләр таләп итә. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, укучыларда һәм ата-аналарда фәннәрне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы булса, икенчедән, табигатебезне саклап калу бурычы.
Без бу язмабызда инновацион технологияләр кулланып, табигать фәннәрен укыту һәм тәрбия процессының сыйфатын күтәрү тәҗрибәсе белән уртаклашырга телибез. Инновацион эшчәнлекнең максаты булып белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучы шәхесен үстерү тора. Заман таләпләре бүгенге көндә табигать фәннәрен укыту һәм тәрбия процессында зур үзгәрешләр таләп итә. Мөстәкыйль белем алырга өйрәтү – укытучының төп бурычы. Моңа укучыларның үз эшчәнлеген мотивацияләве, алына торган информациядә ориентлашуы, иҗади фикер йөртүе, табигый сәләтләрен үстереп, практик эшчәнлеккә тартып кына ирешеп була.
Эшебездә инновацион технологияләрнең әлеге төрләрен кулланабыз:
- Информацион-коммуникатив технологияләр;
- Шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән укыту;
- Тикшеренү проектлары технологиясе.
Инновацион технологияләр арасында аеруча әһәмиятле урынны тикшеренү проектлары алып тора. Проект методы укытучы җитәкчелегендә эшне планлаштыру, проблемаларны ачыклау, вазифаларны һәм биремнәрне бүлешү, материаллар туплау, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясауны үз эченә ала. Дәрестә алынган белемнәрен укучылар тормышта да куллана алалар. Эш барышында укучылар мөстәкыйль, парлап, группаларда да эшлиләр. Проект барышында эшләнгән һәр эшнең нәтиҗәсе булырга, эш ахырына кадәр җиткерелергә тиеш. Проект эшенә алынган педагог өчен иң әһәмиятлесе – укучыларны кызыксындыру, эшләячәк эшләренең актуальлегенә, мөһимлегенә, үз көчләренә ышаныч булдыру. Безнең мәктәп 2020 елдан башлап бик файдалы һәм әһәмиятле “Чиста авыл” проектын тормышка ашыра башлады.
Тикшерү объектлары булып авылыбыз тирәсендәге сулык һәм чишмәләр, тикшерү предметы булып, аларның экологик торышы һәм тирә-юнь факторларының тәэсире торды. Проект барышында Иске Минзәләбаш авылы тирәлегендә законсыз барлыкка килүче чүплекләрнең ни өчен күбәюен ачыкларга тырыштык. Эш башында авылның санитар-экологик шартларын өйрәнү максаты белән әйләнә-тирә территорияне күзәттек. Әлеге урыннар фотога төшереп алынды һәм өйрәнелде.
Авыл территориясе, сулыклар, чишмәләрнең экологик торышын өйрәнү өчен проект эшчәнлеген башлап җибәрдек. Иске Минзәләбаш авылы тирәсендәге чишмәләрне, Минзәлә елгасын, авыл уртасындагы күлне тикшердек, шәхси кое һәм артезиан коесыннан алына торган сулар белән чагыштырдык. Безнең авылда соңгы елларда экологик хәл начар якка үзгәргән, эчә торган суның сыйфаты начарланган. Шуңа күрә мөмкинлеге булган кешеләр чишмә суын эчәргә тырышалар.
Тикшеренү вакытында безнең тарафтан 7 зур һәм 10 нан артык кечкенә чишмә өйрәнелде. Аларның барысы да Кызыл Бакча авылыннан башлангыч алучы Минзәлә елгасына килеп тоташа.
Өстәмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет материаллары белән таныштык. Авыл халкы арасында анкета төзеп сораштыру үткәргәннән соң, иң минераллашкан чишмәләрнең Тау чишмәсе, Әһли һәм Атау чишмәләре икәнен ачыкладык. Бу мәгълүматларның дөреслегенә без төрле чишмәләрдән, елгадан, күлдән, шәхси коедан, артезиан коесыннан суүткәргеч торбалар буенча шәхси хуҗалыкларга килүче суларга анализ ясагач, тәмен татып карагач, тагын бер кат ышандык.
Авыл кешеләре чишмә суын күпчелек җәй көне, бигрәк тә кызу көннәрдә авылда артезиан коесыннан килә торган су җитмәгәндә, яисә “Водоканал” оешмасы ремонт эшләре алып барганда кулланалар. Шәхси коеларының суының тәмен ошатмыйча, аны хуҗалык ихтыяҗларына кулланып, эчү өчен күпчелек чишмә суын кулланучылар барлыгы билгеле булды.
Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Проект барышында укучылар, ата-аналар, авыл халкының экологик белемен һәм тәрбиялелеген үстерү максатыннан, экологик конференция, кичәләр, класс сәгате, рәсем һәм экологик газеталар конкурсы үткәрелде.
Авыл территориясен җыештыру өчен өмәләр оештырылгач, әйләнә-тирәбез чистарып калды. Эш барышында авылдашларыбызның безгә дустанә мөнәсәбәтен сиздек, ярдәмнәрен күрдек. Фактлар Иске Минзәләбаш авылындагы сулык һәм чишмәләрнең күбесе безнең даими ярдәмебезгә мохтаҗ икәнлеген күрсәтте. Без киләчәктә дә укучылар белән бу эшчәнлекне дәвам итәчәкбез. Тикшеренү эше барышында Иске Минзәләбаш авылында чишмәләрнең урнашу карта-схемасы төзелде. Чишмәләр тирәсендә очраучы үсемлек һәм хайваннарның исемлеге булдырылды.
Укучыларыбыз, бу эшчәнлек буенча районда һәм республикада оештырылган конференцияләрдә, конкурсларда чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге диплом, мактау кәгазьләренә лаек булдылар.
Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: укытуның традицион методлары белән беррәттән инновацион технологияләр куллану укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булыша. Безнең бурычыбыз – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.
