Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс

(башлангыч сыйныфларда мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашында дәрестән тыш чара өчен сценарий)

 

Илзирә ГАЛИМОВА

Саба районы

Байлар Сабасы гимназиясе

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Ул шәхеснең киләчәген билгели. «Кем булырга?», «Нинди һөнәр иясе булырга?» дигән сораулар белән шәхес балалар бакчасыннан ук очраша. Әлбәттә, баштарак балалар хыялыйрак җавап бирсәләр, тора-бара хыялланулар җитди максатка әйләнә дә куя. Сайлаган һөнәр сөенеч, ләззәт китерергә һәм, билгеле, аның матди ягы да яхшы булырга тиеш.

Балаларга дөрес юнәлеш бирү, аларның сәләтләрен күреп үстерү – мөгаллимгә йөкләнгән бурычларның берсе. Һөнәрне сайлауда, әлбәттә, шәхес үзе, аның әти-әнисе дә роль уйный, әмма укытучы да арткы планга күчми. Мәгариф системасында профориентация бурычы тора.

Әлеге сценарий балаларга барлык һөнәрләрнең дә кеше тормышында мөһим урын алып торганны күрсәтүдә, оста кешеләргә карата хөрмәт хисе уятуда бер омтылыш булып тора.

(Малай чыга, мәктәп портфелен шап итеп идәнгә ата да, диванга барып утыра)

Малай. Бүген мәктәптә сочинение язарга куштылар. Имеш, сез киләчәктә кем булырга телисез? Нинди профессия сайларга җыенасыз? Хе, мин инде күптән хәл иттем. Блогер булам! Ә ник булмаска?  Блогерлар бушка ашап, бушка киенеп, бушка күңелле җирләрдә ял итеп кенә йөри ич. Шулай булгач, нәрсәгә бил бөгеп, авыр һөнәрләрдә интегеп йөрергә? Әйтик, укытучы булып, табиб булып, комбайнчы булып ник йөрергә, ә? Акчасы да агып тормый анда! Шулай дип әйткән идем… «Ике»ле куйдылар. Миңа! Блогер булам дигән өчен! Бармы җирдә гаделлек?!

 

(Өстәлгә килә. Өстәлдә икмәк, сөт, җиләк-җимешләр, пешкән ризыклар тора).

 

Ә менә блогер булсам роллы, пицца гына ашар идем! Ә монда тагын шул сөт, тагын шул камыр ризыклары… Ятып торыйм булмаса. Авыр уйлардан шулай булса да котылыйм.

 

(Йоклап китә. Сәхнәгә Оста чыга (ул өлкән сыйныфта укучы бала яисә укытучы булырга мөмкин)).

 

Оста.   Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Исәнмесез, дускайларым! Сезгә юкка килмәдем бит әле мин. Менә шушы егет аркасында килдем! (Малайны уята).

 

Малай. Сез кем инде тагын?

 

Оста. Мин Осталар шәһәрчегеннән Оста булам. Сезнең тарафлардан начар хәбәр килеп иреште бит әле. Синең аркада һөнәрчеләр үз һөнәрләреннән югалтты. Хәзер ипи пешерүче икмәк пешерә белми, төзүче – кирпечләрне ничек тезәсен онытты.  Шәһәрчегебез юкка чыгарга тора!

 

Малай. Нәрсә эшләдем соң әле мин шулкадәр?

 

Оста. Ничек инде? Хәтереңне… Соң син бит бу һөнәр ияләре кирәк түгел дип чәчрәп чыктың. Безгә кичекмәстән барысын да төзәтергә кирәк! Моның өчен команда кирәк.

 

Малай. Мин бит… Мин хатамны аңладым. Юк, юк, ипи пешерүче дә кирәк. Юкса, өстәлдә шундый тәмле ипи булмас. Төзүче дә кирәк, юкса мондый уңайлы йортлар да төзелмәс. Укытучылар да, табиблар да кирәк! Барысы да бик мөһим.

 

Оста. Вакытны озакка сузмыйк. Дуслар, әйдәгез, үзебезне чын коткаручылар итеп хис итеп, сәяхәткә кузгалыйк! Һөнәр ияләренә осталыкларын кайтарыйк!

 

(Балалар тукталышларда биремнәр үти.)

 

1 тукталыш. Супермаркет.

Өстәлдә 10лап предмет (әйтик, китап, алма, кашык һ.б.). Аларның һәркайсына бәя куелган (5, 10, 40, 50… сум). Һәрбер бала үезнә ошаган предметны ала. Тезелеп басалар да, кулларында булган предмет «бәяләрен» кушалар. Бу эш калькуляторсыз башкарылырга тиеш. Балалар хаталанса, яңадан кушалар.

 

2 тукталыш. Айболитта кунакта.

 

Өстәлдә симптомнар белән карточкалар ята. Аларны дөрес «табибларга» билгеләргә кирәк.

 

«Эч авырта» (Гастроэнтеролог)

«Теш авырта» (Стоматолог)

«Операция ясый» (Хирург)

«Малларны дәвалый» (Ветеринар)

«Балаларны дәвалый» (Педиатр)

«Йөрәкне тикшерә» (Кардиолог)

 

«Нәрсә артык» уены. Өстәлдә бинт, мамык, шоколад, шприц, уенчык, ноутбук, чәй, чүкеч ята. Балалар нәрсәнең артык икәнен тиз арада әйтеп бирергә тиеш.

 

3 тукталыш. Тәмле табын.

Бу эстафета өчен уенчык поднос, ватылмый, изелми торган ризык (әйтик, кыяр, суган, ипи, пешкән йомырка һ.б) кирәк булыр.  Беренче катнашучы өстәл янына йөгереп килә, бер ингредиентны ала, подноска сала һәм икенчесенә тапшыра. Икенчесе үзенең ингредиентын өсти. Әгәр чабыш вакытында подностан берәр ни төшеп китсә, катнашучы стартка кайта һәм чабышеы яңадан башлый.

 

4 тукталыш. Кем? Нинди?

 

Берәр профессия әйтелә, балалар аңа хас сыйфатны әйтергә, профессия иясен тасвирларга тиеш. Әйтик, «табиб» — «ак халат кия», «кешеләрне дәвалый», «хастаханәдә эшли»; «укытучы» — «балаларны ярата», «журнал тутыра», «биш»ле куя», «күп белә». 5-10 һөнәр әйтелә, һәр бала катнашырга тиеш.

 

Оста. Дуслар, ә хәзер, әйдәгез, килгән кунакларга сүз бирик. Алар безгә үз һөнәрләре хакында сөйләрләр. Сез исә аларга кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.

(Кунаклар – ата-аналар. Әйтик, янгын сүндерүче, хисапчы. Алар үзләренең һөнәрләре турында берничә сүз әйтеп үтә.)

Малай. Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр мөһим. Мин бүген шуны аңладым. Үземнең дә киләчәккә планнарым үзгәреп куйды бит әле. Җәмгыятькә файда китерердәй берәр профессия үзләштерергә исәп. Дуслар, сезгә дә шуны киңәш итәм!