Туган (татар) тел hәм әдәбият дәресләрендә ясалма фәһемне куллануның отышлы яклары

 

Алинә ГАТИЯТОВА,

Балык Бистәсендәге

1 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 

Без бүген XXI гасырда яшибез – мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән белем бирү системасына да тирән үтеп кергән заманда «Ясалма фәһем» дигән төшенчә инде безне куркытмый, ул безнең ярдәмчебезгә, хезмәттәшебезгә әйләнеп бара. Татар теле hәм әдәбияты кебек бай рухи мирасыбызны саклау hәм киләчәк буынга тапшыру бурычы йөкләнгән фәннәрне укытканда, заманча технологияләрдән файдаланмау – үзе зур хата булыр иде. Бүген мин сезне туган тел дәресләрендә ясалма фәhем куллануның практик аспектлары hәм отышлы яклары белән таныштырырга телим.

Традицион укыту методы, әлбәттә, үзенең нигез ташларын югалтмый. Әмма бүгенге укучы – башка төрле. Аның игътибарын яулау, кызыксындыру өчен, без дәрес формаларын hәм эчтәлеген баетырга тиеш. Ясалма фәһем монда искиткеч корал булып тора.

Аның төп отышлы яклары:

  1. Ясалма фәhем hәр укучының белем дәрәҗәсенә карап биремнәр төзи ала. Кемдер синтаксик анализны су урынына эчә, ә кемгәдер фигыль юнәлешләрен аңлау авыррак. Ясалма фәһем аларның икесенә дә туры килгән биремнәр тәкъдим итә.
  2. Дәрес геймификациясе, интерактив карточкалар, викториналар ясау өчен вакыт әрәм итәргә кирәкми. Ясалма фәһем берничә секунд эчендә мавыктыргыч материал әзерли.
  3. Креативлыкка этәрү. Укучылардан әсәргә альтернатив азагын язу, герой турында социаль челтәрдә пост яки видеотикток төшерү соралса, ИИ аларга идея бирергә, шаблоннар төзергә ярдәм итә.
  4. Укытучының вакытын экономияләү. План-конспект, презентация, тестлар төзү өчен бик күп вакытыбыз сарыф ителә. Без бу вакытны сыйфатлырак итеп – укучылар белән индивидуаль эшләүгә, иҗади проектларга багышлый алабыз.

Ясалма  фәhемне дәрестә ничек кулланырга соң? Мин үземнең дәресләремдә кулланган кайбер ысуллар белән уртаклашырга телим Мәсәлән,. лексика hәм орфография өйрәнгәндә  «Сүзләр бакчасы» дигән бирем өстендә эшләргә була. Ясалма фәhемгә  «Табигать», «Туган як», «Дуслык» темаларына лексик минимум төзергә кушабыз. Ул сүзләрне синонимнары, антонимнары, фразеологизмнар белән бергә бирә.

Укучыларның хаталы язуларын анализлап, ясалма фәhем аеруча еш очрый торган хаталар тупланган персональ диктант яки кроссворд төзи. Мәсәлән, аффиксларның дөрес язылышы, тыныш билгеләре кую hәм башкалар.

Грамматика (морфология, синтаксис) өйрәнгәндә “Җөмлә “конструкторы” биреме отышлы. Укучыга өлешләргә бүленгән катлаулы җөмлә бирелә. Аның бурычы – җөмләне дөрес тәртипкә китерү. Ясалма фәhем бу биремне төрле катлаулылыктагы дистәләгән вариантта секунд эчендә әзерли. Ясалма фәhем биргән схема буенча укучыга җөмлә төзергә бирергә була. Бу бирем синтаксик анализ күнекмәләрен ныгыта.

Фигыль юнәлешләрен яки заманнарын өйрәнгәндә, ясалма фәhем «Шәhәр транспорты» темасына 5 хикәя фигыль, 5 сыйфат фигыль кертелгән кечкенә текст яз дип сорыйбыз. Укучыларга хаталарны табып төзәтергә генә кала.

Әдәбият дәресләрендә ясалма фәhем куллану минем өчен иң яраткан өлеш. Чөнки ясалма фәһем классик әсәрләргә яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирә.

Укучыларга Галимҗан Ибраhимовның «Алмачуар» әсәрендәге Закир образы исеменнән журналист сорауларына җавап бир» дигән бирем бирәм. Нәтиҗәдә, укучыларда герой исеменнән чыгып фикер йөртү күнекмәсе формалаша.

Тагын бер бирем, такта янына чыккан укучы Тукайның «Пар ат» шигырен рэп стилендә сөйләргә тиеш.  Ясалма фәhем аңа ритм hәм рифмалар тәкъдим итә ала.

Укучыларга түбәндәге биремне бирү дә бик отышлы. Укучының үз фикерен ясалма фәhем фикере белән чагыштыру. Аның өчен түбәндәге биремнәрне бирәм:  «Әгәр Шүрәле Былтырны кармака эләктергән булса нәрсә булган булыр иде?» яки «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә Йосыфны агалары сатмаган булсалар…».  Бу әсәрнең конфликтын, характерын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Укучылардан әсәр героеның (мәсәлән, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» герое) уй-хисләрен пост форматында язу сорала. Ясалма фәhем стильне сакларга ярдәм итә.

Минем практикамда тест hәм биремнәрне генә түгел, хәтта сочинениеләрне тикшерүдә дә ясалма фәhем төп ярдәмчем. Ул грамматик, стилистик хаталарны күрсәтергә ярдәм итә. Әлбәттә, эчтәлекне, фикер тирәнлеген укытучы гына бәяли. Ләкин техник якны тикшерүне ясалма фәhемгә тапшырып, без укучының эчке дөньясына, фикеренә күбрәк игътибар бирә алабыз.

Әлбәттә, бөтенесен дә автоматлаштырырга ярамый. Кайбер принципларны истә тоту мәҗбүри, мәсәлән, иҗатны тыю түгел, стимуллаштыру, ягъни, аннан илhам алып, үзеңнекен тудырырга кирәк.Ясалма фәhем кайвакыт тарихи даталарны яки фактларны буташтырырга мөмкин. Мәгълүматны энциклопедиядән тикшерү зарури.

Мәктәп эчендә рөхсәт ителгән сервисларны гына кулланырга hәм шәхси мәгълүматларны саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Кадерле хезмәттәшләр! Ясалма фәһем, әлбәттә, укытучыны алыштыра алмаячак, киресенчә, аны оста куллана белгән укытучының дәрәҗәсе күтәрелә.

Безнең бурыч – коры фактлар тутыручы түгел, ә укучыларны эзләнергә, уйларга, иҗат итәргә өйрәтүче остаз булу. Телевизор пультын куллана белгән кеше телевизор инженеры булмаган кебек, ясалма фәhемне дәресләрендә оста куллана белгән укытучы бары тик креатив фикерләүче, аналитик акыллы шәхесләр тәрбияләячәк дип уйлыйм.

Телебезне, әдәбиятыбызны саклау – изге бурыч. Заманча технологияләр исә бу бурычны үтәгәндә безнең иң ышанычлы ярдәмчеләребез булырга сәләтле.